Туганайлар

Педагог, мәгърифәтче Василий Тимофеевның 185 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булды

Конференция Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Казан шәһәренең керәшен приходы тарафыннан оештырылды

7 декабрьдә Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә, Татарстандагы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Мәгариф системасында туган тел: педагог, мәгърифәтче В.Т.Тимофеевның тууына – 185 ел” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Керәшен язма традицияләре үрнәкләре архивларда гына сакланып калган. Бу турыда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова сөйләде. “Керәшен телен чиркәү службаларында гына кулланалар. Священникларыбыз телне саклау, изге китапларын керәшенчәгә тәрҗемә итү буенча зур эшләр башкаралар. 2000 елларда отец Павел Павлов җитәкчелегендә Санкт-Петербург библия оешмасы, отец Михаил Чурашов белән “Җаңа Закон”ны тәрҗемә итү проектын эшләдек. 2015 елда  әлегә тәрҗемәнең 10 еллыгын үткәрдек”, – дип сөйләде ул. 

2016 елда Василий Тимофеевның 180 еллыгы булган. Шул уңайдан, Казан, Мамадыш шәһәрләрендә, Чиләбе өлкәсендә конференцияләр, беренче тапкыр “Бәрмәнчек бакчасы” дигән керәшен православ культурасы фестивале оештырганнар.

Людмила Белоусова туган телне саклауда зур роль уйный торган проектлар турында да сөйләде. 2021 елда “Айбагыр” этнолагеры 10 еллык юбилеен үткәрде. Биредә балалар традицияләр белән таныша, җырлар, йолалар аша туган телне өйрәнәләр. Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республика күләмендәге “Туым Җондозы”-“Рождественская звезда” конкурс-фестивале дә телне саклауга үз өлешен кертә. Конкурста балалар туган телләрендә үз районнарының җыруларын җырлыйлар, йолаларын күрсәтәләр. Мәдәни үзәк һәм керәшен оешмасы быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, тел ягыннан бик әһәмиятле булган “Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурсын да оештырды.

Фәнни-гамәли конференциядә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов та катнашты. Ул Василий Тимофеевның татар телен саклап калу, керәшеннәрне белемле итү буенча башкарган эшләре турында сөйләде. Шул ук институтның керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков “Православие мәгърифәтчеләре һәм Идел буе халыкларының язма традицияләре формалашу (XIX-XX гасыр башы)” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул керәшеннәр өчен бастырылган китапларның үзе туплаган каталогын күрсәтте. Анда эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган 100ләп китап исеме кергән. Китапларның күбесе дини булса, калган өлешен уку әсбаплары тәшкил итә. Киләчәктә әлеге китаплар өйрәнеләчәк. Радик Исхаков православие агартучыларының керәшеннәр өчен күп төрле китаплар бастырулары турында сөйләде. Мәсәлән, 1877-1905 елларда гына да, керәшеннәргә дип, кириллица графикасында гомуми 559 000 тираж белән 88 исемдәге китап нәшер ителгән.

Казан духовный семинариясенең гомуми һәм чиркәү тарихы кафедрасы мөдире, протоиерей, Казан Тихвин Алла Анасы керәшен чиркәвенең настоятеле Алексей Колчеринның доклады туган телне өйрәнүгә багышланган иде. “Бүгенге көндә 30 керәшен приходы бар. Шуларның 6-7сендә генә һәрдаим керәшенчә келәүләр үтә.  Бу священниклар җитмәүгә бәйле. Семинариягә укырга килүче керәшеннәр аз”, – дип сөйләде ул. Керәшен чиркәү телен башка милләт кешеләренә дә өйрәтергә мөмкин. Алексей Колчерин сүзләренчә, телне келәүләр, иманнар аша да өйрәнеп була. Керәшенчә камил белмәгән кешеләр өчен ике телдә изге китаплар да нәшер ителүе турында әйтте ул.

Геннадий Макаров “1920-1930 елларда керәшен шигьрияте һәм шагыйрь”ләре дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул конференциядә катнашучыларны “Кызыл Аләм”, “Киңәш” басмаларында шигырьләре урын алган керәшен шагыйрьләре белән таныштырды. “Без бүгенге көндә дә шул заман шагыйрьләренең әдәби тәҗрибәсен үзебезнең конкурс-фестивальләребездә куллана алабыз”, – диде ул. Аның чыгышы тәмамланганнан соң, Керәшен духовная миссия җитәкчесе, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылындагы изге Николай приходы настоятеле Димитрий Сизов шул заманнарда иҗат иткән шагыйрь Саврушевскийның шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарырга җыенулары турында әйтте. Һәм барлык керәшен шагыйрьләренең шигырьләре антологиясен әзерләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Конференциядә мәгариф системасына этник культура компонентын кертү турында да сөйләштеләр. Тарих институтының кече фәнни хезмәткәре Эмиль Шәрәфиев 1990-2000 елларда эшләгән төрле атнакөн мәктәпләре турында сөйләде. Мәсәлән, 1999 елда Яр Чаллы керәшен оешмасы карамагында оешып, бүгенге көндә дә эшли торган атнакөн мәктәбе. Аның җитәкчесе – Нина Кудряшова. Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында да этник культура компонентлы мәктәп булган. Анда Ләйсән Абакаева эшләгән. Хәзер ул Казан шәһәренең 187нче лицее балаларын керәшен мәдәнияте белән таныштыра. Лицейда төрле милләт балаларыннан торган ике ансамбль оештырган. Шуларның берсе “Заман” ансамбле төрле конкурсларда, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган бәйрәмнәрендә катнаша.

Конференциядә Василий Тимофеевның тормыш һәм хезмәт юлы, революциягә кадәр керәшеннәрдә башлангыч белем бирүнең торышы; үзәк керәшен-татар мәктәбе, керәшен семинариясе, керәшен курслары, керәшен педагогика техникумы һәм керәшен приходларындагы атнакөн мәктәпләре эшчәнлегенә кагылышлы док ладлар,  бүгенге көндә дә актуаль булган темаларга чыгышлар тыңланды. Кайбер докладлар газетабызның киләсе саннарында бастырылачак.

Фото: Ирина Муллина

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: