Туганайлар

"Әбием сөлгеләре белән өемне бизим"

Бер яктан, шәһәрнең үсүе – яхшы, димәк, кешеләр өчен яңа йортлар салына, эш урыннары булдырыла. Икенче яктан – аяныч, чөнки һәр шәһәр «астында» дистәләгән авыл «җирләнә». Менә Түбән Кама да төзелә башлагач, Актүбә, Чәбия авыллары юкка чыкты. Хәер, ул авыллар исемнәрен урамнар йөртә, ә менә Аланнан берни калмады.

«Кулыма алгач, рәхәт була»

Шәһәр тирәсендә Мартыш дигән керәшен авылы барлыгын белә идегезме? Анысын «ТАНЕКО» предприятиесе складлары «йотты».

Светлана Габитова исемле укытучы белән бер мәктәптә – 13 нче гимназия-интернатта эшлибез. Исеме рус булса да, татарча ярыйсы гына сөйләшүе белән игътибарымны җәлеп итте. Баксаң, үзе керәшен икән. Әнисе нәкъ менә шул Мартыш авылында туган.

Авыл Түбән Кама янында, Иштирәккә якындарак урнашса да, нишләптер, Тукай районына кергән. Кайчандыр 108 йорт булса, соңыннан нибары өч өй калган. Кемдер бәхет эзләп, шәһәргә үзе китеп барган, ә кемнеңдер электр утын, газын, суын өзеп, йортларын калдырып китәргә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта НТР хәбәрчеләре сюжет та төшергән иде.

– Мартыштан зират кына калды. Балалар, әни белән шунда барып кайтабыз ин-де. Әбидән әнигә бирнәгә әзерләгән чиккән сөлгеләре калган, алар белән бакчадагы өебезне бизәп куйдым. Әле тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәсе, чабата да бар. Шуларны кулыма алгач, рәхәт булып китә, – ди Светлана Габитова.

Соң булса да, хыялы тормышка ашкан

Әтисе Геннадий да җирле керәшеннәрдән: Түбән Кама районының Кармалы авы-лында туган. Узган гасырның 70 нче елларында әти-әнисе белән Түбән Камага күченеп төпләнә. Гомере буе «КСП» предприятиесендә машина йөртүче булып хезмәт куя.

– Ионовлар нәселен (әтинең фамилиясе шулай иде) алып гәүдә буенча танып була иде. Әтием бала чактан Питрауларда көрәшкән, еш кына батыр да калды, бүләк иткән сөлгеләрне өйгә алып кайтты. Әлбәттә, аның шундый зур һәм көчле булуы белән горурландым. Тезен җәрәхәтләп, операция дә ясатырга туры килде. Аннары да тик утырмады, үзен аркан тартышуда, кул көрәштерүдә сынады – читтән генә күзәтергә теләмәде, – дип көрсенеп куя Светлана.

Әти кеше уллары туу турында хыялланган. Ике кыз тугач, бәлки онык малай булыр, дип өметләнгән. Тик беренче булып Изольда туган. Бабай хыялы тормышка ашкан-ашуын: икенче булып Радмир туа, тик Геннадий Иванович үзе моны күрми калган – 2010 елның 29 ноябрендә 49 яшендә кинәт ва-фат була ул. Радмир бабасын күрмәсә дә, ярата, әбисеннән аның турында сөйләвен үтенә. Өстәвенә, Ионовлар нә-селенә тартым – шундый ук алып гәүдәле, ләкин бабасы кебек көрәшче түгел, ә хоккейчы икән үзе.

Онытмыйлар

Светлана Габитова гимназиядә рәсем дәресеннән укыта. Нәселләрендә укы-тучылар булмаса да, рәсем ясаучылар бар икән.

– Беренче белемем буенча мин – дизайнер. Казанда укыдым, шунда тормышка чыктым, аннары Түбән Камага күчендек. Вакытылыча мәк-тәпкә урнашкан идем – шунда калдым. Балалар белән аралашу, белем бирү ошый. Әтиемнең дә рәсем ясауга сәләте бар иде. Туй альбомы булсынмы, балаларыныкымы, хәрби хезмәт еллары турындагысымы, барысы да бизәлеп, матурлап, зәвык белән ясалган. Кайчак «Әти рәссамга укыса, нинди бөек кеше булыр иде!» дип уйлап куям, – ди Светлана.

Әтисе шулай ук агачка уеп бизәкләр төшергән, балта остасы булган, пычак сапларын ясаган, гомумән, Ионовлар нәселе балта остасы, эш сөюче кешеләр буларак дан тоткан. Светлананың бабасы исә гомере буе төзелештә хезмәт куйган. Лә-кин ул да иртә китеп барган: 63 яшендә эштән кайтып эскәмиягә утырган һәм...

Светлананың әнисе «КСП»да гомере буе кранчы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Хезмәттәшем кияүгә татар кешесенә чыкса да, ире ягы бәйрәмнәрен, үз йолаларын да онытмый. Пасхада йомырка буйыйлар, кулич пешерәләр. Балаларына (гаиләдә кечкенә Мәрьям дә үсеп килә) бабалары турында сөйли.

Лилия Заһретдинова, "Туган як"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: