Туганайлар

Арумысез, йолалар? Кеше хәзер ни өчен җола кушканча яшәми?

Мамадыш районы мәдәният йортында “Җаңгырасын безнең җырулар” дип аталган йолалар фестивале узды. Фестивальдә керәшеннәрнең борынгы матур йолаларын һәм түгәрәк уеннарын сәхнәләштерделәр

Мамадыш районында барлыгы 12 керәшен фольклор ансамбле бар. Шуларның икесе – Дүсмәт авылыннан “Тәңкәләр” һәм Мамадыштан “Карендәшләр” ансамбльләре – балаларныкы. Араларында Мамадыштан “Урагай” һәм Дүсмәттән “Җиңгәчәйләр” кебек танылган халык фольклор ансамбльләре дә, шулай ук, Комазан башы авылыннан күптән түгел генә яңарыш кичереп, оешып киткән “Карендәшләр” дә бар иде. Аларның барысы да халкыбызның онытыла барган йолаларын барлап, тамашачыга күрсәтте. Халкыбызның бай мәдәни мирасы, фольклоры, халык авыз иҗаты тагын бер тапкыр соклану хисләре уятты.

Йолалар – яшәү рәвеше

Милли бәйрәмнәрне белеп һәм семья йолаларын үтәп яшәүчеләр елдан-ел азая бара. Замана шаукымы һәм мәшәкатьләр, бераз йөгәнләмәсәң, рухи кыйммәтләрне таптап китәргә дә күп сорамый. Игьтибар итсәгез, “әүвәлгеләр болай иткән, җоласы шулай булган аның”, – дип хәзер инде үткән заманда сөйләшәбез. Ә элек ул йолалар барысы да кешенең яшәү рәвеше булган, берсе дә ясалма рәвештә уйлап табылмаган. Көндәлек тормышның аерылгысыз мөһим бер өлеше буларак, йолалар кешегә авыр вакытында рухи яктан күтәренкелек биргән, ышаныч өстәгән.

“Җөзек салу” йоласы моңа ачык бер мисал. Аңа безнең әби-бабайлар уен гына дип карамаганнар. Хатын-кызлар йөзекләрен чиләккә күңелләрен борчыган сорауларга һәм икеләнгән мәсьәләләренә җавап табу, төш юрау, теләк итү өчен дә салганнар. Яхшы хәбәр чыкса, әлбәттә, куанышканнар, рухи терәк тапканнар. Юкка гына “җылы сүз – җан азыгы”, димиләрдер. Фестивальдә бу йоланы Җөри авылыннан “Көмеш тәңкә” ансамбле күрсәтте. Йөзек саласы суны дөрес итеп алып кайту серләрен дә сөйләде алар.  Чиләкне сәгать уңаена чайкап су алу, сөйләшмичә, чәнти бармак белән аны күтәреп кайту кебек ырымнарда да тәрбия алымнары чалына. Эшне уңае белән башкарып, кычкырышмыйча, тыныч кына кайту да суга тылсым өсти, дигән ышану булган.

Җөри авылының "Көмеш тәңкә" ансамбле 

Кечене – кече, олыны олы итү, ата- анага, тирә-яктагыларга хөрмәт, ярату тәрбияләү, кешелеклелек сыйфатлары булдыру – барысы да йолаларның асылы. Берсут һәм Албай авылларыннан “Кәсилә” белән “Албай”  ансамбльләренең  – “Кыз ярәшү”е, Колышчыдан “Покрау” ансамбле күрсәткән “Бәби ашы” йолалары да шул турыда сөйли. Бәби ашы, этнографлар фикеренчә, кешенең беренче туе. Икенчесе – гаилә коруы, өченчесе – мәңгелек дөньяга күчүе. Белгәнебезчә, элек балалар күп туган, берсе дә артык булмаган. Туган-тумачалар, дуслар барысына да бәби ашы белән килгәннәр. Бу – балага саулык, озын гомер теләү һәм яңа гына бәбидән“котылган” анага бераз булышып китү йөзеннән дә эшләнелгән. Колышчылар фестиваль сәхнәсенә бәби ашына дип пешергән түгәрәк ипи күтәреп чыктылар. Квас та ясаганнар. Чәйләп алганнан соң, яшь әнигә бәрәңге утыртышып та киттеләр... 

Кешенең иң зур байлыгы – гаилә, аның учагын ир белән хатын икесе бергә сакларга тиеш икәнлеген “Кыз ярәшү” йоласында күрергә була. Бу турыда өлкәннәр балаларына кара-каршы җырыулар әйтеп аңлата. Элек керәшен туе операны хәтерләтә һәм ул 3 көн бара иде, дип сөйлиләр. Һәм бу күңел ачу, җыр-бию белән бергә яшьләргә үгет бирү тантанасы да булган.

Мин үстердем улымны,

Син үстердең кызыңны.

Гомерләргә бергә булыйк,

Бир, кодагый, кулыңны..., – дигән җыр сүзләре ике гаиләнең дә кулга-кул тотынышып, тату яшәп, балаларына үрнәк һәм терәк булуларын аңлата. Хәзерге туйларда тамадалар “Яратам, бетте-китте”,  дип кенә такмаклый...

Мамадыштан “Урагай” ансамбле сәхнәләштергән “Кияү мунчасы” йоласын беренче тапкыр күрүем иде. Матур юмор белән үрелеп барган бу тамаша да керәшеннең туй йолаларыннан берсе, дияргә була. Кияү белән киленне кызык итеп, сынап карау өчен дә оештырылгандыр.

Түгәрәк уеннарны ТикТок алыштырдымы?

“Элек кеше ач, ләкин шат күңелле булды”, – дия иде минем әби. Аның сүзен дәвам итеп, ә хәзер – тук һәм усал, диясе килә. “Без уйнаганда клубта тузаннар күтәрелә, җәен капка төпләрендә үлән үсми иде”, – дип, әбием кичке түгәрәк уеннарны искә алып сөйли иде.

Ул түгәрәк уеннарны безнең буын әбиләрнең  “менә яшь чакта шулай уйный идек” дип сагынып сөйләве аша гына белә. Комазан башы авылыннан “Карендәшләр” ансамбленең “Түгәрәк уен”ы да таң әтәчләре кычкырганчы барды. “Чабаталы”га да бастылар, капкалы да уйнадылар, авыл көйләрен дә суздылар. Шәдче төбәгеннән “Туганайлар” ансамбле дә матур җырлы-биюле уен күрсәтте.

Дүсмәттән “Тәңкәләр” ансамбле балалары безнең күз алдында үсте. Кечкенәдән үҗәт булдылар – берничә ел рәттән катнашып, тәҗрибә туплый-туплый, 2017 елда “Туым жондызы” фестиваленең Гран-при бүләген дә алдылар. Хәзер инде сәхнәдә үзләрен чын хуҗаларча тоталар. Кичке уенда малайларның тавышлары тагын да көррәк чыга, ә кызлар – чын йолдызлар!

Мамадыштан “Карендәшләр” балалар ансамбле “Әбиемдә кунакта” дигән күренеш белән чыгыш ясады. Шул тамашадагыча, мәдәни мирасыбызны саклый торган буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Яшьләр болар белән кызыксынсын, ә өлкәннәр бар белгәннәрен өйрәтеп калдырсыннар. “Карендәшләр” ансамбле балалары да өметле, иҗади уңышлар телик үзләренә.

Керәшендә православ бәйрәмнәр мәҗүсилек белән тыгыз бәйләнештә. Шуның өчен аларны бик үзенчәлекле  итеп, төрле ырымнар, ышанулар белән бәйрәм итәбез. Владимир авылыннан “Талир тәңкә” ансамбле “Олы көн” бәйрәмен күрсәткәндә “лагун яндыру” йоласына да тукталды. Иисус Христосның яңадан терелеп торуын якты вакыйга дип, бу авылда тау башында электән үк Олы көнгә каршы төндә зур учак якканнар. “Борынгы бабаларыбыз ат арбасы тәгәрмәчләре, дегет лагуны, ягъни дегет мичкәсе яга торган булган. Бүгенге көндә дә авылда бу йола саклана”, – дип сөйләделәр.

Дүсмәттән “Җиңгәчәйләр” ансамбленә йөрүчеләр, бәйрәм көн итеп, авылдашлары Марҗыйда Покрау утырмасына җыелды. Уен-көлке сөйли-сөйли, Покрау сынамышларын искә алып, җиңгәчәйләр кул эшләрен эшләделәр. Тукмак та тәгәрәттеләр, йолдыз да “санадылар”.

Дүсмәт авылыннан "Җиңгәчәйләр" ансамбле 

Алда әйтелгән “усал” дигән сүзем, кеше бер-берсеннән читләште, өйләренә бикләнде диюем. Өйдә берүзең телефоннан башкалар күңел ачканны (яки замана балалары чире булган ТикТок видеоларын) карап утырып, чыннан да, ялгызлык һәм агрессия хисләре кичерергә буладыр. Виртуаль дөньяга чумып, нәрсәдер артыннан куып, яшәргә дә онытабыз, ахры.

Алда әле эшләр күп

Фестиваль сәхнәсенә Җөри авылында узачак республикакүләм “Кряшен чибяре” конкурсында катнашырга уйлаучы 3 чибәр мамадышлы чыгып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Болар – Албай авылы кызы Оксана Фёдорова, Владимирдан Елена Кириллова, Шәдче Башы авылыннан Алена Евдокимова. Фестивальгә Менделеевск районының Сәйтәк авылы фольклор ансамбле солистлары да килгән иде. Алар “Кряшен чибяре” конкурсында көч сынашачак кызлары Ксюша Александрованы тәкъдим иттеләр. Сүз уңаеннан, “Кряшен чибяре” конкурсына һәрбер район да шулай әзерләнсен иде дигән теләгемне дә җиткерәм.

Керәшен, башкаларга караганда, үзенең мәдәни мирасын яхшырак саклап калган һәм бүген дә актив сакларга тырыша, дигән сүзләр еш ишетелә. Ләкин иркен суларга әле иртәрәк. Эзләп табасы, халыкка күрсәтәсе, киләсе буынга тапшырасы йолаларыбыз, җырыуларыбыз әле бик күп. Ансамбльләр фольклорны һәм халык авыз иҗатын фонограммалар белән түгел, ә чын итеп – гармунда уйнап күрсәтсеннәр иде.

Үзләренең авыл җырыуларын барлап, яңартсыннар иде. Фестивальдә чыгыш ясаган ансамбльләргә, кызларга Дипломнар һәм акчалата премия тапшырылды. Оештыручылар “Җаңгырасын безнең җырулар” фестиваленең гомере озын булачагына ышаналар. Мамадышлылар аны киләчәктә республикакүләм фестиваль итеп оешырырга планлаштыралар.

Замана технологияләре никадәр алга китсә дә, кеше бер-берсе белән гади, җылы мөнәсәбәткә, аралашуга һәм яратуга мохтаҗ. Кеше башка җан ияләреннән хисләр кичерә алуы белән аерылып тора. Рухи кыйммәтләрне югалтып, каты бәгырьлегә әверелмик, карендәшләр!

Юлия ГУБИНА.

Фестивальдән фоторепортаж карагыз

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: