Туганайлар

Жанна Кузьмина: “Тешләреңне яшьтән сакла!”

9 февраль - Халыкара стоматологлар көне. Шушы уңайдан, без медицина фәннәре кандидаты, күп кенә халыкара конкурслар җиңүчесе, 15 елдан артык хезмәт стажы булган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп, тешләрнең сәламәтлеге сагында торучы Жанна Кузьмина белән элемтәгә кердек. Тумышы белән Түбән Кама кызы, әтисе Теләче районының Субаш авылыннан.

Байның да, ярлының да теше сызлый

Миңа төрле контингент кешеләре - кечкенә балалар да, зурлар да, пенсия яшендәгеләр дә килә. Стоматологларда шундый әйтем бар: теш авырулары белән байлар да, ярлылар да интегә. Бу кешенең социаль статусыннан түгел, ә аның мәгълүматлы булуыннан тора. Әгәр дә кеше тешләр сәламәтлеге турында берни белми икән, ул стоматологка да бармаячак, теш дәвалаудан бөтенләй дә куркачак. Бу өлкәдә белемле булганнар теш врачларына ешрак мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, алар Ходайдан бирелгән сәламәтлекләрен саклап кала. Без стоматологларның иң беренче бурычы - халыкка нәкъ тә шул мәгълүматны җиткерү. Үземнең пациентларыма, кәгазь битенә теш рәсеме ясап, бактерияләрнең "һөҗүмен" яхшылап аңлатам. Мәсәлән, теш эмаленә үтеп керү өчен өч ел кирәк булса, дентинга (эмальдән алты тапкыр йомшаграк катлам) алар берничә ай эчендә үтә һәм каналларны зарарлый. Шуның өчен, ашаганда салкынны, җылыны, яки баллыны тоясыз икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, ул әле дәваларлык та түгелдер. Ләкин врач профилактика үткәреп, ныгытучы гельләр белән ясап куеп, зур чыгымнар тәлап иткән дәвалаудан коткарып кала ала.

Биткә - крем, тешкә - паста!

Җир йөзенең 95 процент халкы, күпләр уйлаганча, кариес белән түгел, ә пародонта авырулары белән интегә. Барыбызның да, диярлек, уртлары (десна) авырта. Шуның өчен кариеска караганда да зуррак игътибарны уртка юнәлтергә кирәк. Ни өчен шулай киң таралган соң бу авырулар? Бактерия флорасына авыз куышлыгында яшәү бик уңайлы: анда 36,6 градус җылы, дымлы. Аннан соң, һәр ашаудан соң тешләрне чистартмыйбыз. Ә менә Америкада теш чистарту модада.

Авыз куышлыгында профессиональ гигиена ясаганнан соң, стоматолог пациентларына теш пасталарын, чистарту өчен щётка-ёршикларны, ирригаторларны, чайкату өчен махсус сыекча, спрей-күбекләрне үзе сайлап бирергә тиеш. Кайсысы туры килә, кайсысы юк. Һәрбер кеше белән аерым эшләргә кирәк. Үземнең авыруларымнан, дәвалау вакытында, паста-щёткаларын алып килеп, миңа күрсәтүләрен сорыйм. Бу нәрсәләрне, биткә сөртергә крем сайлагандай, дөрес алым белән ныклап сайларга кирәк. Шулай эшләгәндә генә, тешләребез сәламәт булыр.

Зыянлы саналса да, файдасы бар!

Составында фтор булган теш пасталарын кулланырга киңәш итмим. Фтор агулы, яңа буын аннан баш тарта. Шулай да, паникага да бирелергә кирәк түгел. Елга ике тапкыр фтор процедураларын (фторирование) ясатырга була. Тешләр бик сизгер булса, өч тапкыр да комачауламас. Бу процедура вакытында фторның микрокисәкчекләре эчкәрәк үтеп кереп, тешләрне ныгыта. Фтор процедурасын специалист кына эшләргә тиеш, дип саныйм. Хәзер теш пасталары составында фтор кимүгә таба бара. Мин үзем соңгы вакытта составына минераль кисәкчәләр кергән пасталар кулланам. Минераль тозлар, үле диңгез кисәкчәләре эмальне ныгыта, авыз куышлыгының микрофлорасын йогышсызландыра. Фтордан куркырга кирәк түгел, шулай да, Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы стоматологлары баш тарталар икән, димәк, аларның фикеренә колак салырга кирәк.

Аннан соң, мин пасталарга караганда, чайкау өчен махсус сыекчаларга күбрәк игътибар бирергә киңәш итәм. Һәр ашап алганнан соң, авызны составында микрометалларның нанокисәкчекләре булган шундый сыекчалар белән чайкату кирәк. Ерак юлга чыкканда да бик уңайлы һәм файдалы.

Ишегалдыгызда ромашка үсәме?

Тешләрне карау өчен шәһәрдә барысы да кул астында, аптека-кибетләрдә сайлап алу өчен ассортимент күп. Авыл җирендә бу яктан бераз каршылыклар бар. Артык борчыласы түгел, һәрбер кешенең ишегалдында ромашка үсә. Аның төнәтмәсе чайкау өчен бик файдалы. Авыз куышлыгында протез кырып, кечкенә яралар барлыкка килсә, беренче ярдәмне ромашка күрсәтә. Моның өчен ике аш кашыгы ромашканы 60 градуслы суда төнәтеп, 2-3 сәгать каплап тотарга кирәк. Аннан соң, әлеге төнәтмәне сөзеп, җылымса көе, көнгә 5-6 тапкыр, авызга кабып тотарга. Хәтта телевизор караганда да эшләргә була аны, бер авырлыгы да юк. Һәр ашаудан соң, авызны чайкарга кирәк. Ромашка тынычландыру үзлегенә ия. Шулай ук, календула чәчәге дә, кызыл роза таҗлары да, имән кайрысы да бик файдалы. Яраларга облепиха мае булыша. Аны җылытып, стериль бинтка тамызып, көнгә 3-4 тапкыр һәр 4 сәгать саен 15 минутлап яраларга куеп торырга кирәк.

Протезларны аерым каты щёткалар ярдәмендә теш порошогы белән чистартырга кирәк. Айга ике тапкыр аларны хлоргексидинда, спиртта, яки самогонда тотып, йогышсызландырырга кирәк. Бу эштә 3 процентлы водород перекисе һәм йодинол да яхшы.

"Актив"ны актив кулланыгыз!

Теш щеткасы белән пасталарны яшькә карап сайларга кирәк. Илле яшьтән соң, пародонта авырулары ешая. Шуның өчен "актив" дигән пасталар кулланырга кирәк. Олыгая барган саен, иммунитет начарлана, микроблар авыз куышлыгына тагын да яхшырак ябыша. Тештә ташлар барлыкка килә. Бик начар нәрсә ул. Ультратавыш кулланмыйча, чистартып бетереп булмый аны. Шул ук водород перекисен, йодинол һәм су белән кушып, зарарланган тешләргә атна дәвамында көнгә 4 тапкыр куеп торырга була. Табибка бару кирәк.

Авызда 94 процент бактерия бар, туры эчәклектә - 73 процент. Аскы казналыкта микрокапиллярлар бик күп. Алар тел артериясенә тоташа, ансы йокы артериясенә бара. Шуның өчен дә, күп врачлар авыруларны стоматологка җибәрә. Бу врачларның "дуслыгы" түгел, ә чирләрнең бер-берсе белән бәйлелеге дигән сүз.

Балагыз кариес белән тумасын!

Тешләрне бала ана карынында булганда ук кайгыртырга кирәк. Йөккә узган хатын-кызлар беренче триместрда ук стоматологка барырга тиеш. Ходай шулай яраткан: йөклелек чорында ул хатын-кызларны түгел, ә баланы саклый. Булган бөтен кальций, фосфор балага китә. Хатын-кыз бу периодта үзен яратырга тиеш. Стоматологка еш йөрергә кирәк. Организмда барган кальций-фосфор алмашын яхшыртырга һәм тешләрдәге авыруларны дәвалап бетерергә кирәк. Баланы күкрәк сөте белән ашатканда (тешләр өчен иң файдалысы) хатын-кыз организмыннан кальций бик тиз юыла. Вакытында дәваламаган тешләрне алдырып ату куркынычы туа. Дөрес туклануга да игътибар итәргә кирәк. Йөклелек чорында көчле токсикоз белән интегеп, азык белән тиешле витаминнар кермәсә дә, бала кариес белән туарга мөмкин. Балада даими тешләр 4 яшькә кадәр формалаша. Нәкъ тә шул вакытта балага кальцийга бай булган ризыклар ашатырга кирәк. Бала начар ашый икән, кальцийлы витаминнар эчертергә була. Кальций, D витамины, балык мае - барысын да педиатр билгели, моңа күз йомып калырга кирәк түгел.

Ирләрнең көче җегәрдә генә түгел, тешләрдә дә

Ир-егетләргә дә армиягә кадәр тешләрдә булган чирләрен дәвалап бетерергә киңәш ителә. Минем кандидатлык диссертациям олимпиада резервындагы спортсменнарның стоматологик сәламәтлеге буенча язылды. Солдатлар да актив спорт белән шөгыльләнә, шулай ук, бу категориягә спортзалларга йөрүче ир-егетләрне дә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен дә, студентларны да кертергә була. Алар барысы да стресс кичерүчеләр. Стресс вакытында организмда кортизол гармоны барлыкка килә. Әлеге гармон уртка аеруча начар йогынты ясый. Бу кешеләргә теш пастасының, шулай ук, "актив" дигәнен алырга киңәш итәм.

Төнгә теш пасталары урт өчен булырга тиеш. Иртән торгач башта авызны чайкап алырга кирәк, азрак щётка белән йөрткәләргә була. Иртәнге ашны ашаганнан соң гына, тешне чистартырга кирәк. Шуны да онытмагыз, бүгенге көндә сәламәт һәм матур тешләр модада!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: