Туганайлар

Аңа ошарга тырыштык

Кеше табигате белән шундый күрәсең, яше арткан саен, үткәннәргә әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Картайган саен, аны балачагы, үсмер еллары, яшьлегем-юләрлегем дип җырларда җырланган чорлары никтер ешрак сагындыра, төшләренә кереп йөдәтеп, хыял аргамакларында үзенә гел чакырып тора икән.

Кызлар хәтере - тишек иләк инде ул. Кайчандыр мәңге җуелмас кебек тоелган хатирәләр, күңел түрендә гомер буена сакланырга тиешле истәлекләр дә онытылып, тормыш юлының кайсыдыр бер сикәлтәле урынында арбадан коелып та кала икән. Ә менә мәктәп еллары гына самими, эчкерсез бер чор булып күңел сандыгының төбендә саклана, югалмый. Бу сандык әниләрнең кияүгә чыккандагы бирнә сандыгы гына түгел, аның размеры да зуррак, эчендәге әйберләренең дә кыйммәте бәяләп бетергесез.

Минем үземә ике мәктәптә укырга туры килде. Беренчесе, үземнең туган авылым - Владимир сигезьеллык мәктәбе булса, икенчесе - Усали урта мәктәбе. Усалилеләр үпкәләмәстер, мин үзем, авылым мәктәбен, аның укытучыларын, классташларымны ешрак искә алып, аларны гел сагынып яшәдем.

Беренче укытучым - Тупаева Анна Гавриловна иде. Иде дип язасым килмәсә дә, тормышның үз законнары бар шул. Тик сиңа ашыкмый-кабаланмый гына бөтен сабырлыгын җыеп, беренче хәреф өйрәткән укытучыны онытырга мөмкинме соң? Әнә ул, озын чәчләрен үреп, баш артына чорнап куйган да, үзенә килешле күлмәген киеп, такта янында басып тора. Ә без, 25 бала, аңа карап өнсез калганбыз. Үзенә ияреп, серле, сихри белем дөньясына алып кереп киткәнен сизми дә калган идек ул чакта. Бервакытта да тавышын күтәреп, ачуланып синең кәефеңне төшермәс, кечкенә генә уңышларыбызга да сөенеп, гел үсендереп торыр. Ә бит ачуланып, шелтәләп алырлык чакларыбыз да булмады түгел. Әйтүе генә җиңел, 25 бала - 25 холык бит ул. Гомер-гомергә бала тәрбияләү иң авыр, иң җаваплы эш булган ләбаса. Кара тактага акбур белән язып куелган сүзләрендә дә ниндидер бер могҗиза, сер бар иде аның. Язуы матур, пөхтә иде. Аның үрнәгендә үзебез дә матур язарга өйрәндек, аңа ошарга тырыштык. Кулыбыздан тотып һәр хәрефне дөрес итеп язарга өйрәткән кулларының җылысы әле һаман да саклана кебек. Сабыр, салмак, ипле, җайлы кеше иде безнең беренче укытучыбыз. Гаиләсендә өч ул үстереп, аларны укымышлы, югары белемле итеп тәрбияләргә дә өлгерде әле ул. Ике улы аның юлын сайлап, укытучылар булып, эшен дәвам иткән икән, димәк, гомере бушка узмаган аның.

Соңыннан үземнең башка укытучыларымны да, улымныкыларын да, гел аның белән чагыштырырга өйрәндем мин. Беренче укытучымның образы, укытучы менә шундый булырга тиеш, - дип күңелемдә сакланып, минем белән гел янәшәмдә барды. Акбур юлларыннан башланган тормыш юлында сынаулар очрап торса да, сынмадык, сыгылмадык без. Шук, шаян малайлар да тормышта әллә кем булып, дәрәҗәле урыннарга күтәрелделәр. Мәктәпне бетергәнгә дә 35 ел булды быел. Җыелышып кайтып, хәтер сандыкларын актарып, истәлекләр яңартып килсәк тә, күңелнең бер кыры китек шул инде. Тормышлар бөтен, бәхетләр түгәрәк булса да, барыбер нәрсәдер җитми. Сагынабыз, бик сагынабыз сине, беренче укытучыбыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: