Туганайлар

Яшьлегем көндәлеге

1959 елда Мамадыш районының Владимир авылында туган Ольга Гыйльметдинованың (Чемкина) бала, үсмер чагы ТАССР заманында узган. Карендәшебезнең моннан 47 ел элек язылган көндәлекләрендә шул заманның рухы чагыла

Мин 1968 елдан 1973 елга кадәр пионер сафларында булдым. Безнең өчен пионер булу зур горурлык һәм җаваплылык иде. Иң истә калган хәтирә: 1973 елда безнең класс социалистик ярышта икенче урынны алган өчен Казанга экскурсия белән бүләкләнгән иде. Казанда зоопаркта, музейда булдык, Кремльне һәм Муса Җәлил һәйкәлен карадык. Без Г. Бәшировның “Намус”, Г. Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше”, “Газинур” романнарын укып, “Зоя Космодемьянская” фильмнарын карап, чын патриотлар итеп тәрбияләнгән буын. Герой пионерлар Валя Котик, Лёня Голиков, Марат Казейлар безнең өчен идеал иде. Һәр космонавтның, аларның гаилә фотоларын җыя, биографияләрен белә идек. Безне укытучыларыбыз “Сезнең төп эшегез – уку”, дип гел искәртеп тордылар. Шул елларда инде бөтен эшкә җаваплы карау, гадел, туры сүзле булу сыйфатлары тәрбияләнгәндер, алар бүгенгә кадәр сакланган. Кызганыч, бүгенге көндә балаларны берләштереп, ватанны яратучылар итеп тәрбияләүче оешма юк.

Быел ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Баксаң, шул тарихның ярты гасырга якынын безнең буын үткән икән. Көндәлегемдәге язмалар аша, бәлки, кемдер үзенең яшь чакларын искә төшерер. Урман, бәрәңге, чүпрәк, кәгазь, тимер, көл, каен бөресе, кычыткан, имән чикләвеге җыю... Нәрсә генә юк иде. Кайчан гына укыдык икән без? Сез хәтерлисезме, тагын ниләр эшли иде мәктәп балалары? Яшьләр, бәлки, ышанмаслар да. Ничек бар, шулай.

09.05.1973

Бүген 9 Май – Җиңү көне, ягъни фашист илбасарларын җиңүгә 28 ел тулган көн. Ләкин бәйрәм булса да, күңел күтәренке түгел. Чөнки теге Никуннар эте янына кергән төлке котырган булган. Никуннарның этен, үлгәч, алып киттеләр. Берничә машина белән килеп, өйләрен дезинфекцияләделәр.

Кичә алгебра дәресеннән сорап кайтып киттем, бакча сукалагач, тырмаларга кеше җитми иде. Бакчаны сәгать 4 кә бетердек. Аннан соң 5 көянтә су китердем. Акча бирәләр, дигәч, акча алырга төштем, кулга 74 сум сум тиде. (Әти белән әнинең икесенә бергә була инде бу). Анный да өйдә булмагач, кайтып, китап укырга утырдым. “Мәңгелек кеше”не укып чыктым. Бик ошаттым, бу әсәрдән үзеңә күп гыйбрәт алырга була, кешеләрнең шулкадәр чыдамлылыгына, түземлелегенә исем китте.

14.05.1973

Кичә иртән һәм көндез көн шундый матур иде: җылы, аяз, җилсез. Ә төштән соң көчле җил исә башлады һәм болытлар алып килде. Без иртәдән кичкә кадәр бәрәңге, кич белән суган утырттык. Бик арыганлыктан тау башына менмәдем. Бүген бакча тагын утыртылып бетмәде, яңгыр яуды. Бу арада бик кайгырып йөрим әле: минем йөкләмәләр 300 процентка гына үтәлгән, ә башкаларның 600 процент тирәсе. Соңгы көннәрдә дәресләр бик күп калдырыла, өлгереш түбән, уку елы ахырында күпләргә еларга туры килмәсә ярар иде.

17.05.1973

Бу арада эшләр бик күп булды. Менә 2 көн инде рәттән тимер җыябыз. Мин язып торам. Кичә дә, бүген дә сәгать 3нче яртыдан 6га кадәр мәктәптә идем. Тимерем 53 килограмм булды. Шунысы аяныч: 6 нчы класслар беренче урында булырга тиеш, минем исәпләү буенча. Инде икенче урыннан калмасак шунда. Бу арада яңгырлар булганнан соң, бүген көн бик җылы, матур, аяз. Мин кайтканчы бакчаны утыртып бетергәннәр иде.

24.06.1973

Бүген Татариянең бик күп урыннарында Сабан туе бәйрәме бара. Ләкин бездә корылык сәбәпле, райком Сабан туен үткәрмәскә кушкан. Бу бик тә күңелсез хәл булды. Мин быел печәнгә чыктым. Иртән иртүк чыгып китәсең, кич кайтып керәсең.

04.07.1973

1 июль көнне “процент” печәне алып кайттык. Шул көнне тузанны гына басарлык яңгыр яуды. Кич белән яшьләр яулык җыйдылар, көрәш булды. Ә клубта шулкадәр матур вечер ясадылар. Кич көрәш вакытында начальство менеп, яулыкларны алып төшеп китәргә теләгән. Авыл халкы яулыкларны ничек булса да алып калганнар. Шул яулыклар өчен 2 июль көнне “көрәштеләр”.

21.10.1973

Без иртәгә башлангыч оешмада комсомолга керергә тиешбез. Билгеле, бик дулкынландыра. Комиссия алдында оятка калмасак кына ярар иде. Аларның нинди сорау бирәчәкләрен кем белә? Октябрь бәйрәмендә малайларга открыткалар бирергә булдык. Кич белән мәктәпкә пьеса өйрәнергә бардык.

22.10.1973

22 октябрь. Бу көн минем тормышымда иң истәлекле көннәрнең берсе булачак. Бүген без комсомолга кабул ителдек. Мин үзем яхшы җавап бирсәм дә, иптәшләр өчен бик уңайсызланып утырдым. Ни укудан, ни бу яктан, ни теге яктан юк инде. Нишләргә дә белгән юк.
Вакыт соң, “КамАЗ – удар төзелеш” дигән темага сочинение язасым бар.

14.04.1974

Бүген Пасха бәйрәме. Анныйлар кунак җыялар, кич белән әниләр шунда китәләр инде. Кичә көн өйләр җыештырып, урамдагы йомычкаларны җыеп үтте. Кич аш пешердем, аннары йомыркалар буядык. Капка төбенә чыгып, кичке тынлыкны тыңлап тордым. Бүген бер төркем урманнан төшеп килә иде. Күңел ачарга менгәннәрдер инде. Кемнәр булды икән?

01.05.1974

29 апрель тәнәфестә, линейка алдында безгә комсомол билетлары тапшырдылар. Нинди зур шатлык! Райкомол члены Хәбибрахманов дигән кеше килгән иде. Ул миңа: “Ольга, билет алуың белән котлыйм, алга таба да пионер һәм комсомол эшләре вожагы булырсың, дип ышанам”, - диде. Дулкынландыргыч минутлар иде бу. Билетлар тапшырылып беткәч, мин җавап сүзе белән чыктым: “Комсомол исеменә тап төшермәбез!”, - дидем.

11.05.1975

Быел яз мин беренче мәртәбә солдат озату кичәсенә бардым. Алексей Маловны озату кичәсе иде ул. Ә 9 май көнне Гриш Юзеевны озаттык. Ул бигрәк тә истәлекле көнне китте. Бөек Җиңүгә нәкъ 30 ел тулган көн иде. Әйе, без шундый зур бөйрәмне бәйрәм иттек. Ул – гомер буена онытылмаячак кояшлы көн иде. Настя белән култыклашып тау башына кадәр бардык, кеше бик күп иде. Гришнең машинага утырганда борылып елмаюы әле дә күз алдымда.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: