Туганайлар

Өмет әле дә яши

Чаллыда алар семьясын белмәүчеләр бик аздыр. Илебезнең әллә кайсы почмагыннан түгел, үзебезнең Җәйләү авылыннан 60 нчы елларда ук килеп урнашкан "карт Чаллылылар" алар - Андреевлар. Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә алар семьясында да күп истәлекләр киредән яңара. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган Иван бабалары искә алына. Әбиләренең, әти-әниләренең сугыш елларында күргән...

Чаллыда алар семьясын белмәүчеләр бик аздыр. Илебезнең әллә кайсы почмагыннан түгел, үзебезнең Җәйләү авылыннан 60 нчы елларда ук килеп урнашкан "карт Чаллылылар" алар - Андреевлар.

Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә алар семьясында да күп истәлекләр киредән яңара. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган Иван бабалары искә алына. Әбиләренең, әти-әниләренең сугыш елларында күргән михнәтләре искә төшерелә. Кызганыч, әбиләре - Анна түти Андреева гына исән түгел, югыйсә мондый бәйрәмнәрне көткәндә, аннан да бәхетле кеше булмый торган иде. Уенда гына булса да, кадерле ирен - Иванын кайтып килгәндәй итеп күрә иде ул. Иртүк, матур күлмәкләрен киеп, асыл яулыкларын бәйләп, пич тирәсендә мәж килер иде... Көн узгач, бусында кайтмады, икенче елны кайтып төшәр әле, дип, өметен өзмичә генә, әйберләрен киредән сандыгына салып куяр иде. Ел да шулай кабатланды.

Гомер буе ирен көткән Анна әби

Йорт хуҗасы Миша дәдәй өчен дә бик кадерле бәйрәм ул - Җиңү көне. Бүгенгедәй хәтерендә: ул әле яңа гына беренче класста укый башлаган, хәрефләрне дә бик нык аермый торган малай - әтисенә хат язды. Әнисе әйтеп торды. Алдагы көнне әтиләреннән хат алганнар иде. "Балаларны сакла, исән кайтырга тырышырмын," - дип язган иде әтиләре ул хатта. Менә шуңа каршы хат яздылар. Сыерны һәм балаларны җитәкләп, киредән, Җәйләүгә кайтуларын, әниләренең тиф белән чирләп, чак кына үлми калуын, Мишаның да, Коляның да кул арасына кереп, әниләренә булыша башлауларын бәйнә-бәйнә тезеп киткәннәр иде. Берничә табаклык хат килеп чыкты. Хатны укыса, әтиләре улының зур кешеләр күк язуына нык шатланган булыр иде дә бит. Әтиләренә ул хатны укырга язмаган. Хат барып җиткәнче, сугышчы Иван дәдәйнең гомере инде өзелгән булган.

Коля дәдәйгә дә, Миша дәдәйгә дә " нужа котомкасын" бик иртә кияргә туры килә. Әз генә исәя төшкәч, Чаллы каласына килеп эшкә урнашалар. Аннары, әниләрен - Анна түтине дә үз яннарына алалар. Ике бертуган егет ике бертуган туталы-сеңелле Ольга белән Гликериягә өйләнеп, матур гына тормыш корып җибәрәләр. Ике яшь семья, ике бишек асып, кысан гына бүлмәдә бергә яшәгәндә дә, шылт иткән тавышлары чыкмый. Хәзер инде һәр ике семьядагы балалар кайсы кая урнашкан, әти-әниләре дүрт бүлмәле фатирларында берүзләре яшәп ята. Ямансу булып киткән чакларда, шул тыгын бүлмәдә кысыла-кысыла яшәгән чорны сагынабыз, вакытны кирегә борып булса икән, дип, уфтанабыз, ди Ольга түти, балалары шаулап үскән көннәрне сагынып.

Хәер, үткәннәрне сагынып, хисләргә бирелеп, озаклап утырырга вакытлары юк Андреевларның. Ерыклы авылында яшәүче уллары Иванның балалары, калган оныклары мәктәптән кайтып җитә. Аларны ашатып-эчертәселәре, дәресләрен каратасылары, кичен озатасылары бар.

Иван, бабасы үлгән җиргә - Великие Луки шәһәренә барып, кабер туфрагын алып кайткан. Бөек Җиңүнең 65, 75 еллыкларында Великие Лукидагы туганнар каберлеген яңартканнар, сугышчыларның исем-фамилияләре язылган яңа плиталар куйганнар, ди. Миша дәдәй дә, әтисенең өстен барып карау теләге белән яши. Каберен үз күзләре белән күрмәгәч, әтисе исәндер, кайдадыр яшәп ята торгандыр кебек тоела аңа.

Сугыш чоры балалары. Алар да сиксәнне узып китте бит инде. Алай да, яу кырыннан кайтмаган әтиләре бер көн кайтып төшәр, дигән хыялларын югалтмыйча, өметтә яшәүләрен дәвам итәләр. Ветераннар китеп бара, алар урынына, хәтер кала. Сугыш чоры балалары хәтере. Әнә шул хәтер югалмасын, тыныч көннәребезнең кадерен белергә бер сигнал булып торсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: