Туганайлар

Капитан Дурмянова

Сугыш хатын-кызларны да читтә калдырмаган. Колышчыдан 4 кыз-хатынның сугышка алынып, өчесе исән кайтканы билгеле. Шуларның берсе – Феодосия Ивановна Дурмянова

Мамадыш районы Колышчы авылыннан 250дән артык кеше Бөек Ватан сугышына алынып, шуларны 113е бөтенләй кайтмаган, сугыш кырында калган. Исән калганнарының да, төрле җирдә калганнарын искә алсак, 150ләп кеше авылга кайткан.

Белгәнебезчә, сугыш – хатын-кызларны да читтә калдырмаган. Колышчыдан 4 хатын-кызның сугышка алынып, өчесе исән кайтканы билгеле. Бәлки, әле тагын да булгандыр, чөнки сугыш башланганчы авылдан чыгып киткәннәр үзләре яшәгән төбәктән алынган бит.

Бүген мин менә шушы исән кайткан өчәүнең берсе – Феодосия Ивановна Дурмянова турында язасым килә.

Феодосия 1907 елны Колышчыда Иван һәм Екатерина Дурмяновалар гаиләсендә икенче бала булып аваз сала. Авылда башлангыч белем, район үзәге булган Котлы-Бөкәштә 7 класс белем алгач, Мамадышта педучилище тәмамлый. Укытучы буларак,  Питрәч районы Янсуар авылына эшкә җибәрелә. Алга таба Казанда Медицина институтында югары белем алып, врач-хирург булып, 11 номерлы Казан больницасында эшли башлый, шуннан сугышка алына.

Бу урында шунсын да язып үтим. Феодосиянең дәдәсенең хатыны – Александра Леоньева үз вакытында Казан керәшен мәктәбендә укыган. Феодосиянең үзе генә түгел, энесе Георгий да югары белемле тау инженеры була, сугышта үлеп кала. Бу нәселнең хәзерге буыннарында да югары белемле врачлар, укытучылар күп. Белемгә омтылыш тамырларыннан килә.

Феодосия Ивановна сугышка 1943 елның июль аенда алына. Берничә ай эвакогоспиталь врачы булганнан соң, аны 5872нче номерлы госпитальның начальныгы итеп билгелиләр (беренче Белоруссия фронты).

Эвакогоспитальның төп бурычы – утлы сугыш кырыннан яралы солдатларны җыеп чыгып тыл госпитальләренә урнаштыру. Феодосия үзен, сугыш астында яралы солдатларның гомерен саклап калуда кулдан килгәннең барысын да эшләп, аларны мөмкин кадәр тизрәк, тыл госпитальләренә озатуны максат итеп куйган, тәлапчән, яхшы оештыручы, җитәкче итеп таныта.

Үзе дә каты яраланып, озак кына дәваланганнан соң, кабат коллективы белән эвакогоспитальдә хезмәтен дәвам итә.

1945 елда хезмәтен төгәлләп, капитан медслужбы дәрәҗәсендә запаска җибәрелә. 1943-1945 еллардагы тырышлыгының, белеменең, чыдам-сабырлыгының, батырлыгының нәтиҗәсе – орден-медальләр белән бүләкләнүе. Болар – “Кызыл йолдыз” һәм I,  II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре. Шулар янына сугыштан соң барлык ветераннарга да бирелүче юбилей медальләре.

Сугыш беткәч Феодосия кабат Казанга кайта. Үзе эшләп киткән 11нче номерлы шәһәр больницасында эшен дәвам итә. Гаилә кормаса да, туганнарына булышып, алар белән аралашып яши. Бик иртә дөньядан күчкән сеңлесе Ольганың ятим калган улын – Иванны тәрбияли. Аңа Казан Танк училищесында белем алырга булыша. Хәрби һөнәрен сайлаган Иван да инде бу дөньядан күчкән.

Феодосия 1967 елны гына лаеклы ялга чыга. Гомеренең соңгы елларын – 1989нчы елга чаклы Казан шәһәрендә Егор дәдәсенең балалары арасында, алар хөрмәтендә яши. Туганнары: “Тутабыз бик нык характерлы, тәлапчән, кырыс һәм бик тә гадел кеше иде”, –  дип искә алалар. Туталары врач буларак та, зур үрнәк булган, алай булмаса, бүгенге буыннарда шул чаклы врачлар булыр иде мени.

Менә бит нинди кызлары булган Колышчының! Керәшен кызлары!

Валентина Максимова, ветеран журналист

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: