"Ничу делать" - Көлке көне белән!

Бүген - 1 апрель - көлке көне. Борчу-мәшәкатьләрне беразга гына булса да онытып, күңелләрне ял иттереп, шаян шигырьләр укып алыгыз. Сезгә карендәшебез Никифор Тукмачевның күңелле, шул ук вакытта тормышның үзеннән алынган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Яшәү минимумы
Безгә норма билгелиләр,
Уйламыйча ике дә.
Яшәү өчен минимум бар,
Бардыр гомернеке дә.
Ачлык...
Сугыш...
Колхоз эше...
Күреп михнәт күпсанлы,
Яшәү минимумы ашап,
Әби узды туксанны.
Йөз минимумга яшәгән
Түрәләр янда гына.
Җитәрме алар җитмешкә -
Белә тик Алла гына.
"Ничу делать"
Үзегез дә беләсездер,
Сөйләп тормыйм артыгын.
Табибка чиратта торып,
Чирләп кайтты хатыным
Баш әйләнүләрем беткәч,
Йөрәк бераз рәтләнгәч,
Табибка барырга уйлыйм -
Тәмам сәламәтләнгәч.
Корычтай тазалык кирәк
Табибка күренергә.
Хастаханә тирәсендә
Ничу делать - чирлегә.
Безнең хәл
Чәйни алмый аптырагач,
Бөтенләй тешсез калып;
Бар акчама теш куйдырдым,
Теш табибына барып.
Берсеннән-берсе матур тел
Хәзер авызым тулык.
Пенсия акчам алганчы
Чәйнәр әйбер генә юк.
Хәйлә
-Кассада сакла акчаңны:
Җайлы да, уңайлы да.
Проценты да арта тора,-
Диделәр,- файдалы да.
Акчамны кассага
Салдым җыеп барчасын.
Дөрес, процентын бирделәр,
Бирмәделәр акчасын.
***
Була дисәләр, һич булмас,
Шуны күреп яшәдем.
Булмый дисәләр, көт тә тор
Алдыңа киләчәген.
***
Зур галимнәр ала, нидер
Ачкан, төзегән өчен.
Ә Горбачевка бирделәр
Илне җимергән өчен.
***
Сан һәм сыйфат бәйләнештә,
Бу - фәлсәфи төшенчә.
Бәясе артса ризыкның,
Сыйфаты кими төшә.
***
Җиде үлчә дә, тик бер кис,
Булсаң да нинди кыю.
Сүз иреге арткан саен,
Яхшырак телне тыю.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 11:49Балалар Сабантуе гөрләп узды Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Казан шәһәренең 187нче күп профильле лицеенда Сабантуй уздырдылар600
-
28 июнь 2022 - 11:42Современное состояние традиционной песенной культуры нагайбаков Челябинской области (по материалам фольклорно-этнографических экспедиций 2016-2017 годов) В статье говорится о современном состоянии традиционной песенной культуры нагайбаков Челябинской области. Сведения основаны на материалах фольклорно-этнографических экспедиций, организованных Кабинетом музыки народов Поволжья Казанской государственной консерватории в 2016–2017 гг. Целью этих экспедиций была фиксация сохранившихся песенных традиций и материалов по музыкальной этнографии нагайбаков700
-
28 июнь 2022 - 11:10"Кряшен чибяре-2022" финалисты: Алёна Евдокимова Алёнага 23 яшь, Мамадыш районының Шәдче башы авылыннан4900
-
28 июнь 2022 - 10:039 июль эшләми торган көн булачак 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара6800
-
28 июнь 2022 - 10:01Россиядә яшьләр башкаласын ачыклаячаклар Ел саен илебездә, тавыш бирү юлы белән, яшьләр башкаласы билгеләнәчәк3700
-
28 июнь 2022 - 09:55Коронавирус тулысынча чигенми әле Дөнья күләмендә коронавирус йоктыру очраклары тагын арта башлаган2900
-
28 июнь 2022 - 09:50Киләсе ел – Педагог һәм остаз елы Россиядә педагоглар хезмәтенә аеруча зур игътибар биреләчәк3100
-
28 июнь 2022 - 09:27Стали известны подробности подготовки к «Питрау-2022» Глава Мамадышского района Анатолий Иванов провёл выездное совещание в Зюрях3300
-
28 июнь 2022 - 09:12В селе Фершампенуаз отпраздновали Сабантуй Калейдоскопом фольклорных коллективов Нагайбакского района открылся праздник. Нагайбакские, казахские, русские, мордовские песни сменяли друг друга, как сменялись на сцене артисты, символизируя многонациональность района2900
-
28 июнь 2022 - 08:52Гемоглабинны чөгендер согы көйли Баскычтан менгәндә хәл бетү, аз гына физик күнегүләр эшләгәч тә йөрәк тибешенең ешаюы күп очракта кандагы гемоглабин дәрәҗәсе норма буенча 120-140 г/л булырга тиеш.2800
-
28 июнь 2022 - 08:29В Князевском сельском поселении прошел конкурс «Лучший рыбак – 2022 года», посвященный Всемирному дню рыболовства За право стать лучшим боролись 20 любителей и профессионалов из Князевского сельского поселения2900
-
27 июнь 2022 - 10:54Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште34301
-
27 июнь 2022 - 10:44Заместитель Чистопольского отделения ООК РТ, помощник главы Чистопольского района Алексей Ефимов в составе делегации посетил Наро-Фоминск Прошедшая встреча уже стала доброй традицией взаимодействия между Наро-Фоминском и администрацией Чистополя15400
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 июнь 2022 - 11:57"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото“Кряшен чибяре – 2022” титулы иясен билгеләү 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында булачак40702
-
27 июнь 2022 - 11:57"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото “Кряшен чибяре – 2022” титулы иясен билгеләү 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында булачак40702
-
27 июнь 2022 - 10:54Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште34301
-
25 июнь 2022 - 06:55Пәрештәнең кешегә юл күрсәтүе турында Изге кенәгәдә язылган юллар "һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр" дигән сүзләрне онытмагыз28200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика