Бәйрәмегез матур үтсен, Нослалылар!

Керәшеннәр республикабызда гына түгел, җир шарының теләсә кайсы почмагына таралган. Мари Эл республикасы Мари-Төрек районы Носла авылында да керәшеннәр яши икән.
Беркөнне Интернет челтәрендә Дружин авылында завклуб булып эшләгән Светлана Иванованың Питрау бәйрәменә әзерләнүләре турындагы язуын күреп, аның белән элемтәгә кердек. Сигез йортлык Носла авылында быел беренче тапкыр Питрау бәйрәме уздырырга җыеналар икән. Бу - авыл халкының теләге. "Питрауны читкә барып караганчы, үзебездә үткәрик", - дип тәкъдим ясаган алар.
Кызганыч, башка авыллардагы кебек, Нослада да колхозлар таралган, эш юк. Шуңа яшьләрнең дә күбесе шәһәргә китеп барган. Светлана әйтүенчә, соңгы елларда яшьләр авылга тартыла башлаган. Кайсы сыер, кемдер кәҗә, сарык асрый икән.
Светлана Иванова Дружин авылы клубында "Тулган ай" керәшен фольклор ансамбле оештырган. Күрше-тирә авыл яшьләреннән торган ансамбльдә ике генә керәшен кызы, калганнары - татарлар икән. Ансамбль белән районда үткәрелгән концерт, бәйрәмнәрдә актив катнашалар, мәдәният йортында да авыл кешеләре өчен төрле чаралар үткәрелә икән. Атна саен җомга көнне мәдәният йортында балалар өчен Светлана оештырган бию түгәрәгенә күпләр яратып йөри. 2015 елда уздырылган республика конкурсында Дружин авылы клубы "Иң яхшы авыл мәдәният йорты" дип табыла һәм 100 мең сумлык грант ота. Шул акчага ансамбль өчен милли костюмнар тектерәләр. "Ансамбль тотарга авыр, уен кораллары юк, гөсләләрне кешеләрдән алып торып уйныйбыз", - ди завклуб.
Мари-Төрек районында бердәнбер керәшен авылы булган Нослада туып, 2010 елдан бирле Дружинда завклуб булып эшләүче Светлана Иванова туган авылында дүрт ел рәттән Сабантуй бәйрәме оештырган инде. Бәйрәм чыгымнарын авыл кешеләре күтәрә икән. Соңгы өч елда матди яктан ярдәм булмагач, Сабантуй да уздырылмаган. Ә быел, җәйнең кыл уртасында, табигатьнең матур вакытында уза торган Питрауны үткәрү өчен янып йөри икән Света. "Бәйрәмне афишировать итмичә, авыл эчендә кечкенә генә итеп уздырырга уйлыйбыз", - ди ул. Бәйрәмегез матур үтсен, Нослалылар!
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 10:54Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште21500
-
27 июнь 2022 - 10:44Заместитель Чистопольского отделения ООК РТ, помощник главы Чистопольского района Алексей Ефимов в составе делегации посетил Наро-Фоминск Прошедшая встреча уже стала доброй традицией взаимодействия между Наро-Фоминском и администрацией Чистополя11100
-
27 июнь 2022 - 09:53Сәвәләйлеләр боламык белән сыйланды Зәй районының Сәвәләй авылында, Тройсынның икенче атнасыннан соң, Боламык бәйрәме үтте7900
-
27 июнь 2022 - 09:53Хезмәт хакын индексацияләү Коммерциягә нигезләнгән оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш5200
-
27 июнь 2022 - 09:23Музей Героя Советского Союза Петра Гаврилова посетила делегация из Министерства земельных и имущественных отношений Для делегации провели экскурсию5700
-
27 июнь 2022 - 09:10Будущее за молодыми: путь к творчеству Айдара Маннапова Айдар Маннапов впервые поднялся на сцену в 6 лет. На празднике в честь 8 Марта он прочел стихотворение о маме и на всю жизнь запомнил этот момент. Потому что испытал новое для себя ощущение радости и удовольствия от публичного выступления7200
-
27 июнь 2022 - 09:08Где родился, там и пригодился: истинный труженик села Александр Зарубин Очень часто, встречаясь с людьми, мы непременно интересуемся тем, чем именно они занимаются в жизни, какие есть у них увлечения. Особо это касается юбиляров, достигших определенного возраста. Александру Ивановичу Зарубину – трактористу ООО «Строитель» - на днях исполнилось 60 лет. Для мужчины это важный рубеж, когда можно подвести определённые итоги6000
-
27 июнь 2022 - 09:03Татарстанда боз явуы ихтимал Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә8600
-
27 июнь 2022 - 08:57В селе Мунайка состоялась сдача ГТО В сдаче норм ГТО мог принять участие любой желающий5400
-
27 июнь 2022 - 08:45Аягы белән булмаса да, күңеле белән атлап йөри Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында туып-үскән Мария Логинова иҗаты6100
-
27 июнь 2022 - 08:21Сихәтле үлән чәе Үлән чәе бүген популяр. Бу сәламәт яшәү рәвешенең бер продукты. Мондый эчемлек тәмле һәм хуш исле генә түгел, шифалы да.4800
-
26 июнь 2022 - 07:38Колорадо коңгызы нәрсәдән курка? Киңәшләрне истә тотсагыз, химик чаралар куллану да кирәкмәс13800
-
26 июнь 2022 - 06:47Чит җирләрдә шунсы читен: Сагындыра илләрне Актүбә авылында туып-үсеп, авылда хат ташучы булып эшләгән, гомере Түбән Кама шәһәрендә үз авылын сагынып үткән Ольга түти Шадрина (күптән түгел чын дөнҗага күчте) истәлекләреннән12501
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 июнь 2022 - 11:57"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото“Кряшен чибяре – 2022” титулы иясен билгеләү 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында булачак23501
-
24 июнь 2022 - 14:39Кач кылуның нинди куаты бар? Тәрбия, бәхет һәм ышану Ходайга җараулы булып яшәүдән башлана28000
-
24 июнь 2022 - 10:09Михаил Тукранов: Юрий Шатунов Чаллыда концерт куеп, кызларның хушын алган иде, үксеп-елап беттеләр 1989 елны Юрий Шатунов Чаллыда концерт биргән, шунда аңа КамАЗ машинасы бүләк иткәннәр27101
-
25 июнь 2022 - 06:55Пәрештәнең кешегә юл күрсәтүе турында Изге кенәгәдә язылган юллар "һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр" дигән сүзләрне онытмагыз25100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика