Туганайлар

Баграж түтиләре сөйләсә сөйли инде

Зәй районының Урта Баграж түтиләре кич утырганда яшьлек елларын искә төшереп кызык хәлләр сөйләп утырдылар

Элек тормыш авыр булса да, кешенең күңеле көр булган. сагынып сөйләрлек уйландырырлык та, шаян хәлләре дә җитәрлек. Игътибарыгызга 60ны узган Баграж түтиләренең үзара әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
Людмила Фролова: 
 – Исегездәме,  Пионерлар көнен ничек билгеләп үтә идек? Иии, менеп китә идек авылның матур урман ягындагы камышлы аланына. Ике рәткә төзелеп, барабаннар кагып, җырлап барабыз, кулда – сумка, анда пешкән күкәй, ипи, сало, шешә белән чәй салынган. Табигать кочагында дөньябызны  онытып күңелле уеннар уйныйбыз, ярышлар оештырабыз. Соңыннан җиргә төзелешеп утырып, алып килгән ашамлыкларыбызны ашыйбыз. Еланнар очратып курыккан чаклар да була иде. 
Федора Краснова:
 –  Өйдән алган ризыкларыбызны ничек алып барганыгызны хәтерлисезме? Мин көтүче сумкасы белән алып бара идем. Малайларның аркага асып йөри торган кара төстәге, озынча мәктәп портфелен шулай ди торган идек. Белмим, кемнән калган булгандыр ул миңа.
Татьяна Моисеева:
 – Болон сумка, сеткалар да чыкты ул заманнарда...
Людмила Фролова:
 – Ә мине пионерга алмаган иделәр. Бу күңелсез вакыйга истән һаман да чыкмый. Мәктәптә җыелыш вакытында директорның “Кемнең нинди җазыклары бар, пионерга керер алдыннан  барысын да сөйләгез” дигәнен ишеткәч, укучылар арасыннан бер кыз чыкты да: “Фролова Людмила күкәй җыйды, безгә дә керде. “Иисус Христос терелеп торган” дип тә әйтте”, – диде. Шуның өчен, кертмәделәр дә инде. Бу көн минем йөрәгемә уелып калган. Олыгаеп беткәч, шушы кызны очратып сөйләдем бу хакта, ул бөтенләй хәтерләми дә.
Федора Краснова:
 – Олы көнне көтеп ала идек шул элек тә.  Күкәй җыя-җыя Симон бабайларга кадәр барып җитә идек. Аларның өстәлләрендә һәрвакыт зур табак белән күкәй тора иде. Ничек сине алмадылар икән пионерга, укытучыларның үзләренә дә керә идек лә ...
Людмила Фролова:
 – “Камал ул яктан әйбәт кеше, керәшен бәйрәмнәрен дә, татар бәйрәмнәрен дә үз итә иде, халыкка хөрмәт белән карый иде”, –  дип сөйлиләр иде олылар. Урыс апа алдыртмады мине  – Елизавета Гавриловна.
 Сөйлисе сүз бетми инде дигәндәй. Тагын бер кызыклы хәл искә төште бит әле. Су буенда әрәмәлектә дуңгызлар көтәбез, казлар саклыйбыз. Таллар арасында өйләр ясыйбыз. Ә кышын шушы урынга  боз шуарга йөрибез. Бервакыт шуып йөргәндә, Гөргөри дәдәй килеп чыкты безнең яныбызга. Кулына капчык тоткан. Боз ватып капчыкка тутыра башлады. Барыбыз да аптырашта калдык. Нишләтә икән ул бозны?. Үзеннән сораган идек: “Балалар, мин кәбестә тозларга җыенам, өйдә боз юк, шуңа монда төштем”,   – диде ул. Кәбестәне боз белән тозлыйлар икән дип, шаккатып тыңлап тордык. Өйгә кайткач, папа белән мама чәй эчеп утыра, мин ниләр уйнаганны, ничек мәтәлеп шуып йөргәнне һәм Гөргөри дәдәйнең кәбестә тозларга боз алырга килгәнен дә аларга сөйләдем. Алар көлешеп куйдылар да, папа “Гөргөринең кәбестәсе тозлангандыр”, дип чыгып китте. Мин аны еллар үткәч кенә аңладым, боз кәбестә тозларга түгел, ә көмешкә куарга кирәк булган икән.
Татьяна Моисеева:
 – Яшьлек үтә, истә калганнары да, онытылганнары да җитәрлек инде бу хәлләрнең. Беркөн шулай оныгым Маша сорый: “Можно я пойду в бал бесен, а?”. Русчасын әйләндереп карыйм үзебезчәгә, “Җеннәр балына диме?! Егылып китә яздым. Кая соң ул, мин әйтәм. “Урманда”, ди бу. “Кая эләккән бу бала, кемнәр белән йөри”,  дигән  куркыныч уйлар үтте башымнан. “Без анда коенабыз, уйныйбыз”, дигәч кенә әзрәк аңга килдем. “В бесен бал” дигәне, “балык бөясе” сулыгы  булып чыкты бит.  

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: