Туганайлар

Тормышны яратып яшәде

Җәйләү авылында гомер иткән әтием истәлегенә багышлана

Әтием Попов Иван Александрович Тукай районының Җәйләу авылында туган. Балачагы тарихка кереп калган 1921 елгы коточкыч ачлык елларга туры килгән.

Алар гаиләсе колхозлар төзелә башлагач, беренчеләрдән булып, 1929 елда колхозга кергән.

Әтиемә 11 яшь вакытта әтисе Александр Кузьмич дөнья куя. Әти, 7 яшьлек Федор энесе һәм 3 яшьлек Анна сеңлесе, авыру әниләре һәм әбиләре белән калалар. Баш бала буларак, әтием матур итеп чабата үрергә өйрәнә. Белемен 6 класс белән чикләп, колхозда төрле эшләрдә: пар ат белән тырма тырмалауда, ашлык сугуда эшли.

16 яшендә басуда ашлык сукканда, чабата киндерәсе валга эләгеп, уралып, уң аягы сына. Көлтә ташый торган ат арбасында өйгә кайтарып, түр сәкегә салалар. Аннан соң 25 км юлны ат белән үтеп, Чаллы больницасына алып киләләр. Шул ук көнне, ягъни 1936 елның 28 январенда тездән югары аягын кисәләр.

Шул килеш тә күз яше чыгармаган әтием, шунда яткан бер малай "аксак саескан", дигәч кенә кешегә күрсәтмичә елаган. Култык таягы белән йөрергә өйрәнгәндә, аягы бар кеше кебек йөреп китәргә омтылып егылган чаклары да күп була аның.

1939 елда нарядларны эшкәртү өчен учетчик итеп колхозга эшкә алалар. Шул елдан башлап протез аякта йөри башлый, 2 ел саен протезга заказ бирергә, примеркага, аны алырга Казан шәһәренә күп мәртәбәләр барырга туры килә. 1941 елны Казаннан кайтуына басуда әнисенең үлү хәбәрен әйтәләр. Әнисенә 48 яшь була ул вакытта. Әнисен җирләргә кайтып өлгерә, энесе ул вакытта Бондюкта укуда кала. Шуннан соң 1 ай үткәч, 22 июньдә сугыш башлана. Бу шомлы хәбәрне колхоз идарәсендә үзе генә утырган чакта, телефоннан шалтыратып әйтәләр.

1942 елны энесе Федорны армияга озаталар. Ул Чаллыдан "Никитин" исемендәге пароходта китә. Әтием аны ачы күз яшьләре белән озатып кала. Шул ук елны әбисе Аксенья 73 яшендә вафат була.

Әтием хисап эшенә төшенү өстенә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Комсомол оешмасы секретаре була, фронтка җылы киемнәр җыеп озатуны оештыра. Үз өйләре тормаслык хәлгә килгәч, каршы яктагы бер буш өйгә чыгып яши башлыйлар. Ә 1944 елның 21 ноябрендә әнием Анастасиягә өйләнә. Әнием Югары Мәләкәс авылыныкы, бик сөйкемле, тыйнак, олы җанлы кеше иде. Ул Чаллыда тукыма фабрикасында эшләгән. Ятим булган, 1 яшендә әнисе, 12 яшендә әтисе үлеп, абыйларында үскән. Әнием белән бергә 6 яшьлек Венера да була. Ул аның апасының кызы (әнисе үлгән, әтисе сугышта югалган). Әти Венера апаны Мәләкәстән үзе барып ала.

Ул чорда тормыш бик авыр булган. Кәлҗәмә (өшегән бәрәңге), үлән ашап, ачлы-туклы яшәгәннәр. Иписез яшәгән вакытлары күп булган. Ашка да оннары булмаган. Ипи иң тәмле, иң кадерле ризык булган. Чәчү өчен ашлыкны станциядән, Чаллы элеваторыннан чабаталы хатын-кызлар, язгы сулар ерып, чаналарга төяп ташыганнар. Чөнки атлар сугышка озатылган. Ә колхозның күтәрәмәгә калган атларын хуҗалыкларга бүлеп биргәннәр. Үгезләр, сыерлар җигеп сөргәннәр, тырмалаганнар.

Авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешләре шундый аяныч хәлдә булуга карамастан, хөкүмәт йөкләмәләре дә булган. Елына 40 кг ит, сөт, йомырка, бәрәңге, йон, тире һәм акчалата налог, заем түләгәннәр. 40 кг итне түли алмагач, безнекеләрнең соңгы сыерларын алып чыгып китәләр. Шуннан кабат сыер булдыра алмаганнар да инде. Авылга фронттан күңелсез хәбәрләр килеп кенә торган. Авылда тол хатыннар, ятим балалар елдан-ел арткан.

Безнең гаиләдә беренче игезәкләр кыз белән малай 1945 елда туа. Әнием өзлегеп китә, бик озак урын өстеннән тора алмый, 3 ай 10 көн булгач, малае улә.

Мин — Александра 1949 елда туганмын. 1950 елдан әтием Борды авылы сельпосында кассир-счетовод булып, 4 км араны протез аягы белән йөреп эшли башлый. 1964-1998 нче елларда Райпотребсоюз карамагында өлкән бухгалтер булып эшләп, пенсиягә чыкты.

Әтиемнең рәсеме күп еллар Мактау тактасыннан төшмәде. Аның Мактау грамоталары да калын бер папка.

Мин инде ачлык күрмәгәнмен. Әтиемнең хезмәт хакы бик аз булса да, онлата җан башыннан паек булган.

Без — дүрт кыз, бер малай, алтынчыбыз — Венера апа исерек ата күрми, өйдә тавыш-гауга ишетми, кагылмый-сугылмый үстек. Әти белән әни үрнәк гаилә булып гомер иттеләр.

Әтиемнең эштән кайта торган Борды юлын күзәтеп, аның каршысына йөгереп бара идек. Буранда адашып, Бура-Киртәгә дә барып чыкканы булды.

Юл өзекләрендә күперсез калган чакларда су ерып, юлсыз вакытларда саз ерып йөрүләр бер дә җиңел булмагандыр.

Безнең тамагыбыз бар күге белән тук, өсләребез бөтен булды. Әнием кырдан эштән кайтып, аш пешеп чыкканчы, "Әни карын ачты-ы-ы" дип әнинең үзәген өзеп елап утырганыбызны да беләм. Аннан әни кайтуына үзебез пешерә башладык инде.

Бик күп тормыш кыенлыклары кичерсәләр дә әти белән әни дус яшәделәр.

Әниемнең: "Балалар, әтиегезнең исәнлеген теләгез, аның аркасында яшибез", дигән сүзләре гел истә тора. Тормышның авырлыгы күбрәк аның җилкәсенә төшсә дә, ул үзе турында уйламады, колхоз эшеннән калмый йөрде. Без йокыдан торганчы, урманнан җәен арба, кыш көне чана белән агач ташып, өйне җылыта иде. Үсеп җиткәч, үзебез дә кул арасына керә башладык. Өч җәй энем Николай белән керпеч сугып, мич чыгарганны хәтерлим.

Минем тормыш иптәшем, энем Николай һәм сеңелләремнең кияуләре булышлыгы белән бик яхшы өй дә салган иде. Әни генә шул өйдө куанып, шатланып яши алмады. Әтиема пенсиягә чыгарга 1 ел калгач, төнлә йокламаган чагында әнинең йөрәге туктам үлеп китте.

Әтигә өйләнергә киңәш бирдек, чөнки барыбыз да таралып беткән идек. Кешеләр аша таныштырып, Ольга әнигә өйләнде. Алар тату гына, бер-берсен аңлап, 21 ел яшәделәр.

Әтиебез пенсиядә булгач, өй эшләрендә бик булышты.

Без үскәндә дә, бәрәңге алганнарда ул пешекче булды, бик тәмле пешерә иде.

Безнең әти шигъри җанлы кеше иде. Чын куңелдән язган шигырьләре, мәкаләләре газета битләрендә басылды, рәсемнәре белән күргәзмәләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булды.

А.Маклакова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 март 2019 - 09:30
    Без имени
    Иван дэдэйне помним, бик эйбэт кеше иде, урыны ожмагта булсын.кызы Шура да бу якты доньядан китте, анын да урыннары ожмагта булсын