Туганайлар

Ару мисал

Иске ел узып китте. Инде яңа - 2016 елның да беренче ае йомгакланып килә. Ә бу, үз чиратында, узган елга нәтиҗәләр ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләү вакыты җитте, дигән сүз. Районнарда бу чорда авыл җирлеге җыелышлары - сходлар үтә.

Элек, колхозлар булган чакта, аларны отчет-сайлау җыелышлары дип йөртә торганнар иде. Хәзер, әнә шулай, сход дип йөртәләр икән. Хәер, нинди исем белән аталсалар да, халыкның авыл башлыгы, район җитәкчеләре белән күзгә-күз очрашуы, булган проблемаларны уртага салып сөйләшүе өчен менә дигән җай инде мондый җыеннар.

Тукай районы Борды авылы сходында булып, авылларыбызның хәле шөкер икән әле, башкаларныкы да, Борды җирлегендәге кебек булса, дөньядагы кризислар безгә әллә ни куркыныч түгел икән, дигән өмет-ышаныч белән кайттык.

Үткән һәм бүгенге

Борды авылы җирлеге өч авылны берләштерә. Аңа Борды, Бордыбаш, Җәйләү авыллары керә. Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова докладыннан аңлашылганча, төрле милләт вәкилләре үзара аңлашып, дус, тату яши. Бордыбаш авылында мәчет, ә Борды һәм Җәйләү авылларында чиркәү, часовня эшли. Дин, әдәп-тәрбия мәсьәләләрендә Бордыбаш халкы - Гаяз Миңнихановка, ә Борды, Җәйләү кешеләре Нина Касакина янына килә. Үзен хөрмәтләп, сәхнәгә менгергәч, Нина Яковлевна җыелган халыкка үзенең үтенечен дә җиткерде. "Бүгенге көндә керәшеннәр җырлап-биеп кенә яшәргә тиеш түгел, ә борынгыдан килгән ару сүзне ишетергә, иманнарыбыздагы өйрәтмәләр буенча дәресләр дә тыңларга тиеш. Бу өлкәдә материаллар бик күп, кызыксынган кешегә, миннән алып, күчермәләрен ясатырга була. Өйрәнергә теләк һәм соңга калмау гына кирәк," - диде.

Җирлек башлыгы Роза Николаевна үзенең докладында Борды авылы тарихына да тукталып китте. Монда революциягә кадәр ике меңнән артык кеше яшәгән. 360 лап хуҗалык исәпләнгән. 3 су тегермәне гөрләп эшләгән, моннан тыш, хуҗалыкларда, йорт аралаш, ярма тарткычлар торган. Болардан чыгып, басуларда никадәр иген үстерелгәнен күз алдына китерү кыен түгел.

1887 елда сәүдәгәр Стахеевлар ярдәме белән зур чиркәү төзелгән. Анда 1937 елга чаклы келәүләр барган. Революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы вакыйгалар авыл тарихына үз эзен салмый калмаган, билгеле.

Бүгенге көндә мондагы җирләрнең күпчелек өлеше Корпорациягә карый. Тик Корпорациянең эше көннән-көн кимүгә таба бара. Моңарчы халыкның пай җирләрен ул арендага алып эшкәрткән булса, узган ел әлеге басуларның 490 гектары эшкәртелмичә калган. Хуҗалар бу җирләрдән баш тарткан. Корпорациядә эшләүчеләр саны бары - 11 генә икән. Алар - туган төбәкләренә иң тугрылыклы, иң тырыш кешеләр, дип, алдынгыларның исемнәрен атап үтте Роза Николаевна.

Эше барның - ашы бар

Корпорациянең хәле шәптән булмаса да, эшләре гөрләп баручы хуҗалыклар бар икән әле. Аның берсе - фермер Касакин хуҗалыгы.

Анатолий Александрович 450 гектар җирне эшкәртә (шул исәптә - пай җирләре дә). Бүгенге көндә 265 баш эре мөгезле терлеге исәпләнә. 150 баш савым сыеры бар. 100 баш умарта тота. Узган ел үз көчләре белән 1 чакрым юлны яңартканнар. Ут подстанциясе төзегәннәр, ике чакрым арага электр линиясе сузганнар. 60 баш малга яңа ферма җиткергәннәр. Моның өстенә, Җәйләү авылында өр-яңа часовня төзеп, ачкычын, тантаналы рәвештә, халыкка тапшырганнар. Болары - докладта яңгыраган саннар гына әле, башкарылган эшләрнең барысын да санау өчен, сход вакыты җитмәячәк, ди.

Алдынгыларны бүләкләү (сулдан уңга: С.Федотов, фермер А.Касакин, Г.Яковлев, авыл җирлеге башлыгы Р.Әбделманова)

Хуҗалык алдынгыларын - Григорий Яковлев белән Сергей Федотовларны, сәхнәгә чакырып, кулларына кыйммәтле бүләкләр дә тапшырды Анатолий Касакин.

Бордыбаш авылы эшмәкәре - Алмаз Закиров адресына да җирлек башлыгы Роза Әбделманова мактау сүзләрен жәлләмәде. Бүгенге көндә биш мең баш нәселле тавык асрап, алардан көн саен өч мең биш йөз күкәй алучы хуҗага, чыннан да, рәхмәт әйтми, ни дисең? Халыкның күкәйгә булган ихтыяҗын үтәү генә түгел, күпме кешене эшле дә итеп тора бит әлеге эшмәкәр.

Роза Николаевна үзенең чыгышында күп итеп мал асраучыларның исемнәрен аерым атап, тырыш хезмәтләре өчен, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. "Шөкер, начар яшәмибез. Хәләл көчебез белән тырышып, мал-туар тотсак, кош-корт асрасак, түтәл-түтәл яшелчә, бакча тутырып бәрәңге үстерсәк, үзебездән артканын халыкка сатсак, безгә бернинди кризислар да, бернинди санкцияләр дә куркыныч булмас", - диде ул, авылдашларын тырышып эшләргә өндәп.

Докладта авылның культура тормышына да зур урын бирелде. "Борды" халык керәшен фольклор ансамбленә йөрүчеләрнең ирешкән уңышларын атап, аларга бүләкләр дә тапшырылды. Борды мәктәбе укучыларының белем күрсәткечләренә дә, яңа җиткерелгән йортларга да, иң матур ихатага да, тагын бик күп, бик күп темаларга тукталып үтте докладчы.

"Тәңкәләр" җыручылары кунак каршылый

Иртәгә нишләргә?

Күңелне борчыган, бүген үк чишелешен көткән мәсьәләләр дә күтәрелде җыенда. Юлларны рәтлисе, ял паркы булдырасы, яңа чиркәү төзисе һәм башкалар. Халык һөнәрләрен кабаттан торгызасы, кул эше осталарын барлыйсы иде, дигән теләген дә җиткерде Роза Әбделманова. Тун тегүче данлыклы Гәрәч бабай, атаклы итек басучылар Аксак Илҗә дәдәй белән Алтынбай Александр дәдәйләр, тимерче Мулла Питере, агачны бизәп, әйберләр ясаучы Кируш дәдәй һәм башка осталарыбызның дәвамнары кайда? Ата-баба һөнәре шулай бөтенләй онытылырмы? Онытсак, безне үлгәннәрнең рухы да, киләчәк буыннар да кичермәсләр, диде ул, халыкка эндәшеп.

Авыл җирлеге сходы әнә шундый эмоциональ моментларга да бай булып, җанлы, эшлекле рәвештә барды. Халыкның - башлыкларын, ә җирлек башлыгының - халыкны аңлаганы, бер сүздә, бер теләктә булып, кулга-кул тотынышып эшләгәне күренеп торды. Тукай муниципаль районы җитәкчесе Вәсил Хаҗиев та үз чыгышында мондый бердәмлекне, оешканлыкны ассызыклап, сходка кунак итеп чакырылган башка җитәкчеләрне Борды авыл җирлеге мисалында эшләргә чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: