Кеше хезмәте белән матур
Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы Петр Утяганов, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне һәм Татарстан мәгариф алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Петр Петрович 1966 елның 23 маенда Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында туа. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларына алына. Ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң Сарсаз-Баграж урта мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша һәм читтән торып Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга керә.
Менә 30 елдан артык инде ул үз туган авылында балаларга белем бирә. Физик культура, җыр дәресләрен алып бара. Ул балалар сәламәт булып үссеннәр өчен күп тырышлык куя. Дәрестән соң балаларны көрәш серләренә дә төшендерә. Укучының кайсы спорт төренннән булдыра алуын алдан чамалап, шуңа кызыксыну уята, ярышларда катнаштыра. Аның укучылары көрәш, йөгерү, кыш көне чаңгы ярышларында уңышлы нәтиҗәләр күрсәтәләр, һәрвакыт беренче өчлеккә керәләр.
Петр Утягановның тагын бер казанышы – балалар керәшен фольклор ансамбле “Сандугач”ка нигез салуы. Ансамбль 2015 елда мәктәптә оештырылды. Петр Петрович ансамбльнең сәнгать җитәкчесе. Балалар белән бергә берсеннән-берсе матур, эчтәлекле җырлар өйрәнеп кайларда гына чыгыш ясамадылар: Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, хәтта Түбән Новгородка да бардылар. Ансамбль белән төрле конкурсларда катнашалар. Зәй шәһәрендә узучы “Алтын башак”, Яр Чаллыдагы “Моң чишмәсе”, Казан шәһәрендә “Туым Җондозы” конкурс-фестивалендә һәм башка конкурсларда катнаштылар, һәрвакыт алдынгы урыннар алып киләләр.
Петр Петрович үзе укытып чыгарган укучыларының тормышлары белән дә һәрвакыт танышып тора, кирәк чакта киңәшләрен бирә, уңышларына сөенә.
Тормыш иптәше Тәнзилә апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларының икесенә дә төпле белем бирделәр. Кызларының үз гаиләсе бар, оныклары үсә.
Чернова Ирина
Зәй районы, Сарсаз-Баграж авылы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 10:14Геннадий Макаров: “Пенсиядә булсам да, ял турында уйлыйсым килми әле” Геннадий МАКАРОВ — фольклорчы, җырчы, музыкант, этномузыка белгече, педагог, галим, уен коралларын реконструкцияләүче, дистәгә якын китап авторы...5701
-
23 май 2022 - 10:06Близ села Килеево благоустроили территорию Святого источника Работники службы Бакалинской КС филиала ПАО "Газпром газораспределение Уфа" в городе Туймазы провели субботник по благоустройству территории Святого источника близ села Килеево5000
-
23 май 2022 - 09:59Питрәч районында кино хезмәте күрсәтү өлкәсе ветераннарын бүләкләделәр Керәшен Сәрдәсе авылыннан Елена Дементьевага да Рәхмәт хаты тапшырылды4600
-
23 май 2022 - 09:51Сугыш ветераны, танылган журналист – Александр Малов Кайбыч халкы белән очрашты Карендәшебез, Берлинны штурмлаган 96 яшьлек сугыш ветераны – Александр Малов бу көннәрдә туган ягында, кайбычлылар белән очрашуда булган4900
-
23 май 2022 - 09:47В кряшенском храме Набережных Челнов отпраздновали престольный праздник Богослужение совершили протоиерей Владимир Иванов, иерей Николай Храмов, иерей Димитрий Сизов и иерей Геннадий Сизов5001
-
23 май 2022 - 09:38В музее Героя Советского Союза Петра Гаврилова прошла Всероссийская акция «Ночь музеев 2022» Мероприятие было посвящено Году культурного наследия народов России, - сообщили сотрудники музея5100
-
23 май 2022 - 09:16Керәшен Сәрдәсендә ремонт эшләре көтелә Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов белән берлектә дамбаны карап чыкты5400
-
23 май 2022 - 09:15Карендәшебез Людмила Барсукова шигыре Людмила Барсукова Кадер авылы китапханәсе тарафыннан үткәрелгән шигырь, әдәби – музыкаль кичәләрдә актив катнашып, үз иҗатын авылдашларына җиткереп тора4700
-
23 май 2022 - 08:52В храме Кряш-Серды отметили престольный праздник День памяти Николая Чудотворца отметили 22 мая. Храм в Кряш-Серде назван в честь этого святого7700
-
23 май 2022 - 08:34Синоптиклар: Май ахырына кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр5000
-
23 май 2022 - 08:02Сәвәләй мәдәният йортында Чаллы рәссамнар берлеге булышлыгы белән картиналар күргәзмәсе ачылды Чаллы шәһәре Рәссамнар берлеге рәсем сәнгатен үстерү максатында рес-публика авылларында “Авыл галереясе” булдыру эше белән яна5700
-
23 май 2022 - 07:37Сукыр тычканнан ничек котылырга? Түбәндәге киңәшләрне үтәсәгез, бакчагызда аларның берсе дә калмас6900
-
22 май 2022 - 08:13Көн дә яшел шпинат ашагыз Бакчада беренчеләрдән булып өлгерүче бу үсемлекнең яман шешкә каршы файдасы да бар16300
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
19 май 2022 - 15:04Яңа Усы якларында“Туганайлар” редакциясе журналистлары Мөслим районының Яңа Усы авылында булып, керәшеннәрнең хәзерге тормышы белән танышып кайттылар44705
-
22 май 2022 - 07:00Язгы Микула яки Кодрәтләр кылучы Изге Николайның сөякләре Миры каласыннан Бар каласына күчерелгән көн 22 май - Язгы Микула215402
-
21 май 2022 - 06:27АNN SU: "Чи керәшен” кызы мин" “Татар радиосы”н тыңлаучылар иртәнге эфирда үзләрен назлы тавышы белән сәламләгән кызны беләләрдер. Тәҗрибәле Зөлфәт Зиннуров белән Әбри Хәбриев командасында эшләве авырмы? Аnn Su псевдонимы нәрсәне аңлата? Сорауларыбыз шактый җыелган иде. Анна СУЛИМИНА белән якыннанрак танышыйк36201
-
20 май 2022 - 10:39Карендәшебез Татьяна Ефремова уникаль проект — "Микрофонсыз концерт"та катнашты Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рәшит Ваһапов фонды оештырган “Микрофонсыз концерт” узды27600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика