Туганайлар

Сугыш җиле кабат исмәсен

(Бу язмамны сугыш кырларында ятып калган егетләребезгә, тыл хезмәтчәннәренә, бер уч ашлык өчен төрмәгә утыртылып, нахакка рәнҗетелгән хатын-кызларыбыз истәлегенә багышлыйм) Ир-егетләр китте яу кырына, Карт-корылар калды көенеп. Ялгыз әниләрнең итәгендә Бала-чага калды өелеп. Дөнья тынды, уен-көлке бетте, Җитдиләнде үсмер балалар. Алар инде, олы кеше кебек, Көн дә иртән эшкә баралар....


(Бу язмамны сугыш кырларында ятып калган егетләребезгә, тыл хезмәтчәннәренә, бер уч ашлык өчен төрмәгә утыртылып, нахакка рәнҗетелгән хатын-кызларыбыз истәлегенә багышлыйм)

Ир-егетләр китте яу кырына,
Карт-корылар калды көенеп.
Ялгыз әниләрнең итәгендә
Бала-чага калды өелеп.
Дөнья тынды, уен-көлке бетте,
Җитдиләнде үсмер балалар.
Алар инде, олы кеше кебек,
Көн дә иртән эшкә баралар.
Урылмаган иген, сугылмаган ашлык -
Барысы калды алар өстенә.
Яше тулганнары китә торды,
Мылтык тотып, фронт эченә.
Ә калганнар кырда эшләп йөри,
Көч-хәл белән басып аякка.
Көнне төнгә ялгап эшләсәң дә -
Хезмәт хакы - бары таякка.
Өйдә җиде бала, авыру әби,
Өметләнеп тора анага.
Кечкенәсе инде өч көн чирли -
Нәрсә пешерергә балага?
Китте ана эшкә. Үзе уйлый:
Каян гына ризык табасы?
Он булмаса, ярар борчагы да,
Кузагыннан әрчеп аласы.
Борчак алып, кесәсенә салгач,
Тирә-якка куркып каранды.
Күңеленә әле шатлык килде,
Әле биләп алды караңгы...
Хикмәт шунда булды: председатель
Тикшерергә кушты һәркемне.
Кесәдәге борчак, "яндыра" бит -
Ничек үткәрергә бу көнне?
Инде әнә, миңа чират, диеп,
Баш уйлады, гәүдә сыгылды.
Тентүчеләр аңа эндәшкәндә,
Хәле китеп, җиргә егылды.
Үлә күрмә, ана, күзеңне ач,
Өеңдә бит сине көтәләр.
Син тормасаң, шунда егылып калсаң,
Бетәләр бит алар, бетәләр...
Күзен ачты ана, куырылды,
Күреп янда бик күп кешене,
Нәрсә булды миңа, ник торалмыйм?
Өнемме бу, әллә төшемме?
Ана торды, капшап карады да,
Табалмады җыйган учманы...
Колак ярып, ишетелде аваз:
"Бүгеннән син - халык дошманы".
"Кара козгын" машинасы килде,
Бу "дошманны" этеп керттеләр.
Бер ишектән бер ишеккә сөйрәп,
Тәмам миңгерәүләтеп йөрттеләр.
Ә балалар, әниләрен көтеп,
Йоклап китте ятим бу өйдә.
Чирле бала белән әбиләре
Җан бирделәр кочакта көйгә.
Их син, тормыш, ачы хәсрәт белән,
Ник син безне ятим итәсең?
Эх син, язмыш, безнең йөрәкләрне
Телем-телем кисеп үтәсең...
Хәзер инде җирдә тыныч тормыш,
Һәркем тотсын шуны исендә:
Бу язмамны уйлап чыгармадым -
Шаһитлары әле исәннәр.
Бала үссен парлы канат белән,
Әти-әни булсын янәшә.
Хәтерләрдә калганнарның җаны
Бүген безгә шулай дип дәшә.
Күкләр аяз, еллар имин булсын,
Мул ризыклар торсын өстәлдә.
Канлы сугыш, ачы күз яшьләре
Кермәсеннәр хәтта төшкә дә.

Роза СЕМЕНОВА,
Тукай районы Мәләкәс авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: