Туганайлар

Олы Аты тарихыннан

Авылның үткәннәрен дә яшьләр белергә тиештер

Безнең якларда да сәнәкчеләр восстаниесе була. Анда Аты кешеләре катнашмый. Сәнәкчеләр кышкы салкында активистларны бөтенләй чишендереп урам әйләндерәләр, аннары олы күпер янында үтерәләр дә, гәүдәләрен авылдан ике чакрым ераклыктагы иске үләксә базына илтеп ташлыйлар. Авыл сәнәкчеләрдән чистартылгач, аларны алып кайтып, мунчада эретеп, киендереп, чиркәү янына күмәләр.

Совет чоры, колхозлашу турында  хәзер әллә нинди уйдырмалар сөйләсәләр дә, беренче Бөтендөнья сугышында хәлсезләнгән, гражданнар сугышы аяктан еккан ил берничә дистә ел эчендә икътисады нык илләр рәтенә  җиттеме? Җитте. Монда, әлбәттә, бар кешегә дә тигез хокук бирелүнең әһәмияте зур булды. Безнең Олы Атының да горурлыгы булган беренче колхозчыларны исемләп санап үтәм: Николай Куялев, Захар Куляев, Александр Куляев; кызлары Евгения, Анастасия, Ольга, Екатерина белән Гаврил Умнов; гаиләсе белән Матвей Чапбаев; гаиләсе белән Исак Чекашов; Герасим Мякин, Герман Макаров, Тихон Макаров һәм башкалар.

Бөек Ватан сугышы башланып, ныклы ир-егетләр фронтка киткәч, колхоз эшенә җигелгән карт бабайлар белән  Петр Пепенеев, Егор Мещанов, Абрам Булановны һәм тракторчы хатын-кызлар Малания Меркурьева, Мария Мещанова, Прасковья Поликарпова, Анна Сармаеваны ничек авыл тарихыннан сызмак кирәк?!

1948 елда, Сталин указы буенча,  колхозда эшләмәүчеләрне  авылдан җибәрү булды, анда  безнең авылдан өч хуҗалык эләкте (колхоз эшендә эшләмичә, шабашкада йөргән): гаиләсе белән Гаврил Кузнецов; ике сеңелесе белән  Павел Лазарев; Анна Ватрушкина. Бу урып-җыю вакытында булды. Ширәмәт районыннан җитәкчеләр килеп, документлар әзерләп, гомуми җыелышка колхозчыларны җыеп, аларны авылдан сигез елга озаттылар. Мондый хәл тирә-яктагы авыллардан Шәңгәлчедә, Смыловкада, Шешминецта һәм Югары Уратмада да булды.

Халыкның ныклыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә, авыр елларда да сүтелми калган чиркәү – безнең Олы Атының горурлыгы. Район башкарма комитеты  председателе Югары Чаллы авылына килеп, “чиркәүне сүтегез”, дип, безне туздырды.  Комплекс бригадиры буларак,  миңа да бик каты эләкте.  Ул киткәч, колхоз председателе Сәмигъ ага Хәлиуллин: “ Әгәр дә чиркәүне саклыйсыгыз килсә, төнлә белән бодай симәнәсе тутырыгыз”, – дип киңәш бирде. Бик тә акыллы бу җитәкченең сүзен тотып, ярдәмчем Василий Немцов белән төнен чиркәүгә 300 центнер бодай тутырттырып куйдык.

 

Язма сугыштан соңгы чорда үз колхозларында комплекслы бригадир булып эшләгән Андрей Чекашов архивыннан алынды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: