Туганайлар

Пәри кияүләсә, тиз генә котылырмын димә... (БУЛГАН ХӘЛ)

Минем инде яшисем – яшәлгән, ашыйсым – ашалган. Менә шушы хәлнең башка берәү белән кабатлануы ихтимал түгел димәгез... Дөнья бу. Зәхмәт кагылу, пәри кияүләү ише нәрсәләр һәркем белән дә булырга мөмкин. Ә пәри кияүләсә... Пәри кияүләсәме? Тиз генә котылырмын димә...

Мин картлык дигән берчә шомлы, берчә сискәндерерлек чорга җиткән әби кешемен. Үземнең үткәннәрем турында – яшьләргә гыйбрәт итеп диимме шунда – язып каласым килә. Берәүләр өчен гыйбрәт булса, икенчеләренә сабак булыр, бәлки, диюем инде.

Дөнья йөзендәге барлык кешеләрнеке кебек, минем дә ямь-яшел хыялларга төренгән яшь чагым бар иде. Ундүрт яшемдә югары очта яшәгән Хәтмулла дигән егеткә күзем төшеп, мәхәббәт ялкыны өтеп алды җанымны. Ә ул башка кызны сөя иде. Пар толымнарым тез астыма төшеп торган сылу гына кыз булып үсеп килсәм дә – ул миңа хәтта бер генә тапкыр игътибар да итеп карамады. Җавапсыз хисләр җанда дөрләде-дөрләде дә, вакытлар үтү белән кинәт кенә сүнде дә – төтәсләп кенә калды.

Шулай бер көнне әнием якын туганына туйга китте. Элек авылда хәзерге кебек йә тәрәзәне, йә ишекне җимереп кереп, әби-чәбиләрне көчләп чыгып китү кебек гыйбрәтләр юк иде. Хәтта келәне дә элмичә йоклый идек. Иптәш кызымны үзебезгә куна алып килдем. Булган нигъмәтләрне ашап, чәй эчтек тә, утны сүндермичә генә йокларга яттык. Сөйләшә-сөйләшә йоклап киткәнбез. Төн урталары булдымы, таң алдыннанмы икән – кемнеңдер йомшак кына битемне, чәчләремне сыпыруына уянып киттем. Иптәш кызым шаяртадыр дип елмаеп, күземне ачып җибәрсәм, янымда дөньяда тиңе булмаган чибәр яшь бер егет утыра. Күзләреннән түгелгән нурга карап шаккаттым. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Матурлыкка таң калып, авыз ачарга да куркып ятам. Дус кызым әйләнеп төшеп, рәхәтләнеп йоклый. «Кычкырма, чибәр кыз, мин сиңа бернинди начарлык эшләргә дә җыенмыйм, тик үзеңне яратырга гына рөхсәт ит», – ди егет. Үзем аңардан күземне ала алмыйм, үзем куркам. Кычкырырга да итеп карыйм, әмма тавышым чыкмый. Акрын гына кулларымнан тотты да яткан урынымнан күтәреп утыртты. Кочагына алды. Эредем. Бер сүз дәшәлмим. Күтәреп алды да идән уртасында өерелдерә башлады. Башым әйләнеп китте. Кулларым белән чатырдатып муенына ябыштым.

Бу хәл атна саен кабатлана башлады. Әни, йә фермада дежурда булса, йә башка берәр сәбәп белән өйдә кунмаса, теге чибәр егет төн җитү белән, килә дә керә. Юк, ул ишекне шакып, тупса аша атлап үтми, ничектер тавыш-тынсыз шәүлә булып кына килеп керә. Тими ул миңа, тик ярата, назлый, кочаклый, әмма үпми. Яшерен-батырын түгел, күтәреп кенә йөрткән, кочагында эреткән бу егеткә һушым китте. Их, мин әйтәм, дус кызларыма күрсәтсәм бу егетне, көнләшүләреннән үләләр бит инде болар, дип уйлыйм. Күрсәтәсем дә килә, тик менә аның үзенә бу турыда әйтергә генә куркам. Әнигә дә, дус кызларыма да аның белән төнлә кочаклашуыбыз, бер-беребезнең тәнебез белән назлануыбыз турында әйтергә гел оялдым. Ул үзе дә бу турыда кешегә сөйләмәскә кушты.

Җиде класс укыганнан соң башкача укып мәшәкатьләнмәдем, әнкәй янына сыер саварга эшкә килдем. Билгеле, шәһәргә китмичә авылда калган егетләр артымнан йөреп теңкәмә тиеп беттеләр. Яшем зурая барган саен күңелем бер кешегә дә төшми башлады. Клубта да ямь тапмыйм, тизрәк теге назлап тилерткән чибәр егет янына ашкынам. Хәтта аны көтеп, төннәрне йокламый үткәргән чакларым күп булды. Күземә килеп күренүе була – балавыздай эрим дә төшәм. Әни бер-бер нәрсә сизенгәндер инде дип шикләнүләрем дә юкка гына булган, сизмәде берни дә. Ә ул... кочаклап ала да, тәнне эретә дә куя... Үзе болай тими тагын. Ну яратуына чыдар әмәл юк. Шуның өчен, шушы якты дөньяда яшәп ятучы мин гыйбрәтне гаепләмәгез инде. Нишлим соң, яшь кенә башыма төшкән бу «бәхет» өчен кем гаепле инде менә? Көзләр җитеп, авыл халкы мал-туар, каз-кош суя башлаган чакларда минем хәсрәтемнең чиге булмый торган иде. Чөнки сугым ашын әни эчкесез генә, Коръән укытып кына үткәрә иде. Газизҗан бабай Коръән укып киткәннән соң чибәр егетем яртышар ел буе яныма килми тилмертә иде. Төннәрен ул яныма килеп керер дип, кулларымны сузып көтә идем. Нәрсәдер булганын җаным сизенә, әмма шул акылыма барып җитми генә бит. Әлеге акылым каланчасыннан карап фикер йөрткәндә, барысы да гап-гади сыман. Ни булуын мулла бабайга гына барып сөйлисе дә бит ни. Юк инде, баш җитмәгән, баш... Алай дисәң, аны күрсәм, әллә нигә «ычкынам» да китәм шул. Бүген тегеләй итәм, болай итәм дип корган планнарым гамәлгә ашмый да куя. Таң тугач инде үз-үземне белештермичә тагын очрашу турында гына уйлыйм.

Менә шулай яшерен төнге мәхәббәт утында яна-яна шактый гомер узып та китте. Көндезләрен ва кытым эштә үтте, төннәрем – «аны» көтеп. Ул арада яшьлектә яраткан ярым Югары оч Хәтмулла да ике хатын алып аерырга өлгерде. Язмыштыр инде, район үзәгендә нефтьче булып эшләгән бер егеткә мин дә кияүгә чыктым. Яшем үтеп бара, ни булса да булыр, дидем дә – тәвәккәлләдем. Тормыш юлдашым болай начар кеше түгел иде. Юньлерәк эш тапканчыга кадәр дип, үзе эшләгән җиргә төнге каравылчы итеп урнаштырды ирем. Кичен каравылчы будкасына барам да, ара-тирә йөренгәләп килгәннән соң, чәй куеп, бәйләмемә тотынам. Шулай ел ярым чамасы эшләдем. Гаиләдә дә ары-бире үзгәрешләр булмады. Тик менә авырга һаман узмадым бит әле. Ирем дә пошалана башлады югыйсә...

Уйландыра. Ирем командировкага китмәгән вакытларда икәүләп каравыллыйбыз. Эшкә дә, гаилә тормышына да күнектем. Ну, бу күңелне нишләтәсең инде. Булмый, чыдап булмый, теге «чибәремне» сагынам . Хәзер җанны сагыну дигән афәт кимерә башлады. Ходайдан шуның белән бер генә очраштыруын теләп, ялварып төннәр үткәрәм.

Һе! Әйбәт итеп тели белсәң, теләкләр гамәлгә аша икән лә ул! Ир Себергә ай-ай ярымга китеп эшли генә башлады. Мин инде берничә ел сыер савып, кулларымның сызлавына чыдый алмый җәфалануның ни икәнен онытканмын. Эшем бик шәп булып куйды. Көчәнәсе юк, интегәсе юк. Будкама барам да, кул эше эшләп тик утырам. Кыскасы, эш тә бара, бәйләм дә бәйләнә, йокы да туя.

Бер көнне башым авыртып, чирләштеребрәк бардым эшкә. Халык эштән кайтып беткәч, биклисе ишекләрне бикләп, ябасы капкаларны ябып, будкага бикләнеп кереп яттым. Саташа-саташа, йокымсырап ятканда баш очымда кемнеңдер җылы кулларын тоеп калгандай булдым. Бөтен сырхауларымны онытып сикереп торсам – каршымда ул елмаеп тора. Карашыннан сирпелгән нур бөтен булмышымны балавыз ясады да куйды. Үземне-үзем белештерми, тегеңә «ташландым». Уф, дөньяларда шулай итеп ярата белгән тагын башка җан иясе булдымы, бармы икән? Шатлыгымнан үрле-кырлы сикердем. Менә шулай без тагын бер-беребезне таптык. Үпкәләшкән чакларда тегене, янәсе кертмим будкага, ишек-тәрәзәне кичтән үк бикләп куйган булам. Төн уртасы җитсә, түшәгемдә елмаеп ята иде. Каян кергәндер, нинди тишек тапкандыр. Анысын уйлап бер генә дә башымны ватасым килмәде. Менә шул будкада ул мине үзенең мәңгелек хатыны итте. Шуңарчы хатын-кыз буларак кагылмый иде бит ул миңа. Мин бит әнә шул кагылмаганы өчен кумадым аны. Шуның өчен яраттым да инде.

Ә ир белән... Теге «матурым» булганда, әллә нигә бер генә ир булып караган кеше белән яшәүне хуп күрмәдем. Үзе дә мин дип егылып китеп бармады. Балаларыбыз да булмагач, шул Себерендә калды да куйды. Әнкәй буын чире белән җәфа чигә башлагач, яңадан авылга кайттым. Икәү яши башладык. Икәү дип ни, икәү генә түгел инде...

Менә шулай акрынлап гомер уза торды. Үзем дә картая төштем. Әнкәйне җирләдем. Әмма төннәрен ир дәрте белән шашып яраткан төнге егетем генә бер дә төс ташламады, һаман шул килеш. Үзе яшь, үзе нурга коенган. Ирлек көченең иге-чиге юк. Таң сызылганчы иркәли-назлый, ярата. Үлә язам инде. Чак җан бирми калам. Сыгып элгән кер кебек булам.

Гомерне шулай яшәп үткәрдем. Сыерларны электр белән генә сава башладык. Пенсия яшенә дә җиттем. Олыгайдым, хәлсезләндем, картайдым. Төссезләндем. Ә «ул» минем ундүрт яшемдә чагында тәү тапкыр килгән чагындагыча. «Нишләп син бер дә үзгәрмисең, яп-яшь килеш торасың. Әби кеше белән яратышу оят түгелме сиңа?» – димен. Елмая да: «Минем өчен син дә нәкъ 14 яшеңдә кебексең», – ди.

Яшь олыгаю, эштә бетеренүләр үзенекен итә шул. Хәзер инде матур егетнең бер-ике генә төн булса да килми калуын Ходайдан сорап төннәрен ялварам. Теге «юньсезем» тагын да шәбәебрәк килә. Таң беленгәнче хәлемне ала. Аның тәне тәнгә кагылу белән мин аңымны югалтам, оеп, онытылам. Тик иртән гәүдәне сөйрәп түшәктән торып китүләрнең үлемгә бәрабәр икәнен ешрак тоя башладым. Гомер иткән күршем Хәмдия карчык та аптырый башлады. «Тәүбә, тәүбә, төшкә кадәр йоклап ятасыңмы әллә, ахирәт? Пәри кияүләмәдеме соң үзеңә?» – дип, мыскыллап та куйгалый. «Ялгыз кешегә пәри кияүләсә дә гаҗәп булмас, дөньяда юк хәл түгелдер әле», – дигән булам. Үзем оятымнан җир тишегенә кереп китәргә дә әзер. «Бик сызланам, төне буе утырып чыгам да, таңда бераз оеп китәм шул», – дип акланырга тырышам. Шулай да, күршем соңгы араларда еш кергәли башлады. Догалар укый, акрынлап үзем дә өйрәнә башладым. Бисмилланы телемнән төшермәс булып киттем. Үзара сөйләшә торгач, «пәри кияүләгән» кешеләр турында да ишеткәли башладым. Ну, ахирәтләремә үземең тормышым, үткәннәрем турында сөйләргә базнат итмәдем.

Теге чибәр һаман килә. «Килмә инде, картайдым бит, башка кешене ярат әнә», – димен. Ачулана. Чынлап ачулана. Инде башкача чыдар әмәлләрем калмады. «Моңардан котылмасам, үтерә бу мине тиздән», дип уйлыйм. Хәмдия күршем: «Коръән дә укытканың юк, догалар да белмисең, әллә нинди исәүән карчык син», – дип битәрләштергәли иде инде гелән. Уйладым-уйладым да, тәвәккәлләп дигәндәй, әзерләнеп Коръән укыттым. Ышанасызмы, шул төнне рәхәтләнеп йомылып йокладым. Берничә көн үткәч, гаҗәеп бер төш күрдем. Актан гына киенгән үзем кебек бер карчык: «Туганкай, «Әт-тәхиәт» белән «Аятел Көрси» догаларын күп тапкырлар укып мунчада үзең генә чабынган миндекләреңне шул догалар белән өшкереп, йортыңның дүрт почмагына да сөяп куй. Шулай ук бер миндегеңне берничә тапкыр өшкер дә, ирләр киеменә киендереп үзең йоклый торган караватка янәшә салып куй, афәтеңнән котылырсың», – дип ап-ачык итеп әйтте дә, эреп югалды.

Шул минутта ук уянып киттем. Төн таң үкчәсенә басып килә иде инде. Йортта «шылт» иткән тавыш та юк. Менә шул төннән соң гына минем зиһенем ачыла башлады, акылыма кайттым. Югыйсә, әби булганчы әллә нинди зәхмәт шаукымы белән яшәгәнмен дә яшәгәнмен. Бәндә авырлыкларга түзә, рәхәткә түзә алмый, диләр. Мин әнә шул рәхәттән язмыйм тагын дип яшәгәнмен. Төшемдә килгән ак киемле карчык әйткәнчә эшләдем. Үзем бик ышанып та бетмәгән идем бетүен. Шулай итеп, 3-4 атнадан соң гына җыелган мунча миндекләрен чистарынып, пакьләнеп кушкан догаларны укып өшкердем дә, бер миндекне ирләрчә киендереп, түшәгемә үзем белән янәшә салдым. Керфек какмый төн уртасы җитеп, тегенең килеп керүен куркып көтәм. Килде. Тик өйгә керә алмыйча, өй буенда төне буе әллә нинди тавышлар чыгарып чинап йөрде-йөрде дә, таң сызыла башлагач, тынды. Шушы хәл байтак вакыт кабатланды. Мин исә көн дә мунча миндекләрен Ходайдан шул афәттән коткаруын үтенеп, ялвара-ялвара догалар укып өшкерер булдым. Юк, башкача бер тапкыр да мәңге яшь булып күземә күренгән ир заты йортыма кермәде. Әлхәмдүлүллаһ, калган гомеремдә аның белән башкача очрашмам, дип уйлыйм.

Минем инде яшисем – яшәлгән, ашыйсым – ашалган. Менә шушы хәлнең башка берәү белән кабатлануы ихтимал түгел димәгез... Дөнья бу. Зәхмәт кагылу, пәри кияүләү ише нәрсәләр һәркем белән дә булырга мөмкин. Ә пәри кияүләсә... Пәри кияүләсәме? Тиз генә котылырмын димә...

Тулпар

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: