Туганайлар

Хуҗа Хәсән авылында 60 ел парлы гомер иткән Казаковлар гаилә учагын сүндермичә яшәүнең серен чиште

Айлы кичләрдә очрашып, йолдыз санап, матур сүзләр әйтешеп, бүләкләр бирешеп йөрмәгәннәр алар. Алтын сентябрьнең бер кичендә Владимир абый Мария апаны урлап кайткан. Ул вакыттан соң бик күп көзләр кабатланган, Казаковлар күптән түгел бриллиант туйларын билгеләп үтте. Хуҗа Хәсән авылында яшәүче бу пар яшьлек хатирәләрен безнең белән дә уртаклашты.

Владимир абыйның сөйләгәннәрен күпме тыңласаң да, туярлык түгел. Аның һәр җөмләсе тормыш тәҗрибәсе, зирәклек белән тулы.
– Гаиләдә бер генә бала үстем мин. Әтием Егор Илларионович район мәгариф бүлегендә бухгалтер булып эшләгән, укыткан да. Ул яу кырына киткәндә, мин өч яшьлек булып калганмын. 1942 елда Сталинград янындагы сугышта һәлак булган. Әнием мине ялгызы гына үстерде, – диде Владимир Казаков.
Мария дә, Владимир да Хуҗа Хәсән авылында яшәп, Иске Тәрбит мәктәбендә параллель классларда укыйлар. Аны тәмамлагач, күп тә үтми, егетне армия сафларына алалар. Мәскәү өлкәсендә өч ел да өч ай хезмәт итә ул. Өйләнүе дә көтмәгәндә-уйламаганда, тиз арада, армиядән ялга кайткач була аның. Тормыш шулай куша.
– 1958 ел иде бу. Отпуск алып кайтсам, әни авырып ята. Аны караучы юк иде. Туган-тумача өйләнергә киңәш итте. Мариядән дә яхшырак хатын булмаячагын әйттеләр, – дип искә алды Владимир Егорович. – Үзем дә ошатканмындыр иде. Күңел тартмаган кеше янына барып булмас иде. Мария апагыз ул чагында ындыр табагында ашлык суктыру аппаратында көлтә җибәреп тора иде. Шуннан урлап кайттым мин аны. Ялым беткәч, яңадан армиягә китеп бардым. Әниебез мин кайтканнан соң да яшәде, 63 яшендә вафат булды.
Хәрби хезмәтен үтәгәннән соң, Владимир Казаков, укып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Бераз механизатор булып эшләгәннән соң, бригадир итеп билгелиләр. Аннары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, партком секретаре була ул. Соңрак клубка куялар, шунда эшләп лаеклы ялга чыккан.
– Мария апа, ә сез кайда эшләдегез?
– Әй, без начальник булмадык инде, – ди ул тыйнак кына. – Колхоз эшеннән калмадык.
Мария апа өчен Владимир абый сөйләде:
– Эшләмәгән җире калмагандыр инде аның. Алар, алты хатын-кыз, авылда иң көчле урак уручылар, печән чабучылар иде, – диде ул. – Төзелеш бригадасында ташчы да булды ул. Мария апагыз төземәгән бер генә бина да калмады. Бала имезеп килергә дип, 3-4 чакрым араны йөгереп кайта иде. Хатынымнан уңдым мин. Эшкә батыр тырыш кеше булды ул.
– Бу йортны да бергәләп салдыгызмы?
– Әйе, 1974 елда икәү төзедек. Элеккеге йортыбыз башка урында иде. Әти булмагач, бик тузды, каралмады ул. Армиягә киткәндә Марияне шул иске өйгә алып төшеп калдырдым мин, – диде Владимир Казаков.
– Хәзер күп кенә кызлар машинасы, фатиры булмаса, ул егеткә кияүгә чыкмыйм, дип кенә җибәрә...
– Заманасы андый түгел иде ул чакта. Ихтирам, ярату хисләре байлыктан өстен иде. Өйләнешкәч тә гаиләдә ир хуҗа иде, хәзер, киресенчә, өстенлек хатын-кызга бирелә. Ирне ир дип, хатынны хатын дип яшәү кирәк.
Казаковлар биш бала тәрбияләп үстерә. Бер уллары 46 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Валерийлары Хуҗа Хәсәндә яши, мал табибы булып эшли. Лидия исемле кызлары Тверь өлкәсендә. Нина Иске Тәрбит авылы егетенә кияүгә чык¬кан. Ә Олеглары гаиләсе белән күршедә генә яши.
– Кеше көлмәсен дип тырыштык. Кай арада 60 ел узып китте икән, сизмәдек тә, – ди Мария апа.
– Сезнең кебек гаилә учагын сүндермичә яшәүнең хикмәте нидә соң?
– Бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк. Бер гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый инде ул. Андый чакта ничек тә булса берең тукталып калырга, юл бирергә кирәк. Шулай булганда, гаилә таркалмый. «Мин» дигән сүзне онытырга кирәк. Бу – синеке, монысы – минеке дигән нәрсә бездә гомеребездә дә булмады. «Без» дип яшәдек,  – дип җавап бирде гаилә башлыгы.
Владимир белән Мариянең мәхәббәт тарихы, зирәк киңәшләре яңа өйләнешүчеләргә үрнәк булсын, алар кебек матур яшәүчеләрнең сөюен тагын да ныгытсын, гаилә җебе өзелергә торган парларны тагын бер тапкыр ныклап уйланырга мәҗбүр итсен иде.
 Язмам геройлары, әнә, берниниди кыенлыклар алдында да җебеп төшмәгән. Бу авырлыклардан хисләре сүрелмәгән, бриллиант туйларына җитә-җитә тагын да ныгыган гына.

Лейсан Саттарова, "Кайбыч таңнары" газетасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: