Федотовка авылында Питрау бәйрәме гөрләде

12 - июль - Питрау Лениногорск районы Федотовка авылында иң яраткан бәйрәмнәрдән санала. Бу - җәйнең иң матур вакыты: чәчәк җыю, себерке, печән әзерләү эшләре башкарыла торган чак. Питрау сынамышлары да бик мәгънәле. Мәсәлән, "Питрау көн кояшлы булса, тагын ике атна шулай булыр", "Питрауда җыйган чәчәк кырык төрле чиргә дәва",...
Федотовкада Питрау бәйрәмен мәдәният йортында үткәрү традициягә кергән. Быел да бу бәйрәм бик матур үтте: уен-көлке, җыр-бию, гармун тавышыннан клуб тирәсе гөр килеп торды. Алдагы көнне Людмила Афанасьева гаиләсе һәм яшьләр белән урманнан төрле-төрле хуш исле чәчәкләр, яшь каен ботаклары алып кайтып, бәйрәм үтә торган залны бизәделәр.
Мәдәният йорты директоры, ветераннар Советы, кунаклар авылдашларын бәйрәм белән котлады. Аннан соң төрле ярышлар башланды. Күзне бәйләп, бауга эленгән сувенирларны кисү һәм башка уеннар белән мәйдан гөрләп торды.
Мәдәният хезмәткәрләре мул табын әзерләгән, кунаклар да күчтәнәч белән килгән, өстәл телеңне йотарлык ризыклар белән тулган иде. Бәйрәмдә бик күп керәшен җырлары яңгырады. Авылдашларым Виталий һәм Нина Федоровларга кушылып, бар халык җырлады, биеде. Тирә-якта бәйрәм рухы өстенлек итте.
Питрау бәйрәмен алып баручы Людмила "Себерке бәйләү" конкурсы игълан итте. Катнашучылар күп булды, себеркеләр бик матур килеп чыкты. "Ромашка" уенында барлык кунаклар диярлек катнашты. Васильева Зинаида, Ильин Степан, Леонтьева Елизавета бигрәк тә актив булдылар.
Элек Питрау көнне соңгы түгәрәк уен уйналып, бәйрәмнән соң тукталган. Чөнки аннан соң печән, урак өсте башланган.
Без дә мәдәният йорты каршында түгәрәк уен уйнадык. Питрау бәйрәмендә барыбыз да рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәмне оештыручы Людмила Афанасьевага, Виталий, Нина Федоровларга, Валентина Ильина, Марина Леонтьеваларга олы рәхмәтебезне әйтеп, өйләргә таралыштык. Еллар имин булсын, тату яшик, йолаларыбызны онытмыйк.
Люция Ильина,
Лениногорск районы Федотовка авылы
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5300
-
25 май 2022 - 10:44Керәшен халык авыз иҗатыннан: “Авыл читендә, бабай йортында...” Гражданнар сугышы чорын чагылдырган бу җыр – Актүбә авылыннан Вера Бояровадан һәм Олы Атыдан Петр Волковтан (икесе дә чын дөньяга күчте) язып алынган7000
-
25 май 2022 - 10:19В селе Мунайка прошли посиделки «Кряшен кичлэре» Целью таких встреч является сохранение и возрождение традиций кряшен, проживающих на территории Мунайского сельского поселения7300
-
25 май 2022 - 09:53В поселке Татарстан прошла акция, посвященная Дню памяти умерших от СПИДа В рамках акции всем участникам были розданы буклеты и информационные листки, содержащие важную информацию о смертельном вирусе, признаках, путях передачи и профилактике6900
-
25 май 2022 - 09:45В Фершампенуазе проходит ремонт теплотрассы В Нагайбакском районе началась подготовка к зиме6700
-
25 май 2022 - 09:29В селе Дияшево отметили День славянской письменности и культуры С 11 по 24 мая в школе проходили Дни славянской письменности и культуры. Были проведены интересные и познавательные мероприятия7300
-
25 май 2022 - 09:20В селе Князево прошла божественная литургия в честь праздника Николы Вешнего По окончании богослужения настоятель обратился к молящимся с пастырским словом6800
-
25 май 2022 - 09:20Тәмле телле, ихлас, кешелекле, юмарт ул Кукмарадан Ольга Юскаева ...Әтисе Федорның сугыштан кайткан көненә инде 77 ел вакыт үтсә дә, бүгенгедәй хәтерендә аның. 1945 елның ноябрь ае. Өйләренә якын гына булган мәктәпнең икенче сыйныфында дәрес бара. Шулчак укытучы сөйләгәнен бүлеп, ишек шакыйлар. «Әлинкә, әтиең сугыштан кайткан икән бит, әнә туганың шуны әйтергә килгән, бар, өеңә кайт, яме», - ди укытучы апасы, аңа елмаеп8502
-
25 май 2022 - 09:06Слушали легенды и сказки: как прошла акция "Ночь в музее" в Нагайбакском районе Темой «Ночи музеев» 2022 года в Нагайбакском районе стала «Точка отсчета»7300
-
25 май 2022 - 08:53Сарсаз-Баграж мәктәбендә хәрби-кыр җыены узды Аның быел 15нче мәртәбә оештырылуы8100
-
25 май 2022 - 08:49Керәшеннәрнең Тугым бәйрәме кайчан, ничек уздырылган? Тугым әйләндерү искечә Яңа елдан башлана8200
-
25 май 2022 - 08:28Чебиләрем сап-сары Чебешләрне катнашазык кулланмый үстереп буламы? Була икән шул! Тәҗрибәле белгеч моның серләрен ачкан.8700
-
25 май 2022 - 08:17Кәвәл авылында "Минем гаиләмнең милли киемнәре" дигән флешмоб башлап җибәргәннәр 2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан, Питрәч районының Кәвәл авылы китапханәсе белән мәдәният йорты җитәкчеләре "Минем гаиләмнең милли киемнәре" дигән флешмоб башлап җибәргәннәр8300
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
24 май 2022 - 10:32В селе Савалеево пройдет благотворительный концерт Виталия АгаповаВсе вырученные средства пойдут на продолжение работ по строительству храма14300
-
22 май 2022 - 07:00Язгы Микула яки Кодрәтләр кылучы Изге Николайның сөякләре Миры каласыннан Бар каласына күчерелгән көн 22 май - Язгы Микула221802
-
22 май 2022 - 07:21Алабуга керәшеннәренең борынгы бабалары славяннармы Алабуга керәшеннәре — Нократ елгасының аскы өлешендә: Алабуга районының Черкас, Олы Елово, Үмәк, Олы Шүрнәк, Кече Шүрнәк һәм башка авылларында, Мамадыш районының Керәшен Пакшины авылында яшиләр25500
-
22 май 2022 - 07:24Керәшен авылларының этимологиясе Кама аръягының көньяк-көнчыгышында урнашкан керәшен авыллары исемнәренең килеп чыгышы23300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика