Туганайлар

Киләчәккә язган хатлар

Еллар узган саен тормыш юлыңда очраган, язмышыңны үзгәрткән кешеләр турында кайта-кайта уйлыйсың, хатирәләргә бирелә башлыйсың икән. Кеше кадере дигән төшенчә дә купшы сүз генә булудан туктый, реаль мәгънәгә ия була бара. Сәбәбе бик гади: кадерле кешеләрнең сафлары елдан-ел сирәгәя һәм аларның фигурасы күз алдыңа инде бөтенләй башкача булып килеп баса....

Еллар узган саен тормыш юлыңда очраган, язмышыңны үзгәрткән кешеләр турында кайта-кайта уйлыйсың, хатирәләргә бирелә башлыйсың икән. Кеше кадере дигән төшенчә дә купшы сүз генә булудан туктый, реаль мәгънәгә ия була бара. Сәбәбе бик гади: кадерле кешеләрнең сафлары елдан-ел сирәгәя һәм аларның фигурасы күз алдыңа инде бөтенләй башкача булып килеп баса. Иҗаты исә... киләчәккә язып калдырган хатлар кебек укыла башлый.

6 нчы декабрь көнне бер төркем керәшен карендәшләр Питрәч районыныңТуган якны өйрәнү музеенда җыйналды.Районыбызның танылган кешесе, шагыйрь, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Павел Апушевны искә алу кичәсенә. Мин дә кайтмый кала алмадым бу җыенга. Павел дәдәй минем өчен очраклы гына кеше түгел. Юлымның башында торучы әле кай тарафка атлап китәсемне дә белмәгән чорда миңа юнәлеш күрсәтүче, үсендереп җибәрүче, фатиха бирүче кеше булды.

Шигырьләр, хикәяләр язып караган һәрбер бала кебек үк, мин дә беренче өйрәнчек текстларымны районыбыз газетасы «Алга»га юллый идем. Ә ул - шул «бөреләнеп» кенә килгән язмаларны басмага әзерли... Әле хәзер дә сокланып искә алалар хезмәттәшләре: ничек күңеле җиткәндер, инде авырып, өйдә генә яткан көннәрдә дә, хатыны Марина түтәй редакциягә килеп балалардан килгән хатларны алып китә, ә Павел дәдәй шуларны укып, төзәтеп, яхшы шигырь тапса, сөенеп, инде редакцияләнгән текстларны кире «Алга»га җибәрә иде, диләр. Арабыздан иртә китеп бармаса, ул быел 75 яшен тутырган булыр иде...

"Каләмеңне югалтма"

Очрашуга кайткан кунаклар арасында Павел дәдәйне шәхси белгән, аның белән иңгә-иң торып эшләгән, дус булган кешеләр дә, аның иҗатын, шәхесен ишетеп кенә белүчеләр дә бар иде. Кичәне "Җәүһәр" ансамбле Павел дәдәйнең сүзләренә иҗат ителгән җыр белән ачып җибәрде. Мине иң сөендергәне -оештыручылар бу эшкә мәктәп укучыларын да тартканнар. 2 нче мәктәп укучылары Алисә Бикчәнтәева, Гөлназ Ногманова, Алисә Сираҗиева, Линда Дементьева Павел Апушевның шигырьләрен укыдылар. Бу бик символик күренеш, гомере буе балалар иҗатына битараф булмаган Павел дәдәйнең шигырьләрен нәкъ менә яңа буын яңгыратырга, белергә, кадерләп сакларга тиеш.

Елена Галәветдинова җитәкләгән "Моңлы тамчылар" ансамбле Павел Апушевның әсәренә нигезләнеп, театраль тамаша куйдылар. Алар быел Павел дәдәйнең әсәрләрен сәхнәләштерү максатыннан махсус 100 меңлек грант откан булганнар. Һәм менә − хезмәтләренең нәтиҗәсе. Театраль тамаша безне Павел дәдәйнең яшьлек елларына алып кайтты. Илдән сугыш афәте узып, авыллар әле мул тормышка туена алмаган чорда җитлегеп өлгергән яшь егет үз йолдызына ышанып, читкә бәхет эзләргә чыгып китмәкче. Анда үзен ниләр көтәчәген дә белми ул, әмма хыялы, матур максатлары анык: ул кеше булып, тормышта үз урынын табып, туган нигезенә әйләнеп кайтырга һәм туганнарын җитеш тормышта яшәтергә тели.

Павел дәдәйнең үз хыялы бу. Әтисе сугышта вафат була аның. Үзе әле мәктәптә укыган елларында ук иҗатка тартыла. Мәктәп газетасын чыгара, шигырьләр, мәкаләләр яза. 1954 нче елда район газетасында беренче мәкаләсе басылып чыга. Мәктәптә генә укыган малай өчен үзе бер вакыйга була инде бу! Тәүге гонорарына фонарь сатып ала ул. Әмма озак та үтми фонарен югалта. Шул чакта зирәк Микулай дәдәсе: "Фонарь югалту − бәла түгел, каләмеңне югалтма син, туганым", −ди.

Юк, югалтмый ул каләмен, гомере буе аны кулыннан төшерми, алай гына да түгел, башкаларны да язарга өндәп, илһамландырып яши.1971нче елда Павел дәдәйнең "Сукмагым" дип аталган беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Шуннан башлана да инде озын-озак иҗат юлы...

Сукмагым

Бу җыентыкны кайчандыр, әле мәктәп укучысы гына чакта, кулыма алып, актарып караганым хәтердә. Әмма шигырьләре никтер исемдә калмаган. Кичәгә кайткач, залга халык җыелган арада, яңадан кулыма алып, укый башладым. Һәм - югалткан дөньямны ачтым.

Кайчандыр укып та күңелемә сеңеп калмаган шигырьләр бу юлы, үз вакытын көтеп яткандай, күңел киштәсенең тиешле урынына менеп кунаклады. Һәм бер хакыйкать ачтым: Павел дәдәйнең шигырьләрен тоемлау өчен тормыш мәктәбе узарга кирәк булган икән миңа.Гади дә, катлаулы да, югалту-табышлар белән тулы тормыш мәктәбе. Чөнки аның шигырьләре манифест булып яңгырамый, бу шигырьләр тымызык, гади һәм үтә тормышчан мәгънә-сурәтләр белән өретелгән. Кичә барышында аеруча аваздаш булган шигырьләрен укып та уздым. Берсен - "Маяклар" дип атлаганын - сезнең игътибарга да тәкъдим итәм:

Буран күмә бөтен басуларны,

Чыга алмыйм кайтыр юлыма.

Кадап куйган чыршы ботаклары

Кагылдылар шулчак кулыма.

Арган күкрәк иркен сулыш алды,

Сыйпап барам карлы ылысны.

Юл табышкан салкын ылысларда

Кеше кулларының җылысы!

Павел дәдәйнең китабына кереш сүзне Гөргери дәдәй - шагыйрь Гәрәй Рәхим язган булган. "Алга" газетасының бүгенге баш мөхәррире Николай Сергеевич Александров Павел дәдәйне искә алганда, аларның бергәләп Казанга сәфәрләре турында сөйләде. Казан мохитендә булып, аны өйрәнеп кайткан Павел дәдәй гомерен барыбер туган нигезенә багышлый. Районыбыздагы "Алга" редакциясендә эшли, әмма башкалага иҗади сәфәрләр белән барып кайткалап йөри ул. Редакцияләргә сугыла, каләмдәшләре белән очраша, дөнья хәлләрен белешә, иҗаты белән уртаклаша.

"Шигырьләр, мәкаләләр яза идек тә, аларны төяп, Казанга чыгып китә идек. Павел җизнине редакцияләрдә яхшы беләләр, йөрибез, дөнья күреп, язучылар белән аралашып кайтабыз. Гомеренең соңгы көннәренәчә редакция эше белән кызыксынып яшәде ул. "Мин инде сезне туйдырып та бетергәнмендер, әмма килми тора алмыйм шушында, редакция - минем икенче йортым, − дия иде". Николай Сергеевич Павел дәдәй турында озак итеп һәм бик тә җылы итеп сөйләде.

"Шигырьләрендә безнең балачак яши..."

Улы - журналист, "Туганайлар" газетасы хезмәткәре Михаил Апушев та сүзне хәтирәләрдән башлады. "Җир йөзендә адәм баласының ике кадерле кешесе була − әтисе һәм әнисе, аларның кадерен еллар үткәч кенә аңлыйсың. Әти минем тормышымда юл күрсәтүче маяк булган икән. Ул мине әдәбият дөньясына алып килде, тормышта дөрес юл күрсәтүчем булды. Миңа гына түгел, ә башкаларга да юл күрсәтә белдеул..." Миша дәдәйнең чыгышы вакытында гомере буе укытучылык һәм язучылык хезмәтен бергә алып барган, авыл җирендә яшәп, дөнья йөген дә җигелеп тарткан Павел дәдәйнең язмышы аермачык булып күз алдына килеп басты. Ә бит саный китсәң, андый язучылар татар әдәбиятында күп түгел, бармак белән генә санарлык. Көндәлек мәшәкатьләр, гадәти тормыш ыгы-зыгысы белән беррәттән, иҗат эшен дә алып бару Павел дәдәйгә җиңел булмагандыр. Җитмәсә, безнең әдәби даирәдә Казаннан читтә яшәгән иҗатчыларга мөнәсәбәт тә салкынрак...

Миша дәдәй әтисе турында сөйләгәндә, аның иҗат лабораториясен дә ачып күрсәтте. Советлар союзы герое, Брест крепостен фашистлардан саклаган Бөек Ватан сугышы батыры Пётр Гавриловның Павел дәдәй янына кайтып, аларның Мишә буйларында бергә йөрүләрен, Гаврилов турындагы китапның язылу тарихын да бәян итте ул. Балачак эзләре буйлап йөргән ике олы ир егетне − әтисен һәм Пётр аганы сәфәрләрендә озатып йөрүче бәләкәй малайгына булган әле ул чагында.

Павел дәдәйнең язучылар белән аралашуын, кемнәрнең өйләрендә булуын, кемнәр белән фикерләшеп яшәвен дә белдек Миша дәдәй чыгышыннан. "Гариф Ахунов әтине керәшен дөньясын ачарга, аны бөтен нечкәлекләре белән сурәтләргә әйди иде. Яз син үзегезнең керәшеннәр турында повесть, син язмасаң аны тагын кем язар", −дип әйтә килгән икән. Безнең өчен бик тә кадерле булган "Мишә буйлап Иделгә" әсәре шулай язылган.

Кызлары да әдәбиятны яратырга әтиләре өйрәтүе турында сөйләде. Алар Павел дәдәйнең бәләкәй чакта үзләренә атап язган шигырьләрен укыдылар. "Ул шигырьләр безгә аеруча кадерле, чөнки аларда безнең балачак яши", −диде кызы Ольга. Мине аеруча Марина түтәйнең чыгышы дулкынландырды. Павел дәдәйнең соңгы елларда тормыш юлдашы, терәге, ышанычы булган Марина түтәй аны иҗатчы буларак кына түгел, ә кеше буларак та ачты. Гап-гади көндәлек тормышта нинди булуы турында бәян итте ул безгә, аның. "Бик гади, игътибарлы, кешелекле иде Пауал, − дип башлады сүзен. − Иренмичә, балаларның шигырьләрен карап, тикшереп, төзәтеп утыра иде, аларга ничек язарга кирәклеген күрсәтеп хатлар яза, киңәшләрен бирә. Инде соңгы елларда редакциягә барып йөри алмас булды, карале, анда шигырьләр җыелгандыр инде, минем хакка барып алып кайта алмассыңмы, ди иде. Шулай, мин редакция белән аның арасында күпер булдым. "Күктән асылташлар эзләп йөрисе юк, алар - безнең арабызда. Гап-гади кешеләр, ул - чын асылташлар» − менә шул сүзләрен гомергә онытасым юк!" "Алга" газетасы редакторы урынбасары Наҗия Галиева да җөпләде Марина түтәйнең сүзләрен. Асылташларның гап-гади тормышта гап-гади кешеләр дә булуын үз язмышы мисалында исбатлап китте бугай Павел дәдәй...

"Ул дәвам калдырып китте..."

Аннан сүз Казаннан кайткан кунакларга, иҗатташ дусларына, аның дәвамы булган каләм әһелләренә бирелде. Язучы Әхәт Гаффар "Пауал дәдәй"нең туганнарына Татарстан Язучылар берлеге сәламнәрен җиткерде, истәлекләре белән бүлеште, аңа багышлап язган шигырен укыды. Ринат Мәннан: "Бик күңелле кеше иде Пауал дәдәй, юмор хисе менә дигән иде аның", −дип башлады сүзен һәм, юмористик шигырьләр укып, җыелган халыкның күңелен күтәрде.

"Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова сүзен Павел дәдәйнең туганнарына мөрәҗәгатьтән башлады: "Мин үзем Павел дәдәйне белмәсәм дә, аның улы белән бергә эшлибез. Павел дәдәй бик бәхетле кеше, ул әдәбиятка, тормышка булган мәхәббәтен нәселенә, яшь каләмдәшләренә күчереп калдырды. Аның дәвамы бар..."

Павел Апушев Пётр Гаврилов кебек шәхесләрне биргән һәм керәшен тамырларыбызны, йола-гадәтләребезне кадерләп саклаган Питрәч җирлегенә рәхмәт белдерде Людмила Даниловна.

Искә алу кичәсен чыгышы белән Питрәч районының Кәвәл авылыннан булган җырчыбыз, "Бәрмәнчек" ансамбленең солисты Оксана Дмитриева "Җыйдым җиләк" җыры белән төгәлләде. 22нче декабрдә 5 еллык юбилеен уздырырга җыенучы "Бәрмәнчек" ансамбленең җитәкчесе Артур Поляков та котлауларга кушылды.

Оештыручылар кичәне бизәр һәм музейга җыйналган халыкка күрсәтер өчен Павел дәдәйнең китапларыннан, кулъязмаларыннан, хатларыннан күргәзмә оештырган иделәр. "Бу истәлекләрдә аның кул җылысы, йөрәк җылысы", −дип кат-кат кабатлады кичә барышында музей хезмәткәре Фәния Әхтәм кызы Мингалиевна.

Куаныч та алар, юаныч та,

Бик сагынып йөргән чакларда,

Әйтеп булмый торган олы көч бар

Кеше күңеле сыйган хатларда... - дигән юллары бар Павел дәдәйнең.

Аның иҗаты безнең өчен хәзер нәкъ менә шул инде − киләчәккә язып калдырган хатлар. Ул хатларны югалтмыйча бөртекләп саклау - безнең бурыч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: