Туганайлар

“Зөя каласын ямьнәтте бакыр чаңнар авазы...”

8 сентябрь көнне Свияжск тарихи-мәдәни утраучыгында “Бәрмәнчек бакчасы” (“Вербицы сад”) II Республика керәшен православ культурасы фестивале узды. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы ярдәмендә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле оештырды. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан әлеге чараны уздырырга бәхиллеген бирде

Быел “Бәрмәнчек бакчасы” фестивале керәшен шагыйре, священник Яков Емельяновның (Җәрчы Җәкәү) тууына 170 ел уңаеннан үткәреләсе чаралар исемлегенә кертелеп, тормышка ашты. Ике ел элек беренче тапкыр үзен яхшы таныткан аллы-гөлле, иманлы Бакча быел да җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды.

Фестиваль Свияжск утраучыгының нәкъ уртасында, ачык һавада уздырыла. Узганында көзге җилләр бераз уңайсызлыклар китерсә, бу юлы утрауда җәй хуҗа булды.  Республика буенча җыелган коллективлар да, бәйрәм күрергә килүчеләр дә шыксыз көз алдыннан кояшның соңгы җылы нурларында коендылар, тарихи биналарга бай булган Свияжскка хозурланып ял иттеләр.  

Фестивальдән репортаж ясап, үзем аңлап бетермәгән мизгелләренә дә бергәләп күз салыйк.

Республика өчен кыйммәтле чара

Кунакларны “Бәрмәнчек бакчасы”на чакырып торган, Чистай епархиясенә караган Алексеевск бистәсенең Воскресения Христово храмы звонарьларының чаң кагу тавышын утрауга аяк басуга ук ишеттек. Бигрәк сихри яңгырый, күңелне әллә нишләтә, борчу-кайгыларны оныттырып, ниндидер яктылыкка дәшә сыман. Бу турыда фестивальне башлап җибәргәндә Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева да искәртте. “Әлеге фестиваль керәшеннәрнең мәдәни сәнгатен генә түгел, рухи дөньясын да таныта”, - диде ул сәхнәдән.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, галим Геннадий Макаров халыкны фестиваль белән котлап, православ кыйммәтләрнең керәшеннәр тормышында алыштыргысыз роль уйнаганын әйтте.

- Кеше иманлы, ышанулы булырга тиеш. Сәнгатебезгә бүген зур игътибар бирсәк, һичшиксез, аның киләчәге дә булыр. Быелгы фестивальгә килергә теләк белдергән ансамбльләрнең саны күп иде, шулар арасыннан бары тик 12 төркем генә сайланып, чакырылды. Алга таба балаларның күбрәк килүен көтеп калабыз,- диде Геннадий Михайлович.

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да утраучык кунакларын сәламләп, танылган карендәшләребезне һәм мөһим даталарны билгеләп бару яңа буынның изге бурычы булуын искәртте.

- Алдагы фестиваль беренче укытучыбыз Василий Тимофеев тууына 180 ел уңаеннан оештырылса, монысы яраткан шагыйребез Җырчы Җәкәүне данлау. Керәшен культурасын үстерүдә, халкыбызны аңлы итүдә зур өлеш керткән шәхесләребезне менә шулай зурлыйбыз, - дип сөйләде Людмила Белоусова һәм сүзен Яков Емельянов шигыре белән тәмамлады.

Республика Мәдәният министрлыгы профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова беренче “Бәрмәнчек бакчасы”на да килгән иде. Быел Министр исеменнән котлап, фестивальнең Татарстанның милли мәдәниятен үстерүдә мөһим роль уйнавын атады.

- Шушы көннәрдә Республикада бер-бер артлы күләмле чаралар уза. Казанда Мөселман киносы фестивале старт алды, Мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКО форумы булды, Свияжскида Россиядә беренче булган “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды һәм менә “Бәрмәнчек бакчасы” фестивале гөрли. Бу чаралар барысы да милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә багышланган. Фестиваль сәхнәсендә профессиональ, үзешчән һәм инструменталь коллективларны бергә күрү һәм керәшеннәрнең борынгы җырыу-көйләрен ишетү куанычлы күренеш. Оештыручыларга, “Бәрмәнчек” ансмабле директоры Артур Поляковка рәхмәт, - диде Дилия Хәйретдинова.

Казан Духовный семинариясе профессоры, протоиерей Алексий Колчерин “Бәрмәнчек бакчасы”ндагы җылы атмосферага басым ясады. “Әлеге фестиваль керәшеннәрне берләштерә, рухи яктан тагын да баета. Ходай һәрвакыт безнең белән булсын, ярдәменнән ташламасын”, - дип теләк итте отец Алексий. 

Иман җыруымы, фольклормы?

Фестивальнең төп максаты – балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларны дини һәм этник сәнгатьтә музыкаль-поэтик, декоратив-гамәли иҗат кыйммәтләре белән таныштыру. Татарстан керәшеннәренең чиркәү җыруларын, шигъри, тел традицияләрен саклау һәм үстерүне дә төп бурычы итеп куя. Хор төркемнәренең башкару осталыгын үстерү, чиркәү һәм фольклор коллективларының репертуарын киңәйтү дә фестивальнең максаты.

Программада Республика буенча һәм Киров өлкәсеннән килгән 12 фольклор коллектив чыгыш ясады. Катнашучылар ике төрле характердагы җырыу башкарырга тиеш иделәр: берсе иман җыруы булса, икенчесе – театральләшкән композиция. Чыгышларга берничә номинация буенча бәя бирелде.

Яков Емельянов шигырьләрен укыган Мамадыш районы Колышчы авылы балалары күңелгә аеруча хуш килде. Курчак кебекләр! Бүтән беркемдә дә булмаган күлмәкләре дә, саф үзебезчә сөйләүләре дә йөрәккә май булып ятты.

Иман җыруларына багышлаган фестивальне “Бәрмәнчек” ансамбле башлап җибәрде. Җыручылар чиркәү көйләрен югары ноктада башкарып, фестивальнең дәрәҗәсен билгеләделәр. Тик бар коллективлар да ул югарылыкны тота алмады. Профессионаллар белән үзешчәннәрне чагыштыра икән бу, диярсез. Юк, ул яктан каравым түгел. Коллективларның беренче башкарган иман җырулары театральләшкән композициядән соң, бөтенләй дә югалып калды, диюем. Монда оештыручыларның да  игътибары җитеп җитмәгәндер. Бәлки, бу ике төр чыгыш аерым-аерым тәкъдим ителгән булса, бүтәнчәрәк кабул ителгән булыр иде.

Күңелемә кереп калган иман җыручылары, дип, Менделеевск районы Иске Гришкин авылы “Бигәш” фольклор ансамблен атар идем. Алар фестивальгә хәтта чиркәүгә йөрүче әбиләрне дә алып килгәннәр.

- Моннан ике ел элек булган фестивальгә үзем генә килеп, “разведка”ясап кайтып киткән идем. Быел ансамбль белән килдек. Иман җыруларын үзебез генә башкарып чыга алмабыз, дип, чиркәүгә йөрүче әбиләрне дә килергә үгетләдем. Алар “иман көен башкарырбыз, уен-көлкесенә безне кыстырмагыз, урынсыз була”, дигән шарт белән, ризалаштылар. Шундый да рәхәт атмосфера монда, күңел ял итә, - дип сөйләде Менделеевск керәшеннәре җитәкчесе Валентина Мамакова.

 

Менделеев әбиләренең дә тел төбендә иман җырулары башкару белән фольклор чыгышлар арасында бер баскыч булырга тиешлеге турында фикер ята икән. “Бигәш” ансамбле “Оло көн” композициясен күрсәтте.

Өлкән түтиләр бүтән коллективларда да бар иде. Алабуга районының Шүрнәк авылыннан “Сүрәкә” фольклор ансамбле теләк теләп, солдат озатып күрсәтте. Алексеевск районы Красный Баран авылыннан “Бәрәнҗәр” ансамбле “Борынгы моңнар” композициясе белән чыгыш ясады. Әлмәт районы Илтән-Бута авылыннан “Илтәнем” халык ансамбле престол бәйрәмнәре - “Тройсын” йоласы белән таныштырды. Киров өлкәсе Малмыж районы Носла авылыннан “Носла сандугачлары” коллективы Рождествода славут әйтүне күрсәттеләр. Теләче районы Субаш авылыннан “Нардуган” фольклор ансамбле “Покрау” композициясен сәхнәләштерде. Казаннан “Айбагыр” фольклор ансамбле “Шыйлык” йоласын тәкъдим итте. Бу язын чәчүгә чыгар алдыннан Җир-анага теләк әйтү күренеше булды.

Яшь коллективларга килгәндә, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы “Сәяр” ансамбле “Питрау” йоласын күрсәтте. Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы “Инешкәй” фольклор коллективы да нык әзерләнеп килгән, “Нардуган” йоласын гел дә чын итеп уйнадылар. Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан килгән “Тәңкәләр” балалар ансамбле чыгышы белән бу фестивальдә дә күпләрне үзләренә гашыйк итеп, “Кич утыру”ны күрсәттеләр.

Кукмара районы Балды авылыннан килгән “Кырзась сюлэмъес” удмурт фольклор ансамбле чыгышын караганда, шуның кадәр дә керәшеннәргә охшарлар икән, дип утырдым, телләребез генә бүтән бит, ә.

Православиемы, мәҗүсилекме?

Игътибар иттегез микән, коллективлар тәкъдим иткән йолаларның шактые мәҗүсилектән калган. Ә безнең фестиваль православ культурага багышланган. Менә шушы урында башымда бераз икеле-микеле уйлар узды. Әйе, без, керәшеннәр, мәҗүсилектән калган кайбер йолаларны бүген дә актив тотабыз, кулланабыз. Алар безнең яшәү рәвеше инде. Ләкин православ культура фестивалендә мәҗүси йолаларны күрсәтү, бик үк дөрес микән? Болар бит бер-берсенә капма-каршы килә торган нәрсәләр. Ә бит фестиваль үзенең юбилеена багышланган священник-шагыйребез Яков Емельянов та иҗатында мәҗүсилек йолаларын сүгә, “Нардуганга, шайтан туена кусалар да бармагыз”, дип өнди, иманга чакыра. Православие элементларыннан торган мәҗүси культура фестивале була бит инде бу, алайса...

Бәлки, дөрес тә уйламыймдыр. Мәҗүсилек белән православие бер-берсен киресенчә, тулыландырадыр гына? Бәлки, нәкъ тә шушындадыр безнең үзенчәлек, бүтәннәрдән аермалык?! Ләкин, священникларыбыз керәшеннәр чиркәүгә йөрми, дип борчыла бит...

Керәшен тормышының эчендә кайнап йөрүчеләрнең берсе буларак, әллә нинди уйлар килә бит башка. Ә “Бәрмәнчек бакчасы” фестивале бик тә уникаль проект, бүтән берәүдә дә юк ул. Кунаклар да, катнашучылар да чарадан канәгать калуларын яшермиләр. Коллективларга Диплом һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Оҗмахка тиң “Бәрмәнчек бакчасы” фестиваленең гомере озын һәм якты булсын иде. Фольклор коллективларыбызның бай репертуарына сокланып, ныклы иманлык белән яшәргә язсын. Аминь!

 

Фестивальдән фоторепортаж карагыз

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: