Туганайлар

Жондозларны эзли башлыйлар

7 декабрь көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" IX Бөтенроссия керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсының беренче сайлап алу туры узачак.

Бүгенге көндә бу зона буенча конкурста катнашырга Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Теләче районнарын гаризалар килгән. Балык Бистәсе Алан-Полян авылыннан "Алан" коллективы, Бәрдибәк Чаллысыннан "Айбагыр", Алексеевск районының Кыр Барон авылыннан "Айбагар", Теләче районыннан "Нардуган", Чистайдан "Сөмбел" яшьләр ансамбльләре һәм солистлар килүе көтелә.

Питрәч районыннан әлегә хәбәр килмәгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: