Туганайлар

Песнәк туе

Зичәбаш халкын сугыш елларындагы ачлыктан урман, бөя коткарды. Язга чыгуга ук карурманда сәрдә калкына. Сәрдәне күпләп җыеп, шулпага салып ашыйлар. Гөбмә, чикләвек, кура җиләге, шомырт күп була Зичәбаш урманында. Юкә яфрагын да ашый идек. Ләкин барыбер кешеләр фәкыйрь тормышлы иде. Бөтен ирләр сугышта. Бөтен бәрәңге, икмәкне фронтка алып бетерәләр. Керәшеннәрнең...

Зичәбаш халкын сугыш елларындагы ачлыктан урман, бөя коткарды. Язга чыгуга ук карурманда сәрдә калкына. Сәрдәне күпләп җыеп, шулпага салып ашыйлар. Гөбмә, чикләвек, кура җиләге, шомырт күп була Зичәбаш урманында. Юкә яфрагын да ашый идек. Ләкин барыбер кешеләр фәкыйрь тормышлы иде. Бөтен ирләр сугышта. Бөтен бәрәңге, икмәкне фронтка алып бетерәләр. Керәшеннәрнең бердән-бер карап торган дуңгызларын да өттермиләр, тунатып алып китәләр. Янәсе, дуңгыз тиресеннән күнитек табаны тегәләр икән.

Шулай да, керәшеннәр дуңгызларын үзләренчә чәнчеп, учакта өтеп, тиресен налугчылардан яшереп, кышка ысланган чучка боты ясап калдырырга тырышалар иде. Һәркем дә мондый мая туплый алмый. Күпчелек ачлы-туклы яши иде.

Беркөнне Югароч Түле (Анатолий) безгә килеп:

- Карале, Ырабит, әйдә безгә песнәк туена. Әни Кабан авылына кунакка ките,- диде.- Түлке безнен тоз җук. Син бераз тоз ал инде.

Чыннан да, тозга кытлык чак, тоз-шикәр укытучыларда гына була торган иде.

Кышкы суык кичләрнең берсе иде. Мин әнидән рөхсәт сорап, Түлеләргә песнәк туена киттем. Түле, күрше малайлары белән тәбе куеп, бик күп песнәк тоткан. Зичәбаш малайлары тәбене оста ясый. Тәбе капкачын очлы чыра белән чак кына эләктереп куялар да чыра өстенә җим куялар. Песнәк капкач астына кереп, җимне чукуга, капкач шалт итеп ябыла да куя. Песнәк бичара тәбе эчендә кала.

Малайлар мәш килеп, песнәкләрне суеп, пешекләп маташа. Песнәк суыкта кабарынкы, зур булып күренә, пешекләп йонын йолкыгач, нәкъ уймак кадәр генә кала. Утыз биш данә песнәкне дүрткә бүлеп, сигезәр песнәк тиеп, артык чыккан өч песнәкне хуҗага-Түлегә биреп, песнәк ите белән, шулпа ашадык. Янында гөмбәсе, бәрәңгесе дә бар иде. Чыннан да туй булды бу. Ашаудан битәр, аулагөйдәге уеннары кызык булды.

Кызык уен дигәннән, ул вакытта, сугыш вакытында балалар арасында гына түгел, олылар арасында да күрәзә багу гадәте бар иде. Без дә күрәзә карарга җыендык. Шомлы уен ул. Кичен, караңгы төшкәч, өй артында буран улаганда, утны сүндереп, ап-ак мич янына урындык куеп, урындык өстенә тимер төпсә куеп, шул төпсәгә күп итеп коры яфрак, кыягаз салып яндырасың. Ялкын шәүләсе ак мичтә уйный, ялкын беткәч, кыягазда, яфракларда очкыннар йөри башлый, шул очкыннарның шәүләләре мичтә олаеп күренә. Син тавыш чыгармыйча гына шул шәүләләргә карап, сугышта хәбәрсез югалган атаңны эзләргә тиеш буласың. Кайберәүләр, әллә шомлы мохиттә экстазга бирелеп, әллә юрамал гына:

- Мин әтине күрдем. Мин дәдәмне таныдым, - дип әйткәлиләр иде.

Минем әти дә сугыш башланган елны ук, хәбәрсез югалган. Ләкин мин бу спиритизм сеансларында бер дә кешегә охшаш сурәтләр күрми идем. Шулай да, песнәк шулпасы ашаганнан соң оештырылган бер сеанстан соң Түле миңа әйтте:

- Синең атаң исән!- диде.

Дөресе шул, атам Мөхлисулла 1945 елда сугыштан туры Зичәбашка кайтып төште.

Түленең, тагын бернчиә малайның аталары сугыштан кайтмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: