Туганайлар

Алтын көзләргә кергәндә...

Әллә табигатьнең йөрәк кылларын тибрәндергән сары балкышы сәбәпче, әллә инде гомернең алтын көзләрдәй кадерле бер мизгелендә бары тик Никифор күңелендә генә туа алган шигырьнең тәэсиреме – сары яфраклар өермәсеннән аерыла алмыйча, сукмактан атлыйм да атлыйм... Никифор Тукмачев.

Атказанган исемнәре дә, дәүләт бүләкләре дә юк, язучылар берлегендәгеләр арасыннан да эзләмәгез сез аны. Ул – бары тик гомере буе шигърияткә тугры бер җан, җаннарны елатырдай шигырьләр иҗат итүче чын шагыйрь...

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Гомеренең байтак еллары Түбән Кама шәһәре белән бәйле булса да, шигырьләре туган төбәген,
аның елгаларын, тауларын, чишмәләрен сагыну белән өртелгән. Бер караганда, сабый чагы иң авыр сугыш елларына туры килгән Никифор һич тә нечкә
күңелле булмаска тиештер кебек. Әмма... 1942 елның 24 февралендә, Никифор туган көнне, әтисе Иван Степановичның соңгы хаты килә: “... Бәлки бала да тугандыр... Ир баламы, кызмы, әйтеп языгыз. Безне сугышка җибәрәләр, исән булсам, хат язармын”. Хатта ул, шулай ук, үзенең яраланып госпитальдә ятканын, бераз рәтләнә төшкәч санитар хезмәтен башкарганын, фронтка китәргә җыенуын да хәбәр итә. Бу аның соңгы хаты була. Үзенең улы туганын белеп өлгердеме икән кырык яшендә хәбәрсез югалган Иван Степанович?
Федора Андреевна сигез баланың төпчеге булган Никифорга солдат әтисе, аның шул соңгы хаты турында еш сөйли. Малай, үзе белән авырлы чагында, әнисенең бер капчык кипкән сохари күтәреп, хәрби хәзерлек үтүче солдатлар ачтан җәфа чиккән Суслонгер лагерына барганын да ишетә...
Бу малайның атасы юк дип тормый, тормыш үз көенә ага. Югары Баграж мәктәбендә җиде класс тәмамлагач,унике чакрым ераклыктагы күрше Түбән Биш авылына йөреп укый Никифор. Урта мәктәптән соң, Чистай елга техникумына имтихан биреп кайта.
Әмма паспорт алу өчен авыл советыннан белешмә бирмиләр, “гаиләгез тиешле салымны түләмәгән” дип, сәбәп табалар. Нишләсен, Никифор колхозда атлы эштә йөрергә мәҗбүр була. Бер елдан соң, әтисенең бертуганы, сугыштан аяксыз кайткан Фома дәдәй янына киңәшкә бара. Фома дәдәенең “кем буласың килә соң”, дигән соравына, тугыз яшеннән үк гармунда өздереп уйнаучы Никифор: “Артист”, – ди. “Безнең нәселдә сәхнәгә чыгып, кеше көлдереп, тамак туйдыручы юк, – дип каты гына әйтә дәдәе. – Медицинага кит, армиядә дә югалмассың”...
Никифор 1963 елда Алабуга медицина училищесын тәмамлагач, туган авылындагы фельдшерлык-акушерлык пунктында мөдир булып ел ярым эшли. Аннан Казан медицина институтында санитария табибы белгечлеге алып чыга һәм Мамадыштагы санэпидстанциягә табиб-эпидемиолог булып урнаша. Әмма гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә ике бала һәм карт әниләре дә булгач, чит кешеләр почмагында яшәү авырлаша. Нәтиҗәдә, Никифор Иоанович (документларында әтисенең исеме шулай язылган) Тукмачев эчке эшләр министрлыгы системасына эшкә күчә: Питрәчтәге хатын-кызлар колониясендә табиб була. Аларга шунда ук квартир да бирәләр. Ә 1975 елдан аңа үз туган ягына якынрак шәһәргә – Түбән Камага күчү җае чыга. Биредә дә ул шул ук система карамагындагы 1нче колониядә табиб-психиатр булып эшли. Майор званиесендә отставкага чыккач та әле, шәһәр кан алу с танциясе табибы буларак хезмәтен дәвам итә.
Үзе шикелле үк, медицина тармагын сайлаган Тәтеш ягы кызы Иркинә белән ике балаларына да тиешле белем һәм тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә инде уллары Русланның да, кызлары Эльмираның да үз гаиләләре, балалары бар.

Никифорның тормышы, үз чоры кешеләренең барысыныкы кебек үк, гадәти булып тоеладыр, бәлки. Бәхәсләшмим. Әмма гади бер авыл малаеның әле хәзер дә бик сирәкләр генә үз белемнәре, үз көчләре белән керә ала торган медицина институында укуын кая куясың?! Әнисе Федора Андреевна да, барлык балалары арасыннан төпчеге Никифор гаиләсенә килеп сыенган һәм егерме бер ел буе улы белән килене тәрбиясендә яшәгән бит. Картайган анаң көенә тору өчен үтә дә олы җанлы булырга к ирәктер. Сигез бертуганның иң олысы булган Ольга тутасын да, соңгы сулышына кадәр Никифорның к адерләп каравын әйтим. Паралич сугып, урын өстендә калган олы тутасын ул ике ел ярым с абый баладай тәрбияли: урын-җирен дә алмаштыра, кашыктан ашата да...
Боларның барысын да күздән кичергәч, бу кешегә шигъри хисләр каян килсен, дип уйларлык шул. Күпме сынаулар аша кичкән кешенең күңеле таштай каты булса да гаепләрлек түгел. Әмма Никифор башка, ул бүтән! Аның күңелендәге хисләр сабый чагыннан ук шигырь булып ургылган. Уналты яшеннән тракторчы булып эшли башлаган Павел дәдәе бер капчык ашлыкка алмаштырып алып кайткан иске гармунда уйнарга өйрәнүе дә икенче класс укучысы Никифорның шигъри хисләрен уяткандыр... Малай күңеленә авылдашлары хәтерендә оста җыручы буларак саклан-ган әтисеннән күчкән моңнар да өстәлгәндер... Бәйрәм тәмен белүче керәшен авылында гармунчының урыны, кем булуына һәм яшенә карамастан, табын түрендә бит инде. Өстәлдән башы чак кына күренеп торган Никифорны да, кадерле к унактай, түргә утырталар. Малай үзе дә табындагыларның кара-каршы җыру әйтүләрен бар дөньясын онытып тыңлый... Җиденчедә укыганда, Зәй ГРЭСында эшләүче Ольга тутасы Никифорга өр-яңа гармун алып кайтып бирә. Үсмер өчен моннан да зуррак бәхет була алмый... Җыр-моң дөньясы белән беррәттән, шигърият тә үзенә тарта Никифорны. Түбән Кама шәһәренә күчеп килгәч, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә Никифорның табигый сәләтен бик тиз күреп алалар. Сине иҗатка рухландыралар икән, күңелеңнән ургылган шигъри хисләрне ак кәгазьгә күчереп кенә өлгер! Һәм яза Никифор... Уйсызлар да уйланырлык, шигырь яратмаучыларның да җаннары уянырлык итеп яза. Аның язганнарын композиторлар көйгә сала, шигырьләре бәйрәм сәхнәләрендә
яңгырый.
Никифор Иоановичның шигырьләрен туплап һәм исемнәрен дә сайлашып, 2008 елда – “Гомерем Питраулары”н, ә 2016 елда “Таң суы” китапларын нәшрияткә әзерләүче буларак, Тукмачев – чын халык шагыйре, керәшеннең үз шагыйре дип әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Аның шигырьләрен укучылар, чын шигырь кадерен белүчеләр, һичшиксез, минем белән килешерләр.

Никифорның, әле шушы көннәрдә генә үзе иҗат иткән шигырендәгечә әйтсәк, алтын көзләргә кереп барганмәле. Ә алтын көзләр ул – муллык чоры, төсләр балкышы, күңелләрнең якты сагыштан т улып ташырга җ иткән мәле... Димәк, шагыйрь Никифор Тукмачев, җаннарны елатырлык шигырьләр язучы
Никифор иҗатында да – көзге балкыш, көзге якты сагыш чоры...


Шулдыр бәхет...
Шулдыр бәхет – алтын көзләргә керәбез,
Җиһанның бар матурлыгын без күрәбез.
Яз кайтыгыз туган якка, сайрар кошлар,
Каршыларбыз. Әле без бар, әле без бар.


Шулдыр бәхет – безнең зиһен чуалмаган,
Шулдыр бәхет – әле хәтер югалмаган.
Җырыбыз бар, күпме әйтер сүзебез бар,
Әле без бар бу дөньяда, әле без бар
.


Фирая МОРАТОВА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: