Туганайлар

Зинаида Захарованың "Бәхетем син минем" дип исемләнгән яңа китабы чыкты

Җыентыкка хикәяләр, бәяннар, юмористик хикәяләр тупланган

Зинаида Захарова әдәбият мәйданына утыз елга якын укытучы булып эшләп, кешенең күңел халәтен, яшәү фәлсәфәсен, табигатьнең тылсымлы серләрен ачып, бала күңелен оста тоемлый торган шагыйрә буларак килеп кергән иде. Ләкин ул, кеше җанын, психологиясен үзәккә куеп, вакый-галарны күңел көзгесе аша сурәтләүче, үзенең әсәрләре аша дөньяны әдәби образларда гәүдәләнгән тормыш-чынбарлык ярдәмендә танып белергә өйрәтүче, гади генә нәрсәләрдә дә гадәти булмаган, гайре табигый нәрсәләрне күрә, тормыш авазларын, табигать “җанын” ишетә белүче, аларны әдәби әсәр теленә күчереп, иҗади-сәнгати дөньяда күрсәтә белү сәләтенә ия оста прозаик та.

З.Захарова Тройсын (Троица) бәйрәмен шулкадәр нечкәләп яза ки, әлеге җырлы бәйрәм әдәби дөнья эчендә тагын бер дөнья хасил итә. “Бик бәхете булырсың, бала!” бәянында исә күбрәк эчке моң, сагыш саркый. Әрнүле дә, якты да сагыш. Төп герой Нина язмышын автор үтә күренмәле, аксыл өрфия төсләр белән сурәтли дә, урыны белән куе-карасу буяу белән сызып куя. Тик, әсәр, үз яктылыгын югалтмый. “Кулак кызы” исемен күтәреп, Урал якларына китеп, үсмер кызның ялгыз башы туган якларына кайтуы, яшәү дәртен, тормышка, кешеләргә мәхәббәтен саклавы, автор тудырган әдәби-иҗади дөньяның яктылыгын ассызыклый.

Гомумән, З.Захарованың әлеге җыентыгына кергән шушы ике әсәре керәшен исемнәрен һәм керәшеннәргә хас тел  үзенчәлекләрен өйрәнү өчен җирлек булып торырлык. Бу өлкәдә курс эше башкаручы студентлар үзләренә шактый кызыклы материал ала алыр иде. Сандыр, Метри, Праскый, Думна әби, Чәпчи Үринкәсе, Җәгүр, Әндери һ.б. исемнәр  әсәр тукымасына аерым бер төсмер өстиләр.

Гомумән, автор, гади генә нәрсәләрдән матурлык табып, укучыны кызыктыра белә. “Сагыну” хикәясендә ир-ат язмышы, ир-ат холкы “хатын-кыз күзлеге” аша тасвирлана. Ир-егетләрнең күз яше хәсрәттән түгел, ә шатлыктан чыкканлыгын аңап яза.

З. Захарова хикәяләрендә лирик чигенешләр, нечкәләп, җентекләп табигать күренешләрен тасвирлау белән артык мавыкмый. Аның каләменә күбрәк хәрәкәт, җанлы аралашу хас. Геройлары һәрвакыт каядыр бара, каяндыр кайта. Алар йә машинада, йә поездда. Бер урында таптану, озаклап бер урында тору аның геройлары өчен ят. Алардан дәрт, энергия ташып тора.

Автор хикәяләренә исемнәрне дә бик оста бирә. «Имәндә икән чиклә­век», «Кысыр хәсрәт», «Мамык шәл», «Төрмәдән хат», «Бохар кынасы» кебек исемнәр укучыны үзенә чакырып, кызыктырып торалар. Зинаида Захарова әсәрләренә тематик төрлелек хас булса да, нигездә, алар бүгенге әхлагыбызны чагылдыралар. Ир белән хатын, ата белән бала, күршеләр, хезмәттәшләр арасында булган мәңгелек бәхәс һәм бер-береңне аңларга тырышу, көнчелек, мәкер, хөрмәт, ярату кебек сорауларга җавап эзләүгә корылганнар. Хикәяләрдә чагылган тормыш чынбарлыгы җете буяулар белән бирелә. Нык калын штрих, ачык буяуларны мулдан, зур пумала белән батыр итеп ясаган картина кебек.

Юмористик әсәрләре З. Захарованы тормыш авырлыкларына, андагы тискәре күренешләргә акыл белән карый белүче, үз-үзебездән көлә белү сәләтенә ия автор буларак күрсәтәләр. «Имәндә икән чикләвек», «Мәдәният елы», «Бәхетле мизгелләр» кебек хикәяләре нечкә юмор белән бик җылы итеп язылганнар.

Аларның кунакчыллыгы, йола-бәйрәмнәренә булган хөрмәте, сөйләм үзенчәлекләре, исемнәре, бер-берләренә булган мөнәсәбәтләре күп әсәрләрендә теге яки бу яклары белән әледән-әле чагылып ала.

Рәфкать Шаһиев,

филология фәннәре кандидаты, язучы

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: