Туганайлар

Отец Василий Кузнецов: "Ходай могҗизасын күрдем"

Укучыларыбызны керәшен священниклары белән таныштыра башлаган идек. Бу язмабызда Башкортстан республикасының Бакалы районындагы Киләй һәм Иске Маты приходлары священнигы отец Василий Кузнецов Ходай могҗизасы һәм Аңа илткән юллары турында сөйли.

Ходайсыз яшәмәдек

Безнең семья электән үк динле булды. Балачактан хәтерлим, нәнәү өйдә иртә-кич иман укый иде. Тәтәү, коммунист булса да, йорттагы иконаларны алдыртмады. Совет чорында да олы бәйрәмнәрдә авыл әбиләре бездә җыелышып, келәү итәләр иде. Безне, алты баланы да (мин иң кечесе) матур итеп киендерәләр иде. Пасха, Рождество кебек бәйрәмнәрдә нәнәүләр 70 километр ераклыктагы Воздвиженка авылы чиркәвенә машина белән келәү итәргә баралар иде. Шуннан безгә просфора алып кайтканнарын хәтерлим, шундый тәмле иде ул.

Священник булырмын дип уйламадым да

Бакалыда ике чиркәү булган. 1735 елларда агачтан төзелгән Покровский керәшен чиркәве Уфа губернасында иң борынгы храмнарның берсе саналган. Чиркәү тирәсендә зур ярминкә мәйданы була, XVIII-XIX гасырлар дәвамында православ зират та оештырыла. 1920 елларда ул чиркәү ябыла һәм җимерелә. Хәзер аның урынында – мәдәният сарае. 1908-1913 елларда кирпечтән тагын бер чиркәү салына. Советлар заманыннан соң, чиркәүләр ачылып ремонт эшләре башлангач, күңел сөенде.

Кирпечтән булган ул чиркәүгә, төзекләндерү вакытында, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Машина йөртүче булып эшләгәнлектән, кирәкле әйберләрне алып кайтырга да җаем булды. Яшьләрне дә изге эшкә кыстый идем. Ихатасын чистарткач, келәүләргә бара башладым. Нидер тарта, Литургияләр азык сыман кирәк тоелды. Бармасаң, бернәрсә эшләп булмый, барсаң, сөенеп кайтасың, күңел үсә.

Ул вакытларда мин малларга фураж җитештерү белән шөгыльләндем. Тегермәндә он-фураж тартып, авылдан-авылга “Газель”да йөреп сата идем. Бераздан җирләр сөрелми, иген игелми башлады, тегермәнгә дә эш калмады. 2010 елдагы корылыкта бездә малларны күпләр бетерделәр. Татарстан моңа юл куймады. Шунда сезнең җитәкчелеккә хөрмәтем артты. “Хуҗалыкларга ашлык, печән белән ярдәм иттеләр”, – дип сөйләделәр Татарстандагы дусларым. 

Балалар яшәргә Казанга күчтеләр. Үзем алар янына кунакка килгәч, Казандагы бөтен храмнарны әйләнеп, карап чыктым. Шунда күңелемә юаныч ала идем. 

Оренбург ягындагы нефтяниклар янына эшкә урнашкач, йөк машинасы белән дә, кайда чиркәү күрәм, шунда бара идем. Шунда мине отец Василий дип йөртә башладылар. “Мин священник түгел, алай димәгез”, дия идем хезмәттәшләргә.

Ходай могҗизасын күрдем

Бауман урамындагы храмга кереп, бер кырыйда басып торганда яныма бер хатын килеп: “Сезгә Дивеевога барырга кирәк. Серафим Саровский ошаса, Иерусалимга да барырсыз. Бәхет сезгә”, – дип әйтеп китте.

8 мартка түтиләрне шунда алып барасы иттем. Барырга бер атна калгач, мал караганда буын тездән чыгып, аякка гипс салдылар.  Борчылдык, кәеф төште, күңел үз урынында түгел. 2-3 көннән соң, карыйм, аякны сузып була, “газ-тормозга басылыр, барабыз”, дидем. Больницага гипсны алдырырга бардым. “900 километр! Син үз аңыңдамы, Василий Николаевич?” – дип әрләде доктор. “Кирәк!” – дидем шунда аңа каршы.

Шулай итеп, ике атнадан Дивеевога барып кайттык. Аягым өзелер инде дип уйлаган идем, икенче көнне үк култык таягын ташладым. 3 айдан соң, һич уйламаганда, Иерумсалимга да барып кайттым.

Бераз вакыттан, 2015 елда, вахтада вакытта, йөри алмый башладым. Билгә укол ясауның файдасы 7-8 айга бара иде. Азаккысында приступ биреп авыртты. Өйгә көчкә кайтып җитеп, Чаллыда магнитлы-резонанслы томографиядә тикшерелдем. “Умыртка баганасында өч зур грыжа, ашыгыч операция кирәк”, диделәр. Врачлар җыелышып сөйләшкәннән соң, Уфага җибәрделәр. Андагы бик яхшы профессор врач мине карагач, ни әйтергә белмичә аптырап калды. “Операция вакытында кечкенә генә ущемление булса, коляскада утырып калуың бар, ясамыйча да булмас инде”, – дип, операция көнен билгеләде.

Бу хәбәрне ишеткәч, 53 яшемдә дөнья беткән шикелле булды. Балаларны да тәрбиялисе бар... Шулчак күңелдә “Ник мин Дивеевага батюшка Серафимга бармыйм соң?” дигән сорау туды. Бардым. Ходайга теләк иттем. Изге чыганакларда су кердем. Икенче көнгә билем авыртмый башлады. Изге суга тагын бардым, кеше юкта бөгелеп тә карыйм: авырту сизелми.

Операция ясатмыйча, больничныйны яптырып, эшкә чыктым. Яңадан тикшеренү узарга чакырып, врачлар шалтыратты. “Барысы да яхшы, Ходайдан узып йөрмим”, – дидем аларга.

“Кайда синең ышануың?”

Вахта бетәр алдыннан Нефтекамск епископы Амвросий, шалтыратып, үзенә чакырды. Нәрсәгә чакырта икән, дип аптырап калдым башта. Киләй чиркәвендә староста булгач, оештыру эшләренә, кассага тәртип салдырдым. Кемнәргәдер шул ошамады, берничә әби китеп барган иде. Жалоба язганнардыр дигән шикләнү дә булды.

Ә алар мине дьякон булырга үгетләргә чакырганнар. “Яшем дә бара, хәтерем дә начар, укый да белмим”, – дип каршы килдем. Алар миңа үзләренең дин юлына басулары турында сөйләделәр. “Керәшен якларына керәшен священнигы кирәк, сезне халык белә”, – дип, бер атна уйларга вакыт бирделәр.

Ходай эшен алып бару бик зур җаваплылык сорый. Чиркәүгә керүгә үк калтырый башлый идем. Ходай алдында ул ышанычны аклый алырмынмы дигән курку иде җанымда.

Өч көн буе бернәрсә дә эшләп булмады – уйладым... Аннары колагымда, кисәк кенә, “Кайда соң синең ышануың? Мин сине чакырам, ә син килмисең”, – дигән сүзләр яңгырады. Уянып киткәндәй булдым... Дөрестән дә, мин чиркәүгә теләп йөрим, келәү итәм, иман укыйм. Ә хәзер ул мине чакыра, ә мин ишетмим түгелме?!. Уйладым да, ныклы карарга килеп, өйдәгеләргә “хәзер бармасам, яши дә, эшли дә алмыйм...”, дидем.

Ике атна эчендә тормышым 180 градуска борылды да куйды. Май аенда вахтадан кайттым, июньдә дьякон булдым. Сентябрьдә священниклыкка хиротония үттем, ноябрьдә миңа ике приход бирделәр. Алты ел чиркәүдә службалар алып барам. “Үзеңнең торган җиреңдә служить итү авыр”, – диләр. Ходайны да башта кабул итмәгәннәр бит... Халыктан алай ризасызлык күрмәдем. Шулай итеп, Бәчкедән (керәшендә исемнәр шулай әйтелә бит) батюшкага әверелдем.

Киләйдә – урыс приходы, мукшылар да, керәшеннәр дә бар. Койма-капкаларын тотып, сулар кертеп, росписьлар ясатып, чиркәүне торгызып бетердек. Иске Маты авылында келәү йорты иде, 4 ел элек яңа чиркәү сала башладык. Ул храмны төзү дә Ходай ярдәме белән бара. Бер белмәгән кешеләр, интернеттан күреп алып, матди ярдәм күрсәтәләр. Маты приходына күбрәк керәшеннәр һәм чувашлар йөри. Киләйдә дә һәм Иске Маты да айга бер тапкыр керәшенчә службалар уздырабыз.

Өлкәннәрдән сорап, борынгы Изге чыганакны яңарттык, чистарттык. Дивееводагы кебек күпель дә, беседкалар да ясаттык. Янында часовнясы да бар. Дивееводан алып кайткан иман кенәгәләрен шунда куям. Халык сөенә, укый.

Дивеевога хәзер елына 2-3 тапкыр үзем прихожаннарны алып барам. Ышанучылар Ходай могҗизаларын күрәләр!..

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: