Туганайлар

Римма Никитина күз тиюдән ничек саклана?

Җырчы Римма НИКИТИНА һәрчак хәрәкәттә. “Зажжем, мои хорошие”, — дигән девиз белән сәхнәдә ут чыгара, бизнес ача, оештыру эшләренә алына. Аны бик яратучылар да, үз итмәүчеләр дә җитәрлек

"— Римма, багучыларга йөргәнең бармы?
— Багучы-күрәзәчеләргә юк, ә өшкертергә еш йөрим. Ким дигәндә, ике айга бер барам. Чөнки күз нык тия. Кечкенәдән шулай.
— Үзең православие диненә тартыласыңмы?
— Әйе. Әтием керәшен иде бит.
— Кач ману бәйрәмендә ел саен бәкегә чумасың. Электән чыныктыңмы?
— Мин бик тә җылы яратам. Кайнар су белән юынам. Ә монда, изгеләндерелгән су булгач, салкынлыгы сизелми. Бәкегә күптән чумам. Аннан чыгуга кайнар чәй эчәм, җылы киенәм. Авылыбызда аерым билгеләнгән урын бар. Кач ману, Чумылдыру көннәрендә Казаннан махсус шуның өчен кайталар. Үзебез белән изге чишмә суы алып китәбез.
"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: