"Нигә ялганлыйсыз, кар түгел лә, урамда яңгыр ява! "

Һәркемнең тормышында гомер буена сакланырлык берәр маҗаралы хәл булмыйча калмыйдыр. Минем иң истә калганнарыннан берсе — балалар бакчасында үткән Яңа ел бәйрәме.
Балалар матур-матур киемнәрен киенеп, тезелешеп залга чыктылар. Әйлән-бәйлән уйнап, җырлар җырлап, Кыш бабай киләсен көтәләр.
Аркасына капчык аскан, ап-ак сакал-мыеклы бабай белән аның оныгы Кар кызы килеп керүгә, бәйрәм җанланып китте, барысы да дәррәү килеп кул чаптылар, балаларның шатлыклары йөзләрен тагын да нурландырып җибәрде.
Тик Кыш бабай күңелен биреп, матур интонация белән ,”Ап-ак карларын алып, Яңа ел килеп җитте, сезгә урамда кар атышып уйнарга, чанада, чаңгыда шуарга мөмкинлек китерде” дип сценарий буенча сүзләрен сөйләргә генә тотынды, алгы рәттә утырган кечкенә Ваня кычкырып елап та җибәрде. Сүзен дә сөйли алмый, елый бала. Янына йөгереп тәрбияче килде, Кыш бабай да аптырады.
Ә бала яшь аралаш тотлыга-тотлыга үзенең ризасызлыгын белдерде. ”Нигә ялганлыйсыз, кар түгел лә, урамда яңгыр ява! Нинди чаңгы, нинди чана?!”
Дөрестән дә, 29 декабрь булуга карамастан, тәрәзәгә нык итеп чиртә-чиртә яңгыр ява иде шул тышта. Ачуың бер килмәгәе, Ваняга әтисе кичә генә чаңгы бүләк иткән булган икән!
Зурлар тиз арада хаталарын төзәтеп, карлар әле күп булырын, кыш бик озын булачагын, яңгырның да, Кыш бабайны гына күрәсе килеп явуын аңлаттылар.
Фрида Закирова.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 июнь 2022 - 06:55Пәрештәнең кешегә юл күрсәтүе турында Изге кенәгәдә язылган юллар "һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр" дигән сүзләрне онытмагыз10200
-
25 июнь 2022 - 06:50Герои-кряшены: Михаил Кузьмин Звание Героя Советского Союза Михаилу Кузьмичу присвоено 17 декабря 1941 года посмертно6300
-
25 июнь 2022 - 06:43Җыруларны барлыйбыз: Шуран көе Мөслим районының Керәшен Шуран авылында илленче елын фельдшер булып эшләүче Лидия Егорова бәйрәмнәрдә үз авыллары көен аеруча яратып җырлый. Ул аны үзенең әнисе, 1914 елгы Клавдия Григорьевнадан отып калган7700
-
25 июнь 2022 - 06:28"Ангел в белом халате...": правнучка Егора Федоровича Чебышева За безупречную работу в области медицины Татьяна Николаевна награждена многочисленными Почетными грамотами, в том числе: «Почетной грамотой Министерства здравоохранения Российской Федерации» от 18.11.2020 года, Республики Татарстан от 2011 года, знаком «Почетный работник здравоохранения РТ от 2013 года, медалью «За заслуги перед муниципальным районом от 2013 года9100
-
25 июнь 2022 - 06:20Ана йөрәге Түбән Камада яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев Кавказ ягындагы һәм башка халыкларда буыннан-буынга күчеп сөйләнгән легенданы шигъри юлларга салган7300
-
25 июнь 2022 - 06:19Казаннан Анталияга самолет оча башлый 26 июньнән октябрь азагына кадәр “Azur Air” авиакомпаниясе самолетлары Казаннан Төркиянең Анталия шәһәренә очачаклар7000
-
25 июнь 2022 - 06:14Из истории деревни Дмитровка Село основано в 1926 году членами сельскохозяйственной коммуны «Труд и знание» на месте бывшего хутора «Каменный»6501
-
24 июнь 2022 - 14:39Кач кылуның нинди куаты бар? Тәрбия, бәхет һәм ышану Ходайга җараулы булып яшәүдән башлана21300
-
24 июнь 2022 - 10:49Кешеләрнең кайтыр нигезе бар. Юкка чыккан Сосновый Ключ авылы турында шигырь Чистай районындагы бу авылда 2008 елда 4 кеше торган, хәзер берәү дә юк19504
-
24 июнь 2022 - 10:39В кряшенских деревнях присоединились к акции “Свеча памяти” Акция прошла в селах Сетяково и Мунайка Менделеевского района, Бахта Чистопольского района, Верхний Багряж Заинского района13801
-
24 июнь 2022 - 10:35Илнең киләчәге – балаларда Быел апрель аенда Россиядә 100 меңнән азрак бала туган.11800
-
24 июнь 2022 - 10:09Михаил Тукранов: Юрий Шатунов Чаллыда концерт куеп, кызларның хушын алган иде, үксеп-елап беттеләр 1989 елны Юрий Шатунов Чаллыда концерт биргән, шунда аңа КамАЗ машинасы бүләк иткәннәр22501
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
22 июнь 2022 - 11:38В селе Альвидино открыли бюст Героя Петра ГавриловаВ торжественном мероприятии принял участие Президент РТ Рустам Минниханов26400
-
24 июнь 2022 - 10:09Михаил Тукранов: Юрий Шатунов Чаллыда концерт куеп, кызларның хушын алган иде, үксеп-елап беттеләр 1989 елны Юрий Шатунов Чаллыда концерт биргән, шунда аңа КамАЗ машинасы бүләк иткәннәр22501
-
24 июнь 2022 - 14:39Кач кылуның нинди куаты бар? Тәрбия, бәхет һәм ышану Ходайга җараулы булып яшәүдән башлана21300
-
24 июнь 2022 - 10:49Кешеләрнең кайтыр нигезе бар. Юкка чыккан Сосновый Ключ авылы турында шигырь Чистай районындагы бу авылда 2008 елда 4 кеше торган, хәзер берәү дә юк19504
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика