Туганайлар

Хикмәтле гөл

Безнең әни гомергә гөлләр үстерергә яратты. Хәзер дә өй эчен ямьләп, матур булып үсәләр алар. Кайда, кемдә ят гөл күрә, бер ботагын булса да сорап, алып кайтып утырта. Бу гадәт аның канына сеңгән. Кайсының нинди исем белән аталуын белеп бетермәсә дә, һәрберсенә "гөлкәем" дип яратып дәшә, шулар белән сөйләшә-сөйләшә, сулар...

Безнең әни гомергә гөлләр үстерергә яратты. Хәзер дә өй эчен ямьләп, матур булып үсәләр алар. Кайда, кемдә ят гөл күрә, бер ботагын булса да сорап, алып кайтып утырта. Бу гадәт аның канына сеңгән. Кайсының нинди исем белән аталуын белеп бетермәсә дә, һәрберсенә "гөлкәем" дип яратып дәшә, шулар белән сөйләшә-сөйләшә, сулар сибә. Зур яфраклы, чүлмәгендә күкрәп үсеп утыручы бер гөлен миңа да бирде ул. Төсем булыр, ал, диде. Күчтәнәч-гөлнең урыны түрдә, квартирабызның иң якты почмагында булды. Тик күпмедер вакыттан соң, ул күзгә күренеп сула, корый башлады. Әллә хлорлы шәһәр суын яратмады, әллә инде урын күчерү ярамады - билгесез. Кибеттән минералларга баетылган туфрак алып өстәсәм дә, әледән-әле төбен йомшартып, тузанын сөртеп торсам да мантырга теләмәде. Гөлдән күрмәкче дигәндәй, соңгы арада үзем дә, ничектер, сәламәтлеккә туймый башладым. Әле бер чир, әле икенчесе борчый. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, егылып оча сөягемне сындырдым. Башта больницада ятып чыктым, аннары озаклап өйдә дәваландым. Авырту-сызланулардан үзем дә сулып, ябыгып калдым. Авылдан хәл белергә килгән әни кызганулы карашы белән миңа текәлеп, уйланып утырды да:

- Әни кешегә кызына гөл бирергә ярамый икән. Кайгы теләп тора, ди. Гәҗиттән укыдым. Чыгарып ташла син моны, - дип тәрәз буенда саргаеп, шәрәләнеп утыручы гөлгә төртеп күрсәтте.

Ул шулай дип күңелгә шом салып китсә дә, әнием кайчандыр кадерләп биргән гөлне салкынга чыгарып атарга кул күтәрелмәде.

Кышлар үтте, җылы язлар килде.Үлсә, шунда үлсен, дип апалар артыннан гөлне кире авылга җибәрдем. Яз белән бергә җанланган табигатькә ияреп, мин дә тернәкләнә башладым. Җәен үзем әкертен генә атлап урамга чыккаладым, поликлиникага дәваланырга йөрдем. Көз башында инде ныклап аякка бастым. Авылга кайткач, күзем ямь-яшел яфракларын иркенләп як-якка җәеп үсеп утыручы гөлгә төште. Ул нәкъ мин алып киткән гөл төсле иде. Аптыраулы карашымнан ни сорарга теләгәнемне аңлап алган әни:

- Шул үзе. Су сибүне исәпкә алмаганда - кагылмадым, тимәдем. Ходайның хикмәте, үзе күтәрелеп, яшәреп китте, - дип идәндә, бусага буенда гына утыручы гөлне, иелеп, өстәл өстенә алып куйды...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: