Туганайлар

Илебезгә 5 батыр биргән Албай авылы

Мамадыш районы Албай авылы халкы, хаклы рәвештә, якташлары белән горурлана

Һәр төбәкнең, һәр авылның кабатланмас үз тарихы, үз моңы бар. Мамадыш районы Албай авылы халкы, хаклы рәвештә, якташлары белән горурлана. Илебезгә 5 батыр биргән Албай авылы чын мәгънәсендә данлыклы авыл. Менә алар Албай батырлары: Гражданнар сугышы герое – Домолазов Степан Васильевич; Советлар Союзы геройлары – Максимов Иван Тихонович, Москвин Михаил Кириллович; Россия Федерациясе герое – Смирнов Георгий Семенович; Социалистик хезмәт герое – Иванов Иван Захарович.

Домолазов Степан Васильевич – 1885 елда Мамадыш районының Албай авылында туа. Беренче Бөтендөнья сугышы катнашучысы, Георгий Кресты кавалеры.
Степан Васильевич 1917 елның мартында большевиклар партиясе сафларына керә, яшь Совет хакимияте өчен көрәштә актив катнаша. Гражданнар сугышы вакытында, Азин дивизиясенең 39 нчы полкы командиры буларак, сугышчан операцияләрне җиренә җитекереп башкара.
1919 елның 24 маенда Степан Васильевичның полкы беренчеләрдән булып Вятка елгасын кичә һәм дивизиянең төп көчләре өчен юл ача. Нәтиҗәдә, Колчак армиясе Нократ ярларыннан читкә сөрелә, һәм Мамадышны дошманнар тарафныннан алу куркынычы юкка чыга.
1919 елда - Мамадыш өязенең хәрби комиссары. 1923-1925 елларда ТАССРның хәрби комиссары. Гражданнар сугышында күрсәткән батырлыгы өчен С.В. Домолазов өч Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Казанда яши һәм җаваплы урыннарда хезмәт итә.
Домолазов Степан Васильевич 1937 елда репрессияләр дулкынына эләгә. 1938 ел башында чыгарылган карар нигезендә атып үтерелә. Домолазов хөрмәтенә Албай авылында урам аталган.



Максимов Иван Тихонович – 1924 елның 5 августында Албай авылында туган. 1943 елда Смоленск пехота училищесын тәмамлый. Шул ук елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2нче Белоруссия фронтында 70 нче армиянең 136нчы укчы дивизиясе 358нче укчы полкның рота командиры булып хезмәт итә.
Максимов Иван Тихонович 1945 елның 30 мартында дошманның ныгытылган саклану сызыгына һөҗүм ясаганда, сугышчыларын беренче булып сугышка күтәрә, ротасы белән Данцигны азат итүдә катнаша. Өлкән лейтенант Максимов сугышчылары дошман танкларының 6 контрһөҗүмен кире кага. Висла елгасын кичеп чыгып, төп көчләр килеп өлгергәнче, яуланган плацдармны тотып тора.
Максимов Иван Тихонович СССРның Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 июнендәге Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.
Сугыш тәмамлангач, Максимов Совет армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1977 елда Максимов полковник дәрәҗәсендә запаска чыгарыла. Казанда яши, фәнни-тикшеренү институларының берсендә эшли. 1987 елның 11 ноябрендә вафат була.



Москвин Михаил Кириллович – 1910 елның 11 гыйнварында Мамадыш районы Албай авылында туа. 1934 елда Кызыл армиядә хәрби хезмәте вакытында кече лейтенантлар курсын тәмамлый. 1942 елның октябреннән - Бөек Ватан сугышы фронтларында, 26 нчы механикалаштырылган гвардия бригадасы батальоны белән җитәкчелек итә. 1943 елның сентябрендә өлкән лейтенант Москвин батальоны, Днепрны беренчеләрдән булып кичеп, плацдармны ала; биш немец контратакасын кире кага. Өлкән лейтенант Москвин һәм Совет солдатларның кылган бу батырлыклары ярдәмендә, Совет армиясенең төп көчләре елганы кичеп чыга.
Москвин Михаил Кириллович СССРның Югары Советы Президиумының 1943 елның 17 октябрендәге Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла. 1946 елда майор дәрәҗәсендә запаска җибәрелә. Камский бистәсендә гомер итә, леспромхозда диспетчер булып эшли. 1969 елның 7 ноябрендә вафат була.



Смирнов Георгий Семенович – 1914 елның 8 сентябрендә Албай авылында туа.
Бөек Ватан сугышы алдыннан кече лейтенант Георгий Смирнов 81 нче авиация полкы эскадрильясы командиры итеп билгеләнә. Сугыш башыннан ук, экипаж 22 хәрби очыш ясый. Бу вакыт эчендә төрле калибрдагы 17 тонна авиабомба ташлана, 5 дошман самолеты бәреп төшерелә, танкларның һәм механикалаштырылган техниканың тулы бер колоннасы юк ителә.
1941 елның 31 октябре төнендә, сугышчан биремне үтәп кайтканда, Смирнов самолёты дошман утына эләгә һәм самолётны мәҗбүри утыртырга карар кылына.
1941 елның 9 ноябрендә Смирнов, самолётны утыртканда алган авыр яралардан вафат була. 1941 елның 8 сентябрендә һәм 5 ноябрендә Смирнов ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин тәкъдим тормышка ашырылмый кала.
Сугыш тәмамланганнан соң, күп еллар узгач, ТР Хәрби комиссариаты җитәкчелеге, улының һәм кызының тырышлыгы белән, 2008 елның 8 нче мартында РФ Президенты Указы нигезендә, лейтенант Смирнов Георгий Семенович үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.



Иванов Иван Захарович 1927 елның 5 апрелендә Мамадыш районы Олы Арташ авылында туа. Хезмәт юлын 1943 елны Шәмәрбаш урман пунктында башлый. Бөек Ватан сугышында Кызыл армия рәтләрендә көрәшә.
1966-1992 елларда - Татарстан АССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Кама урман хуҗалыгын җитәкли. Иван Захарович табышсыз җитештерүдән тотрыклы табыш ала торган оешма булдыра, әлеге оешма Татарстан АССР урман хуҗалыгы системасында иң алдынгы оешма була.
1976 елда леспромхоз Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә, КПСС Үзәк Комитетының, СССР министрлар советы, ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчеш Кызыл байрагына дүрт тапкыр лаек була. 1985 елда Иванов Иван Захаровичка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Иванов Иван Захарович – ТАССРның атказанган урманчысы, РСФСРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре. Берничә тапкыр Мамадыш районы советы депутаты итеп сайлана. 2011 елның 9 октябрендә вафат була.

 

 

Культурный центр им. Я. Е. Емельянова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: