Туганайлар

Киткәннәр, үзәкне өзеп, хәтерләрдә яши...

Иске Тәрбит авылына баргач, Башуриннарга да кердек. Дөресрәге, аларның район үзәге Кайбычтан кайтканнарын көтеп тордык. Башуриннар – 2011 елда “Булгария” фаҗигасендә кызлары Наталияне югалткан гаилә

Эшле тормышта

Ничек сүз башларбыз дип, кыенсыныбрак тора идек, Людмила Петровнаның ачык йөзен, туганнарча мөнәсәбәтен күргәч, тынычландык. Ишегалды тутырып тавыклар йөри, тәрәзә каршындагы бакчада гортензия куаклары утыра. Соңыннан ул чәчәкне Наташа утыртканын, кызы истәлеге итеп, Людмила Петровнаның аны танышларына да таратуын ишетербез. Ә хәзергә әле без Башуриннарга ияреп, өйләренә керәбез.

Хәл-әхвәл алышкан арада, хуҗабикә табын да көйләп өлгерде. Гомерлек йөрәк яралары булган кызлары турында беребез дә сүз кузгатмый, алар гаилә тормышлары турында сөйлиләр. Чувашстанның Урмар районы кызы Людмила белән керәшен егете Петр Чебоксарда партия мәктәбендә укыганда танышканнар, 1977 елның көзендә Иске Тәрбиткә кайтканнар. Башта хатыны Мәлкидә – нормировщик, ире баш экономист булып эшләгәннәр. Өч елдан Людмила Петровна мәктәпкә лаборант булып күчкән, балаларга терлекчелектән кергән, ә аннары 25 ел буе технология дәресләре укыткан. Петр Валерьянович “Восход” колхозында профсоюз җитәкчесе булган. Соңыннан Мәлки авыл советы председателе вазифасына күчкән. Авыл советы Мәлки, Иске буа, Яңа буа, Байморза, Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыл авылларын берләштергән.

“Кышкы суыкта, толыптан, вагонга төялгән күмер өстенә менеп, төяп кайтырга машина килеп җиткәнен көтеп утыра-утыра, чирләп бетте. 3-4 авыл советына бер вагон ташкүмер бирәләр, үзе алдан килмәсә, башкалары төяп алып китә. Ул вакытта балалар әтиләрен өйдә юньләп күрмәделәр дә, гел эштә булды, – дип сөйли Людмила Петровна. – Урманнан диләнкә бирәләр. Мотористны да үзе табып, агачларны аударып, кубометрлап салалар. Клуб, мәктәп һәм китапханә кыш буе ягып җылытыла. Сугыш ветераннарына, тылда эшләгәннәргә дә кышлык утын кайтарырга кирәк”.

1982 елда, слеттан кайтышлый, Петр Башурин юл фаҗигасенә юлыга. Шоферның игътибарсызлыгымы, башка сәбәпме – анысы инде мөһим түгел. Сәламәтлеге бик нык какшаса да, эштән туктамый, 1988 елда, “Восход”тан аерылып чыккан “Заря” колхозында партия комитеты секретаре булып эшли. “Заря” үз эченә Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камылны ала. Ул заманда партком вазифасы колхоз җитәкчесеннән дә зуррак санала, халык үзенең барлык проблемалары белән шуның
янына бара иде.

Әле хәзер дә җитезлеген җуймаган ачык йөзле Людмила Петровна үзенең төп йортта каенана һәм иренең кияүгә чыкмаган сеңлесе белән ун ел бергә яшәгәннәрен дә, бу йортны 1987 елда төзеп кергәннәрен дә сөйләде.

Олы уллары, 1978 елда туган Алексей бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Аннан бер яшь кече Наталия дә башкаланы үз иткән. Университетта укып чыккач, берничә ел журналист булып эшләгән Наталия кинәт кенә белгечлеген алыштыра. Казандагы “Саламат” фирмасына секретарь булып урнашып, директор урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә. Кияүгә чыкканда инде Наталиянең ике бүлмәле квартиры, “иномарка”сы була. Апасыннан сигез яшькә бәләкәйрәк Олеся КАИны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, Германиядә махсус курсларда укып кайткан. Ул менеджер булып эшли. Ире Юрий – Иске Тәрбитнеке. Уллары Денис гимназиядә, икенче класста укый.

“Булгария” фаҗигасе – төзәлмәс яра

Наталия 2010 елның 25 июнендә күрше Мәлки авылы егете Иванга кияүгә чыга. Ире белән бер генә ел яшәп калалар. “Булгария” теплоходындагы сәяхәткә алар өч гаилә бергә чыгып китәләр. Җиде айлык авыры булган Наталия: “Анда барып кайтсаң, балалар бәхетле туа дип, бер газетада реклама чыкты”, – дип аңлата үзе өчен борчылучы әнисенә.

Ә аңа кадәр, әнисе Казанга килгәч, Наталия аны Вьетнам базарына алып бара. Кияүгә җыенучы сеңлесе Олесяга тәрәзә пәрдәләре, бар кирәк-яракны алып калдыра.

Моннан ун ел элек, 9 июльдә өч дус гаилә “Булгария” палубасына күтәреләләр. Икенче көнне Болгарга барып җитеп, тарихи урыннарны карап йөриләр. Кайтырга чыккач та әле Наталия әниләренә, туганнарына шалтырата. Теплоходның икенче катында барысы бергә чәй эчкәч, ирләре кафеда утырып кала. Ә Наталия белән Альбина, хәл алырга дип, каютага төшеп китәләр. Бу аларның бер-берсен исән килеш соңгы мәртәбә күрүләре була...

Наталиянең гәүдәсен фаҗиганең өченче көнендә генә каютада табалар. Өч гаиләдән ике генә кеше исән кала: Наталиянең ире Иван һәм Александр.

“Наталияне өйгә алып кайтканнармы-юкмы, зиратка озатырга бардыммы-юкмы – берсен дә хәтерләмим. Ике-өч ел гел бер төш күрдем. Елга кырында зур-зур сумкалар тора. Ә кызым уртада йөзә. “Наталия, йөз, йөз! Кешеләр чыккан бит. Чык, чык”, – дип кычкырам. Ә ул дул- кыннар эченә кереп китә, – дип күз яшьләре аша сөйли әнисе. – Янына гел барып йөрибез. Кыш көне зиратта егылып калганмын, шуннан бирле кышын барырга тырышмыйм”.

Наталия үзенең эш урынында гына түгел, тормышта да уңган, кулыннан барысы да килә торган кыз булган. Абыйсы белән сеңлесен Казанда яшәр урынлы итү өчен дә тырышкан. Бакчада чәчәкләр генә түгел, түтәл-түтәл яшелчәгә кадәр утыртырга, аларны карап үстерергә яраткан. “Безнең янга кайткач, машинадан төшүгә галош кия һәм бакчага йөгерә. “Мама, бер эш тә калдырмагансың, дия иде”, – дип сөйли Людмила Петровна.

Без барганда да аларның өйләрендәге вазаларда бәйләм-бәйләм чәчәкләр нур чәчеп утыра иде. Укытучылар көнендә район үзәгенә бәйрәмгә чакырганнар, хөрмәтле педагог буларак, Людмила Башуринага бүләкләр һәм чәчәк тапшырганнар. Наталиянең ире Иван да Укытучылар көне уңаеннан шалтыратып котлаган. Родительскийда быел гаиләсе белән килгән. Хатыны, керергә кыенсынып, машинада утырып калган. “Ваня, ник керми? Ул гаепле түгел, язмыш шулай булган”, дигәч алып керде, – дип кияве турында да телгә алды Людмила Петровна. – Хатыны тыйнак, сабырга охшаган. “Бәхетле булыгыз”, дип озатып калдым. Тормыш дәвам итә бит. Ә шулай даиНаталия, үзәкләрне өзеп, йөрәгебездә яши”.

“Булгария” фаҗигасендә карынындагы җиде айлык баласы белән бергә гомере өзелгән Наталия Маланьеваны дуслары да онытмыйлар. Елның-елында, ирләре һәм балалары белән өлкән Башуриннар янына кайталар. “Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидулина да гел килә, хәлебезне белеп тора, – ди Людмила Петровна. – Безгә бу тормышта берни дә кирәкми. Кешеләрнең игътибары, Наталияне хәтерләүләре кайгыбызны бераз җиңеләйтә. Безгә кил-гән кебек, башкаларга бала кайгысы килә күрмәсен”.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: