Туганайлар

Римма Никитинага инстачы егет: Мин синең аякларыңны да үбәр идем

Җырчы шау-шу куптарган туфлиен мәҗлесләрдә егетләргә бәйләтә башлаган

Римма Никитина мәҗлестә чыгыш ясаган видео куйган. Видеода аның туфли бавын бер егет бәйләп тора. Җырчы егеткә рәхмәт әйтә.

«Матур да инде туфлиең, үзең тагын да матур», «Барби курчагы», «Римма, мин синең аякларыңны үбәр идем», — дип язган егетләр.

«Кыланмаганны кыланасың инде», «Тозсыз», «Туфлие матур, күлмәге дә, җырларга да өйрәнсә», «Клоун туфлие кигән», — дип язучылар да бар. Шулай ук туфли бавын бәйләгән егетне хурлаучылар һәм «чын егет» дип тә атаучылар бар.

Җырчының яңа туфлие инстачылар арасында шау-шу куптарды. Аны зәвыксызлыкта гаепләүләре, җилбәзәк кызлар туфлие дип әйтүләре турында язган идек.

 

ИТ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: