Туганайлар

Геннадий Макаров: “Пенсиядә булсам да, ял турында уйлыйсым килми әле”

Геннадий МАКАРОВ — фольклорчы, җырчы, музыкант, этномузыка белгече, педагог, галим, уен коралларын реконструкцияләүче, дистәгә якын китап авторы...

Геннадий МАКАРОВ — фольклорчы, җырчы, музыкант, этномузыка белгече, педагог, галим, уен коралларын реконструкцияләүче, дистәгә якын китап авторы... Исемлек болар белән генә төгәлләнми әле. Күптән лаеклы ялда булса да, Геннадий абый һаман җигелеп эшләвен белә. Җыйган материалын халыкка күбрәк җиткереп калдырырга тырыша.

— Башкарасы эшләр, җиткерәсе фикерләр күп әле. Белгәннәремне яшьләргә өйрәтеп калдырырга телим. Чөнки дәвамчылык — зур әйбер, — ди Геннадий абый. — Шуңа, пенсиядә булсам да, ял турында уйлыйсым килми. Тик ятудан авыруга сабышуың бар, Ходай язмасын.

“ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРЕН 15 ЯШЬТӘН ҖЫЯМ”

— Геннадий абый, күптән түгел 70 яшегез тулды. Сәламәтлегегез ничек?

— “70 яшь үзен сиздерәме?” — дип сорыйлар. Бераз бар. Әмма 70 күп кебек түгел әле, уртача дияр идем. Шушы арада РКБда ятып, азрак “ремонт”ланып чыктым. Каплап, тартмалап дару ашаттылар. Хастаханәдә бер дә ятасы килми шул... Кайтуга эшкә чыктым, шунсыз булмый.

— Этномузыка, фольклор — сирәгрәк кулланыла торган юнәлешләрне сайлагансыз. Моңа кем яки нәрсә этәргеч бирде?

— Сәнгатькә тартылу ике яктан да булгандыр дип уйлыйм. Мин үскәндә, бөтен туганнар бергә җыелышканда гел җырлыйлар, көйлиләр иде. Гади түгел, ә борынгы көйләр, элекке сүзләр. Алар радиодан яңгыраган җырларга охшамаган, бөтенләй башка яңгыраш, сүзләре дә мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган. Авылларга кайткач, әби-бабайлар белән кич утырганда, алардан да төрле элекке көйләр ишетә идем, клубта яшьләр түгәрәк уеннар уйный, җырлый идек. Кызыксыну ни өчен барлыкка килде дигәндә, болар барысы да әкренләп юкка чыгарга мөмкин бит, дип ул вакытта ук сизенә идем. Аларны саклап калу теләге туды. Мөмкинлек булгач та, магнитофон сатып алып, бу көйләрне яздыра башладым, саклап бардым. Ул вакытта 15-16 яшьләрдә булганмындыр. Аннары авыллар буйлап чыгып киттем. Фольклор әсәрләрен шулай җыйдым. Бу кызыксынуым беркайчан туктамады, бүген дә дәвам итә. Уен кораллары белән мавыгу да арта барды. Аларны җентекләп өйрәндем.

— Әле уен коралларын реконструкциялисез, үзегез җыясыз да?

— Әниемнең бабасы думбрада уйнаган. Нинди булган ул? Миңа кызык тоелды. Үзем дә сизмәстән, шуңа кереп киттем. Өйрәндем, хәзер әллә ничә төрле уен коралында уйный алам. Беренчесе — гармун. Аны әти IV сыйныфта укыган чагымда алып бирде. Аннары юкә кабыгыннан сыбызгы ясады. Анысыннан да көй чыгардым. Тора-бара курай, гөслә һәм башка уен коралларын да өйрәндем. Аларда уйнау гына түгел, ә төзелеше, ясалыш тәртибе дә кызыксындыра башлады. Думбра, дәф, кыл-кубыз, тамбур — төрлесен ремонтлыйм.

— Белгәннәрегезне инде озак еллар студентларга да өйрәтәсез. Фольклор, этномузыка юнәлешен дәвам итәрдәй өметле яшьләр күренәме?

— Өметлеләр бар. Авырлыклар шунда: бүген музыкаль белеме булган яшьләр телне начаррак белә. Тел белмәгәч, фольклор белән шөгыльләнү күпкә авырая. Бу яктан өметле яшьләр күренгәндә, музыка мәктәбен генә тәмамлаган булса да, Казан дәүләт консерваториясенә алабыз. Шуның белән отабыз да. Чөнки, беренче чиратта, кызыксыну белән бергә, әйткәнемчә, тел белү дә кирәк. Ел саен ике-өч шундый белгеч чыгарабыз. Безгә чит төбәкләрдән дә киләләр.

— Шундый зур эш алып барасыз. Хезмәтегез бәяләнәме?

— Бездән генә тормый ул. Җәмгыятьнең ничек бирүе, бәяләвеннән тора. Болай, игътибар бар, дияр идем.

Лилия ЙОСЫПОВА, Чыганак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: