Туганайлар

Зәй кызлары Берлингача юл узган

Иске Зәй мәктәбе Бөек Ватан сугышына кадәр якын-тирә авыл укучыларын да җыйнап, кайнап торган уку йортларының берсе була. 1941 елның язы... Мәктәптә гадәти тормыш гөрли. Чыгарылыш имтиханнары бара. 21 июньдә чыгарылыш кичәсе үтә, укучылар кулына аттестатлар тапшырыла. Соңгы мәктәп вальсын биегәндә яшьләр иртәгә Бөек Ватан сугышы башланасын белми әле. Чыгарылыш...

Иске Зәй мәктәбе Бөек Ватан сугышына кадәр якын-тирә авыл укучыларын да җыйнап, кайнап торган уку йортларының берсе була.

1941 елның язы... Мәктәптә гадәти тормыш гөрли. Чыгарылыш имтиханнары бара. 21 июньдә чыгарылыш кичәсе үтә, укучылар кулына аттестатлар тапшырыла. Соңгы мәктәп вальсын биегәндә яшьләр иртәгә Бөек Ватан сугышы башланасын белми әле. Чыгарылыш класс укучылары тулы составта диярлек фронтка китә. Гомумән, Зәйдән сугышта 11600 кеше катнаша, шуларның 78е хатын-кызлар була. Бүгенге көндә әлеге хатын-кызларның икесе генә исән, алар - Анна Моисеева белән Нина Королева. Икесе дә - Иске Зәй мәктәбен тәмамлаган укучылар.

Имзасын Рейхстагта калдырган
"Чыгарылыш кичәсеннән соң кулларга аттестат алган без - егет-кызлар классыбыз белән Зәй болынына төштек", - дип искә ала ул елларны Анна Моисеева, хәтер йомгагын кирегә сүтеп.Классташлар иртән болыннан кайтканда сугыш башлану турында җан өшеткеч хәбәр ишетелә. Әлеге класстан берничә егет икенче көнне үк фронтка алына. Иске Зәй хәрби комиссариатына якын-тирә авыллардан ир-егетләр җыела, алар бер-бер артлы фронтка озатыла. Хуҗалык эшеяшүсмерләр, хатын-кызлар өстендә кала. Кышын кызлар өчен тракторчылар курслары оештырыла. Анна әлеге курсларга да, бер үк вакытта шәфкать туташлары әзерләү курсларына да йөрергә вакыт таба. Медсестра дипломы алгач, 1942 елда Зәйдән берничә кыз хәрби комиссариатка барып, үзләрен фронтка алуларын сорый. Озын толымнар киселә. Җилкәләрдә юл капчыгы белән кипкән ипи. Кызлар башта олауларда - Чаллыга, пристаньнан, баржаларга утырып, Горькийга юл ала, аннан Мәскәүгә озатыла.

Мәскәүдә сугыш барган вакыт. Биредә көньякта урнашкан Белев шәһәрендә беренче чирканчыкны ала Анна. "Фашист эшелоны өзмәс бомбага тота, җирне тетрәтеп танклар килә. Бу мәхшәрне мәңге онытасым юк. Товар вагоннарыннан чыгып, кайсыбыз кайсы якка тигәнәклеккә ташландык. Өстән үлем яуганда тигәнәк кайгысымени", - дип искә ала Анна Ивановна. Ул биредә 473нче кыр-хирургия госпиталенә эләгә һәм шул госпиталь белән Берлинга кадәр барып җитә. Белев - Кенигсберг, Балтыйк буе - Орел - Курск дугасы - Польша - Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза якташыбыз.

"Кыр госпиталенә алгы сызыктан нинди генә яралыларны китермиләр?! Аларга гангрена, столбняк өстәлә. - Ул бу турыда аеруча тетрәнеп сөйләде. - Салкын канлы, батыр булырга кирәк, башкача булмый иде", - ди Анна Ивановна. Андагы кан, газап, мәхшәр, үлем... Шәфкать ияләре госпитальне үзләре саклый, яңа урында госпиталь оештыра, үлгән яралыларны җирли. Сугыш барган урыннар хәрабәләрне хәтерләтә, мич морҗалары гына тырпаеп тора. Үлгәннәр тиешенчә җирләнми, җир астыннан күренгәннәре шактый. Аларны казып алып, кесәләрендәге жетоннардан кем икәнен ачыклап гаиләләренә, частенә хәбәр иткәннәр. Гаиләләре өчен нинди кайгылы хәбәр. Өстәвенә, 1942 елны кышкы салкыннарда Аннага урман чокырындагы коеларны сакларга туры килә, немецлар чишмәләрне агулыйлар. Кызлар тарафыннан казылган землянкаларның исәбе-хисабы юк. Инде госпиталь оештырып, яралыларны дәвалый гына башлыйлар, "алга" дигән фәрман килүгә, янә яңа урынга, алга китеп, госпиталь коралар алар. Шул рәвешле, Анна Ивановна Берлинга кадәр арып җитә. Җиңү көннәрендә имзасын Рейхстагта калдыра. "Җиңү шатлыгының чиге булмады, тик ул югалтулар катыш иде. Тыныч тормышка, тыныч эшкә һай, нык сусаган идек", - дип искә ала ветеран ул көннәрне.

1945 елның ахырында Анна Харковька демобилизацияләнә. Зәйгә исә 1946 елда кайта. 41нче Карамалы балалар йортына эшкә урнаша. Әлеге балалар йортында нинди генә милләт вәкилләре булмый! Бер елдан аларны Казанга алып китәләр. Аннан Анна Ивановна район больницасында медсестра булып хезмәт куя. Кияүгә чыга, өч бала үстерә. "Гомеремдә күңелдә уелып калган көн - үзем узган сугышчан юлдан кабат үтүем", - дип хәтерен яңартты ул. 1975 елда 30 елдан соң ул Берлинда була. Татарстан ветераннары төркеме белән үзләре узган сугышчан юлдан кабат уза. Андагы тәэсирләрне әле дә онытмый якташыбыз.

Батырлыклары үлемсез
Нина Королева исә 1941 елда Иске Зәй мәктәбендә тугызынчы классны тәмамлаган була. Район үзәге һәм авыллардагы хезмәткә яраклы ир-атлар сугышка китеп бетә. Мәктәптә укучы кызларны, ир балалар белән бергә, тракторчылар курсларында укыталар. Әлеге курсларны тәмамлаган унынчы класс укучысы Нина 1943 елның март аенда тракторчылар бригадасына эшкә җибәрелә. Яшь кыз шул рәвешле Карман, Федот, Туңылҗа басуларында тимер ат иярли. Июнь аенда исә кызны фронтка алалар. Кызлар Чаллы, Саратов аша Тула өлкәсенең Белов шәһәренә килеп җитә. Анда Зәйдән биш кыз була, алар бергә хезмәт итүне сорый. Аларның гозере үтәлә: бергәләп күчмә госпитальдә эшлиләр. Шулай итеп, Нина хәрби хезмәтен Тула өлкәсе Марково авылында башлый. Курку белмәс санитарка кыз кизү дә тора, окобын да, землянкасын да казый.

- Без яралыларга ярдәм күрсәттек, нык яралыларны исә эшелоннар белән фронт сызыгы аша тылга озаттык, - ди Нина Королева.

Күчмә госпиталь хәрәкәттәге армия белән бергә, Көнбатышка таба Белоруссия, Украина, Балтыйк буе, Польша һәм Германиягә күченә бара.

Сугышның михнәтен күтәргән шәфкать туташлары батырлыгы үлемсез. Санитар сумкасы аскан кызлар һөҗүмгә дә барган, пуля-cнарядлар яңгыры астында яралыларны ут астыннан алып чыккан, аларны кыр госпитальләрендә дәвалаган, аякка бастырган, бернинди эштән дә тайчанмаган. Алар мылтык та, көрәк тә тоткан, носилка да күтәргән. Салкыннарда өшегәннәр дә, туңганнар да алар. Авыр яралылар исеменнән хатлар, кара печатьле конвертларга "Батырларча һәлак булды" дигән язулар да язган. Күпме көндәлек батырлык соралган ул кызлардан. Әмма сугышчан юл узган Анна Моисеева белән Нина Королева әле дә бирешми. Күңелләре көр, зиһене яхшы аларның. Алар бу көннәрдә мәктәпләрдә, учреждениеләрдә укучылар, яшь буын белән очраша, сугыш елларын тагын бер кат хәтердән кичерә. Аларның 95, 100 яшьлек юбилейларын, күп Җиңү язларын да күрергә язсын.

Рәзимә КАШАПОВА,
"Зәй офыклары"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: