Алинә Заһитова дөнья чемпионатында ирекле программада өч тапкыр егылды
Алинә бөтен планетаны үзенә гашыйк итте, карагыз, бөтен көчегезне аңа бирегез, дигән иде комментатор Татьяна Тарасова Алинә бии башлаганда. Миланда уза торган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында Алинә Заһитова ирекле программада өч тапкыр егылды һәм гомуми зачетта бишенче урында калды. Алтын медальне Канада спортчысы Кэйтлин Осмонд яулады. Алинә ахырдан икенче...
Алинә бөтен планетаны үзенә гашыйк итте, карагыз, бөтен көчегезне аңа бирегез, дигән иде комментатор Татьяна Тарасова Алинә бии башлаганда.
Миланда уза торган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында Алинә Заһитова ирекле программада өч тапкыр егылды һәм гомуми зачетта бишенче урында калды.
Алтын медальне Канада спортчысы Кэйтлин Осмонд яулады.
Алинә ахырдан икенче булып, "Дон Кихот" музыкасына чыгыш ясады. Аны тамашачылар алкышлап каршы алды. "Алинә бөтен планетаны үзенә гашыйк итте, карагыз, бөтен көчегезне аңа бирегез", дигән иде комментатор Татьяна Тарасова, бию башлаганда. Алинә Заһитова өч тапкыр егылды. Ахырда ул елап җибәрде.
Алинә Заһитованың көндәше, Каролина Костнер тугыз тапкыр Италия чемпионы, 2014 елда Олимпиадада бронза медаль яулаган танылган спортчы. Татьяна Тарасова исә безнең Алинәгә 1 яшь булганда, Каролина инде чемпион булган, дип искә алды. Каролинаны да тамашачы алкышлап каршылады. Ул чыгыш ясаганда Татьяна Тарасова соклануын яшермәде. "Каролина педъесталда була, тик беренче урында түгел", - дип әйтеп куйды. Шунысы игътибарга лаек, Каролина Костнер танылган тренер Алексей Мишин белән шөгыльләнә. Бүген Каролина дүртенче урында калды.
"Татар-информ" Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип хәбәр иткән иде.
15 яшьлек Алинә Заһитова олылар катнаша торган ярышларда беренче сезонын чыгыш ясый. Әлегә ул барлык чыгышларында призлы урыннар алды. Алинә февральдә Пхенчанда Олимпиадада алтын медаль яулап, бар дөньяны таң калдырган иде.
Ике тапкыр Дөнья чемпионы, Олимпиадада ике көмеш медаль алган Евгения Медведева имгәнү сәбәпле, ярышларда катнашмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев