Туганайлар

Григорий Родионовның гаиләсе турындагы истәлекләре

2021 елның 6 сентябрендә Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов арабыздан китте. Аның зур мирасы - шигырьләре, хезмәтләре безгә истәлек булып калды

Моннан берничә ел элек үткәрелгән әңгәмәдә ул үзенә илһам биреп торыр гаиләсе турында сөйләгән иде.
Гөргөри дәдәй гаилә төшенчәсенә үзенчә бер хөрмәт белән караган. Икенче тапкыр гаилә учагы коргач кына, бергә яшәүнең мәгънәсен аңлавын яшерми ул. Хатыны Диләрә үзеннән 23 яшькә кечерәк. "Улларым Даут белән Кубратны сөйгәндә, бер үк вакытта улларым да, оныкларым итеп тоеп та яраттым", - дип сөйләгән ул.
“Гәрәй абый” дип эндәшә

 Диләрәсе белән очрашканда Гәрәй Рәхимгә 50 яшь була инде. Беренче хатыны белән күптән аерылышкан. “Бер мәлне ялгыз ир-атның күңелендә хатын-кыз белән бергә гаилә булып яшисе килү теләге уяна, – дип, күңелен ача ул. “Ялгыз яшәү шулкадәр авыр тәэсир итә башлый. Өйләнергә кирәк, дип, үземне-үзем инандырдым”. Кияү буласы “егет” кызлар караштыра, өйрәнә башлый: “Бусы усалрак, бусы юашрак...” Шул көннәрдә “Шәһри Казан” газетасы реклама өчен болгар киемнәреннән бер кыз сурәте белән плакат нәшер итә. Шул басмада эшләгән Гәрәй Рәхим, кызның ямьсезлеген сәбәп итеп, баш мөхәррир янына керә, чыгармагыз бу плакатны, мин риза түгел, ди. Әмма эш үткән, акча түләнгән, плакат басылган. Күпмедер вакыттан соң егетләрдән бу кыз белән кызыксынып хатлар килә башлый. Көнчелеге уйнап алган Гәрәй Рәхим дә интервью алу өчен аны редакциягә чакырта. “Бер мәлне килеп керде бу, – дип искә ала ул. – Шулкадәр чибәр, гаҗәп инде. Йөрәгем дерт итеп китте. Интервью алам дип, сораштырам. Укытучы булып эшли икән. Башкортстан университетын тәмамлаган. Кияүгә чыкмаган. Бу миңа туры килә бит, дип уйлап куйдым. Шуннан хәйләгә керештем. Өйгә телефон кертергә тиешләр иде. “Диләрә, минәйтәм, телефон кертергә тиешләр, син аларны өйдә көтеп тормассың микән?” Ризалашты бит. Өйдә йөгереп кенә йөрим, суыткычтан тәмле-тәмле әйберләр алам. “Син кайтып йөрмәссең инде, иртәгә барыбер киләсең бар бит”, - дим. “Ярар”, - диде дә калды. Шуннан өйдән чыгып китмәде инде. Бер елдан беренче улыбыз туды. Ул миңа һаман кеше алдында да “Гәрәй абый”, дип эндәшә”. “Үртәлмисезме абый дигәнгә?” – дип кызыксынабыз. Ә ул: “Юк, – ди. – Хөрмәт дигән сүз бу. “Гәрәй хайван” дисә, нишләр идең?” “Кияүгә чыкканда минем әти-әнием вафат иде инде, – дип сүз ала Диләрә апа. – 100 яшьлек бабаем, Гәрәй абый кайткач та: “Кальб белән калеб сүзенең мәгънәсен аңлата алсаң, кыз синеке”, – дигән шарт куйды. “Гарәп телендә берсе – эт, икенчесе йөрәк”, – дигән җавап алгач: “Булды, кияү, үзебезнеке икәнсең”, – диде”.

 

“Холкы яман хатын белән яшәп булмый”

“Гаилә нык булсын өчен ир белән хатын бер-берсенә яраклашып яшәргә тиешме?” – дип тә сораштырабыз. “Яраклашу ике яклы ул. Хатынга ярыйм дип, хезмәт хакын тиененә кадәр кайтарып биргән, аннан кесәсендә тәмәкегә дә акчасы булмаган ирләрне аңламыйм, – ди Гәрәй Рәхим. – Беркайчан да акчамны хатынга алып кайтып биргәнем юк. Әйбер алу турында сөйләшәбез икән, кибеткә барабыз да алабыз. Азык-төлекне моңарчы үзем ташыдым. Ир-ат кесәсендә акча булырга тиеш”.

 Гәрәй Рәхимне тыңлау үзе бер рәхәт. Шуңа да күпләрне кызыксындырган тагын бер сорауны биреп калырга ашыгабыз: “Бер генә гаиләдә бәхет табалмыйча, кабат-кабат эзләнүләргә ни сәбәпче?” “Минем тәҗрибәм буенча, без өйләнә һәм гаилә кора белмибез, – ди ул. – Чөнки үзең белән киләчәк гомереңне үткәрәсе кешенең бөтен холкын, уй-фикерләрен өйрәнмичә өйләнәбез яки кияүгә чыгабыз. Егетләр кызның матурлыгына гашыйк булса, аның холкы белән кызыксынып тормый. Бу әйбер аерылышуларга китерә дә. Аңа өйрәнү өчен вакыт кирәк. Холыкларыңа, мәнфәгать, таләпләреңә файда китерерлек итеп яр сайларга кирәк. Бу - гаилә коруның иң беренче нигез ташы”.

“Гәрәй абый, ә мәхәббәт? “Мин сине мәңгегә яраттым” дигән канатлы сүзләр?” Халык язучысының бу сорауга да җавабы бар: “Мәхәббәт бер генә була алмый. Ул ун, егерме, мең төрле булырга мөмкин. Ләкин аларның төрлесе төрле стадиядә була. Бер мәхәббәт белән мәңге яшәүче кешеләр бар, димәк, алар холыклары белән туры килгән. Хатын-кызны ошатып йөреп, берничә елдан сүрелергә дә мөмкин. Ләкин ничәдер ел эчендә ул да синең мәхәббәтең булып кала. Яки бер күрүдә гашыйк булу. Поездда, урамда, я булмаса кинода... Син аның белән сөйләшмисең дә, ул үз юлы белән китеп бара, ә син үз юлың белән – бу шулай ук мәхәббәт. Чөнки ул синең күңелеңне ташытты, актарды. Гомер юлында бу хисләр күңелне чистарта. Эзләнү шулай ук ялгышуның бер формасы. Кеше ялгышмыйча тора алмый. Аерылышуларның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик, ир эчә икән, әлбәттә, хатын-кыз аннан аерыла. Моның өчен аны гаепләп булмый. Яки хатын-кызның холкы яман була, ул өйдә ирен мыскыл итә, синнән берни юк, фәлән дип, гел әйтеп тора икән, ир китә...”

 

“Алтын-көмештән миңа өлеш чыгамы?”

Сүзебез балалар, әти-әни булу темасына күчә. “Мин беренче кызыма әти була алмадым, – дип, күңелендәгесен ярып сала Гәрәй Рәхим.

– Мин аны бала буларак яраттым анысы. Әмма әти дигән хис өлгереп җитмәгән иде ул чакта. Яши торгач, эч яна инде минем, ир кеше бит – нәсел, буын калдырырга теләк бар инде. Диләрә үзе бәләкәй генә, миңа ике малай табып бирде бит. Кинәт алар белән шулкадәр мавыгып киттем ки, мин өлкән, болар бөтенләй бәләкәй – ике төрле тәэсир итәләр – улларым һәм оныкларым кебек. Исемнәрен үзем сайладым. Керәшен булгач, авылдашлар, әти-әниләр дә бар, чыкылдап торган мөселман исемен кушып булмас, дидем. Беренчесенә дөньядагы сигез төрле халыкта булган Даут исеменә тукталдым. Давыд, Дэвид, Даут пәйгамбәр... Икенче улым туганда “Борынгы Болгарны сагыну” фильмын төшергән көннәр иде. Режиссер Булат Мансуров тәкъдиме белән, фильмны төшергән көннәр истәлеге булыр дип, Кубрат кушарга булдым. Көннәрнең берендә Казанга Петербург Эрмитажыннан “Кубрат хан хәзинәләре” дигән күргәзмә килде. Анда гел алтыннар, көмешләр... “Улым, менә Кубрат хан хәзинәләре”, дим. Тыңлап торды да: “Әти, ул алтын-көмешләрдән миңа өлеш чыгамы соң, мин дә Кубрат бит!” – диде.

 

Уенчык машинадан “Казан сөйли!”

 Улларына нинди әти икән Гәрәй Рәхим? “Мин усал түгел, ләкин таләпчән”, – ди ул, артык уйлап тормыйча. Һәм сүзләрен дәлилләп тә күрсәтә: “Усал булырга кирәкми. Таләпчәнлек исә йомшак күңел белән булырга тиеш. Тормышка өйрәткәндә һәр нәрсәне иренмичә аңлатырга кирәк. Ул эшне эшләсәң, нинди начарлыклар була. Эшләмәсәң, нинди яхшылыклар була. “Мин синең бу гамәлеңә риза түгелмен. Синең дә риза булмавыңны сорыйм”, – дим. Усал булсаң: “Эшләмә моны!”- дип кычкырырга туры килер иде. Мин балаларга беркайчан да кычкыра алмыйм”. Даут та, Кубрат та татар мәктәбендә белем ала.

–Баштарак алар минем шигырьләремне укыйлар иде, – дип сөйли әтиләре. – Телевидениедән чыгыш ясаган, республика шигырь бәйгеләрен дә алып барган чаклары булды. Соңгы арада иҗаттан сүреләләр шикелле. Даутның өйдәге бөтен эшкә кулы ятып тора. Әле бәләкәй чагында ук, пульт белән идарә ителә торган полиция машинасы ватылгач, радиоалгыч ясап куйган. Кайтып керсәм, шул машина “Казан сөйли” дип сөйләп җибәрмәсенме! Кубратны үз теләгем белән музыка мәктәбенә йөртеп карадым. Бер дә кызыксынмады. Бармыйм, диде. Мәйтәм, барма. Хәзер менә үзе кызыксынып, гитарага тартылды. Көн саен шуның белән утыра. Әмма гитара белән яшәп булмый бит”. Сүзгә Диләрә апа да кушыла: “Даут 3 яшендә үк китап укый иде инде. Кубратны, 1нче сыйныфка укырга кергәч тә, көчкә укырга өйрәттек. Аның каравы, хәзер кулыннан китапның төшкәне юк. Бик фәлсәфиләрен табып укый. Психолог булырга хыялы бар”. “Дөресен генә әйткәндә, мин улларымнан, “5”ле ал, алтын медальгә укы, дип таләп итмәдем, – ди гаилә башлыгы. – Начар укымагыз гына, дидем. Алтын медаль таләп итү ул баланың башын әйләндерү генә. Ходай Тәгалә биргән акыл туплау савытын тутыра алса, акыллары, дөньяның тәҗрибәсен кабул итү мөмкинлекләре күпме, шуларны кабул итсә, шул җитә. Ләкин булган кадәрен файдаланырга кирәк, дим”.

 

 Иренең яше санынча гөл үстерә

Халык язучысының гөлләр арасында яшәвенә чын мәгънәсендә хатыны “гаепле”. “Кышкы бакча”да ниләр генә үсми Диләрә ханымның. Хәтта алоэ гөле дә чәчәктә утыра. “Бер көнне гөлләрне санап чыктым – барысы 72 икән, – ди эчке горурлык белән Гәрәй Рәхим. – Кыш буе яшел суганнан өзелмибез. Хәтта чәйгә дә үзе үстергән лимонны гына кисеп сала. Әфлисуннар өлгереп килә. Әллә кайлардан бик затлы тавыклар, әтәч табып кайткан. Былтыр 50 тавык суеп ашадык. Көртлекләр, куяннар үстерә. Эш ягыннан бик булган минем хатын”. Безгә болай дип тә язарга кушты: “Минем беркайчан да ял иткәнем, хәтта Иҗат йортларына да барганым юк. Бөтен ялны миңа өйдә Диләрә тудыра”. Диләрә ханым – иренең уң кулы. 20 ел мәктәптә укыткач, кәгазь матавыгыннан туеп, яраткан эшен калдырырга мәҗбүр була. Хәзер исә җитеш гаиләләрдә бала карый, ягъни бик таләп ителгән няня вазыйфаларын башкара. “Мәскәүгә дә зур акчага 1 атна эшләп, бер атна ял итү шарты белән эшкә чакырганнар иде. Балалар: “Әни, арыйсың бит. Без дә барлыгын онытма инде”, – диделәр. Тагын бер кат кирәклегемне тоеп сөенеп куйдым. Кулдан килгәндә иреңә дә булышырга кирәк. Йорт та салгач, бер Гәрәйгә генә авыр бит”, – ди ул. Үз вакытында парашюттан да сикергән, мотоциклны да егәрләгән ханым машина да йөртә, кирәк булса, кулында чүкеч тә уйната.

 

“Мәче кебек мыраулап ашыйлар”

 “Мин ашауга бик талымлы түгел, шул ук вакытта гурман да, – дип тамак яклары белән уртаклаша Гәрәй Рәхим. – Тәмле әйберне яратам. Үзем пешергәндә балалар да, мәчеләр кебек, мыраулый-мыраулый ашыйлар. Диләрә пылауны, өчпочмак, коймак – камыр ашларын бик оста пешерә. Ашларны, кыздырган әйберләрне яратып әзерлим. Ул да пешерә белә, анысы. Шулай да хатын-кыз, шулпалы ашны пешергәндә, бөтен иҗатын бирми ул. Тиз генә пешерә дә, ярар инде, ди. Ә камыр ашларын пешергәндә иҗат итә бит. Мин һәрбер азыкны иҗат итәм. Хәтта үзем уйлап тапкан ризыкларым да бар. Аш пешерергә өйрәтә торган китаплар күп бит инде хәзер. Шуларны укыйм да, үземчә үзгәртәм. Ризык тәмле һәм файдалы булырга тиеш”.

 

“Миңа арадашчылар кирәкми”

 Гаиләдә дин мәсьәләсе ничегрәк куелган икән? “Без дин белән тәрбияләнгән кешеләр түгел, – ди гаилә башлыгы. – Ислам дине, шулай ук керәшен бәйрәмнәрендә дә уртак мәҗлесләр үткәрәбез. Дин тоту дигән әйбер юк. Мин диннәр яклы түгел. Миңа рухым белән Аллаһы Тәгаләгә барып җитү өчен чиркәү дә, мәчет тә кирәкми. Арадашчылардан башка да барып җитә алам Аллаһка. Поплар һәм муллалар – алар эшмәкәрләр. Аллаһ алар өчен акча эшләү объекты гына. Иң кызыгы шунда: диннәр белән партия арасында бернинди дә аерма юк. Аларның максатлары бер – мөмкин булган кадәр кешеләрне үз ягына аудару. Әмма юллары төрле. Диннәр – милләтсез. Әмма диннәрнең уңай якларын (әйтик, исламда – әхлак, православиедә – сәнгать һ.б.) сакларга, якларга кирәк”.

 

 “Бүгенге ирләр күп нәрсәне хатын-кызга аударып калдыра”

Гәрәй абыйның гаилә төшенчәсе турында фәлсәфәсе дә бик кызыклы. “Борынгы хан заманнарындагы гаиләләрдә хатын-кыз иң изге зат саналган, – ди ул. – Ханнарның хатыннары дәүләт эшләрендә иң беренче киңәшче булган. Ханлыклар беткәч, хатын-кызның төп бурычы – балаларны адәм рәтле итеп тәрбияләү, урамга чыгармау кала. Соңрак, бигрәк тә капитализм чорында, ирләр, дәүләт эшләрен үзләренә алып, хатын-кызны бары тик өйдә генә тотып, кер юарга, ашарга пешерергә генә тиеш дип санаган. Бу әле хәзер дә бара. Хатын-кыз баш булырга тиеш түгел, диләр. Өйләнешкәндә дә, хатының уңган булсын, аш пешерә белсен, дип өйрәтәләр. Өйрәтүен өйрәтәләр, ләкин ирләр генә гаиләне матди һәм рухи яктан канәгатьләндереп бетерә алмый. Хатын-кызлар җәмәгать эшләрендә дә, акча эшләү ягыннан да күп кенә ирләргә караганда остарак, булдыклырак. Бүгенге ирләрнең күбесе эчкече, өйдә телевизор гына карап яту яклы. Бөтен эшне хатын-кызга аударып калдырырга яраталар. Мин дә элегрәк ир-ат гаиләне матди яктан туендыручы гына дип уйлый идем. Ә хәзер гаилә төшенчәсенә мөнәсәбәтем үзгәрде, өйгә кайтасы гына килеп тора...”

Гөлүсә Закирова.

"Гаилә һәм мәктәп"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: