Туганайлар

Гомер – бер мизгел

Миңгол Галиевның хатыны, Казан шәһәреннән карендәшебез Феодосия Галиева үзенең язмышы турында язган

Мәхшәр эчендә туган

Дүсмәт – туган авылым. Яшем - Ватан сугышы башланган вакыт белән тигез. Әтием, Петров Иван Федорович, 1907нче елгы, “сеңерләр” нәселеннән. Әнием, Марфа Николай кызы, Җөри авылыннан, данлыклы “Әндиләр” нәселеннән. Әти аны утырмага (элек кыш көне кызлар кул эше белән күрше авыл туганнарына кунакка йөрешкәннәр) килгәч, урлаган. Әни 9 бала тапкан, тик алар 1-3 яшьләрендә төрле эч китүләрдән үлгәннәр. 1931нче елгы Абыем Митя исән калган. Мин – кара кайгы эчендә туган кирәкмәс кишер яфрагы. Августның соңгы ункөнлегендә әнинең дүртенче яшьле, кичтән чабып йөргән малае, эче китеп, иртәнгә үлә. Аны күмеп кайтуга, Лубьян урман поселогына эшкә киткән әтине, хәрби комиссариат чакырып кайтара. Ул үлгән баласы хөрмәтенә ягылган мунчада юынып, сугышка дип чыгып китә. Шушы мәхшәр эчендә мин якты дөньяга аваз салам. Әни, мине тапкач, авыр эштән (урак өсте), хәсрәттән, ачлыктан өзлегә. “Күрше Палый түти киндер орлыгы кушып пешергән бәрәңге пәрәмәче алып кереп ашатты, шуннан уңайландым,” – дип сөйли иде.

“Хатларыңны ешрак яз, улым!“

Әтине Мари урманнарындагы Суслонгерга кече командирлыкка укырга җибәрәләр, анда бик күп ир-егетләрне ачлыктан җәберлиләр. Әтинең 1943нче елның 14нче июлендә “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре, ә соңгы хаты июль ахырында килә. Әни: “Менә бит: исән икән!” – дип, хатны тотып, елап йөри. Әти: “Без ут эчендә ак шәһәрне саклыйбыз, исән калсак, рәхәт яшәр идек... Кызым сөйләшәдер инде. Улым, хатларыңны ешрак яз...” – дигән. Бу хат әле дә гаилә ядкаре булып саклана. Әти “Хәтер“ китабында, Воронеж өлкәсендә күмелгән, дип язылган. Без, 1996нчы елның августында, балалар институтка кергәч, дустыбыз Поля (аның әтисе – “халык дошманы”, Германиядә әсирлектә үлгән) һәм аның улы, барыбыз бергә җыелып, “Курск дугасына” киттек. Кайсы гына архивка мөрәҗәгать итсәк тә, Әтинең исемен таба алмадылар. Шуннан соң яңадан РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивына запрос ясадым. Әти Белград өлкәсенең Прохоровка районында җирләнгән. Кызганыч, башка барып булмады Әтием каберенә.

“Безнең урамга да бәйрәм килер әле!“

Без авыл очында тора идек, басу капкасын чыгуга бөтен җиргә икмәк чәчелгән, казларны үзәнгә елгага куарга кирәк. Әз генә караусыз калдырсаң, алар басуга йөгерәләр, ә анда–“пләвәй” Мәкчем дәдәй. Казларны алып китеп, ишек алдына яба да, күкәй сорый. Каян аласың үзең ашамаган күкәйне, аны сатасы бар, акча кирәк, тишеге дә күп, кесәсе дә ертык... Мин әни эштән кайтуга күп итеп бәрәңге уып куям (куллар тырналып бетә), Әни кырлык (алабута) оны белән ипи пешерә. Алар бик тәмле түгел, тик түгәрәк, матур булалар. Ипиләрне бер-беренә терәп, Әти ясаган караватка (без шунда йоклап, иптәш кызларым белән шунда уйнап үстек) тезеп куя иде. Тәрәзә түбән, пәрдә юк. Узган-барган кеше ипиләрне күреп: ”Кабып кына карарга бир әле, Марфа түти,” – дип сорыйлар. Яз көне басудан ( бозлы җирдән) черек бәрәңге җыеп, нишләтептер пешереп ашый идек. Бер шулай, Питруш Бәчли дәдәй (бригадир) кызы Начтый да безгә иярде. Туңып кайткач, Бүреләр (кушамат) каршына кояшка чыгып утырган, гомере буе аягы сызлады. Берәрсенең ипи ашаганын күрсәм яки ипи исе сизсәм, елый идем. Әни: “Безнең урамга да бәйрәм килер әле...”, – дип юата иде.

Хәдичә апа беренче сыйныфка керүче балаларны барлап, язып йөри. Әни: “Казларны кем саклар? Әле аның яше дә тулмаган,” – дип, метриканы күрсәтте, 10нчы сентябрь. Шулай итеп, миннән ике-өч айга гына зуррак булган иптәш кызларым укый башладылар. Ә мин икенче елны Матрена Кузьминична классында укыдым. 1нче һәм 3нче сыйныфлар бергә бер укытучыда укыйбыз. Беренчедә–14 бала. Бер кызның гына әтисе бар, ул да сыңар аяк белән сугыштан кайткан, почта начальнигы!

Абыем

Абый миннән ун яшькә зуррак. “Син әтине белгәнсең!”–дип елый идем. Ул авыл мәктәбен “бишле”гә генә бетереп, алга таба укырга дип, 14 яшендә Казан авиация училищесенә укырга керде. Бер ел укыгач, колагына салкын тиеп, аны комиссовать иткәннәр һәм ул, Мамадышта педучилище тәмамлап, авыл мәктәбенә математика һәм рус теле укытырга кайтты. (Хәтерлим әле, кыш көннәрендә ялга кайткач, әни бер казны 30ар кисәккә бүлеп, аңа биреп җибәрә иде.) Абый 1950нче елның сентябрендә авылда укыта башлады. Бер кичне мәктәптән кайтканда, октябрь ахырлары булгандыр (җир каткан иде), абый бер арыш ипие алып кайтты. Андый зур ипине Яңа Комазан сельпосы гына пешергәндер кебек тоела миңа. Әни, ипине кулына алды, күкрәгенә кысты, үзенең яшьләре ипигә тама: “Менә бит, балалар, безнең урамга да бәйрәм килде!”– дия-дия, калын телем кисеп бирде. Ул ипинең исе, тәмлелегенә хуштан язарлык. Аллага шөкер, шуннан соң инде ипигә кытлык кичермәдек, безне укытучылар паегына керттеләр. Уку елы уртасында абыйны армиягә алдылар, чиктә Киробад шәһәрендә Кыргызстанда 9 ай хезмәт иткәч, әнинең энесе Алексей җырак дәдәйдән рөхсәт алып, Киевта хәрби училищегә укырга керде. Җырак дәдәй Ленин исемендәге колхозда бухгалтер булып эшли иде. “Әниеңә булышып яшәрмен,”– дигән. Ул сугыштан сыңар аяк белән, контужен булып кайткан иде, 36 яшендә (1951нче ел) үлде. Совет иленә 37 ел хезмәт итеп, абыем 1987нче елда полковник дәрәҗәсендә пенсиягә чыгып, Украинаның Житомир шәһәрендә яшәп калды. Улы Валерий 27 ел хезмәттә булып, полковник дәрәҗесендә пенсиягә чыкты, Хмельницкий шәһәрендә яши; оныгы хәрби дипломат, хәзер Алжирда хезмәт итә. Кызы Люда, хәрби кешегә кияүгә чыгып, Киевта яши; улы олы белгеч, Канадада эшли.

Мин, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, җәй көне абыем отпускка кайтты, мине үзе белән Украинага Черкассы шәһәренә алып китте. Бераз анда яшәп, укып кайттым. Аннары Мамадышта укыдым.

Артистлар мәхәббәте

Миңгол болай дип искә ала: “Бер чибәр генә, бераз кыланчыграк, “гы”ны украинчарак әйтүче кыз класска килеп керде”. Авыл аралары якын гына булса да, без Миңгол белән очрашмаганбыз (югыйсә, Сотый квартал поселогына без аларның өйләре каршыннан ипигә, майга йөри идек). Без сугыш вакытында туган, төрле авыллардан җыелган иллеләп бала тулай торакта - Мамадыш башлангыч мәктәбенең (ярымподвал) өч бүлмәсендә яшәдек. Кышкы каникулдан соң, Мирхәйдәр Фәйзинең “Асылъяр” спетаклен өйрәнә башладык. Рольләрне кем бүлгәндер, белмим, Миңголга Шәрәф (билгеле инде ул җырлый), миңа Ләлә ролен биргәннәр. Шәрәф белән кара - каршы сөйләшү һәм җырлар күп. Миңголга мине җырларга өйрәтү җиңел булмады (мин аның беренче укучысы!) Генераль репетиция башлангыч мәктәпнең фойесында булды. Авылыбыз егете Иван Яковлев–Шәрәфетдин ролендә. Хәтерлим: алар Мөҗип–Миңголның туганы (бай кияү) белән түгәрәк мич янында утырып, безне күзәтәләр. Без Миңгол белән рольләребезне шулхәтле ихлас күңелдән башкарабыз күрәсең, ул егет репетиция беткәндә нервланып, ниндидер кәгазьне ваклап, ертып ташлады. Мин бер кисәген алып, кесәмә салдым. Икенче көнне Мөҗип миңа фотосүрәтемне тулысы белән җыеп кертеп бирде, бер күзе генә юк иде, ул минем алъяпкыч кесәсендә. Украинадан хат язышканда, карточкалар алышкан идек. Ул соңыннан берничә тапкыр гафу үтенде, тик мин инде гашыйк булып өлгергәнмендер, моның әһәмияте юк иде. Спектакльне безнең авылда да, Миңголлар авылында да, мәктәптә дә куйдык. Иске Комазан балалары мине өйләнешкәнче “Ләлә апа” дип йөрделәр.

Әби акыл өйрәтте

Әбием бик дини иде, бездән ун чакрымдагы Җөри авылында яшәде. Халык урман, кырлар аша Вахит авылындагы базарга сатарга-алырга йөри. (Хәзер 40 км олы юлдан әйләнеп йөриләр). Сирәк күрешә идек. Бер барганда: “Җырак әби, мин татар егетен яратам бит, әгәр башканы ярата алмасам, нишләрмен инде?”–дип сорадым. Әби: “Кызым, Алла бар, ул бер генә. Кем аңа ничек табына, анысы үз эше. Сезнең заманыгыз шундый /1958нче ел/, кешеләргә начарлык кылмагыз, чәчүлек орлык урламагыз, тагын әллә ниләр...” Бүгенге муллалар вәгазеннән ким булмаган акыл өйрәтте. Сугыштан сыңар аяксыз, контужен булып кайткан 26 яшьлек малаен җирләгәч, тагын 10 ел яшәп, 92 яшендә үлде ул.

Блат кирәк

Мин Аллаһы Тәгаләнең булышуы, Әниемнең тырышлыгы, үземнең үҗәтлегем белән урта һәм югары белем алдым. Өч ел туган авылымда шәфкать туташы (врач инде ул) булып тырышып, яратып эшләдем. Табиб буласым килде, мединститутка сынауларны да яхшы тапшырдым, конкурс – бер урынга 11 кеше, “блатлык” биек ноктасына менеп җиткән чорда, укырга керә алмадым. Ярсып, арып Красноярскта яшәүче Әтиемнең апасының улы Коля абыема киттем. Анда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, юллама буенча өч ел нәсел заводында “Элита”да эшләгәч, Казанга кайттым. Аллага шөкер, министрлыкта яхшы ярдәмле кешеләр очрады. 30 ел терлекчелек буенча өлкән белгеч булып эшләдем. Республикада мин булмаган район, хәтта хуҗалык сирәктер. Кызганыч, безнең тырышлыклар хәзер юкка чыкты.

Тугрылык

Беренче һәм соңгы мәхәббәтем - артистлыкка укучы Миңгол белән өйләнештек. Галиев Мингол (паспортча) Вәгыйзь улы 1941нче елның август аенда Иске Комазан авылында 32 яшьлек Миңсылу апаның бишенче баласы булып туа. Әтисе сугышка кадәр Мәскәү өлкәсендәге Балахово шахталарына эшкә киткән була. Сугыш башлангач, улы туганны ишетеп, посылка – бала киемнәре җибәрә. Хәрби хезмәткә алынып, Мәскәү астындагы сугышлар вакытында ноябрь аенда ук һәлак була. Менә шулай ике ятим (безнең чор өчен бу гадәти хәл) Мамадышның икенче урта мәктәбенең (элеккеге педучилище бинасы, хәзер аның урынына яңа матур ипотека йортлары салынган) 9нчы сыйныфта очраштык. Урта белем алып чыккач Миңгол консерваториягә укырга керде, 3 ел армиядә булды. Консерваторияне тәмамлагач, җаваплы эшләрдә эшләде, республика халкына хезмәт итте. Музфонд директоры (ул чорда эшкә партия җибәрә иде) булып эшләгәндә, Обкомның икенче секретаре Беляев Рәис Кыямович ярдәмендә Композиторлар союзына шәһәр үзәгендә бина алып, искиткеч зур тырышлык белән аны ремонтлатып, гүзәл Музыка сарае (үзенә һәйкәл) ясатты. Җырлады, җырлатты, бик күп балаларны олы тормыш юлына чыгарды. Алар илебезнең төрле төбәкләрендә халкыбызга хезмәт итәләр. Татарстанның атказанган халык артисты, Казан федераль университеты профессоры әлегә кадәр эштә: аны эзлиләр, табалар, хөрмәтлиләр. Миңгол, булдыра алганча, һәрберсенә ярдәм итә. Аның шәкертләренең яше – өчтән 80гә кадәр.
Без ике бала үстердек. Улыбыз Марат авиация институтын тәмамлады, бөтен инженерларга инженер – олы белгеч, кызы Наилә 11нче сыйныфта укый. Розабыз – кабатланмас илаһи тавышлы җырчы, укытучы, тормышны 200 процент яратучы талант иясе иде. “Иде,”–дим. Газизебез 9 яшьлек улын, 6 яше тулмаган кызын калдырып, 2010нчы елның август ае челләсендә вафат булды. Иртәгә 37 яше тула, дигән көнне Иске Комазан авылы зиратында, әбисенең баш очына җирләнде. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә мондый хәсрәтне бирмәсен.

Әнием соңгы 14 елын безнең белән бергә Казанда яшәде. Мин командировкаларда, Миңгол гастрольләрдә еш йөри идек. Әни балалар үскәндә бик булышты, өйнең бизәге дә, йозагы да булды. 76 яшендә мәңгелеккә күчте, туган авылы Җөри зиратында әби, бабай, туганнар янында җирләнде.

Гомер – бер мизгел шул, бик тиз үтә. Быел инде безгә дә 75 яшь тула, Алла боерса. Аллага шөкер, бер-беребезгә тугрылыклы булдык. Урта мәктәпне тәмамлагач, ун ел хат языштык, менә инде 48 ел бергә. Бер-береңә ышанып, бер-берең, балаларың өчен яшәү һәм кешеләр белән аралашып, ярдәмләшеп гомер итүне зур Бәхет дип саныйм. Аллага шөкер: заяга узмады безнең гомер...

Федосия - Фәния Галиева, Казан шәһәре.

Чыганак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: