Үзара салым акчасының тиенен дә әрәм итмиләр

Дәүләтнең халыкка ярдәме буларак 2013 елда кертелгән үзара салым проектының файдалы икәнен авыл кешеләре елдан-ел ныграк аңлый баралар
Аның үзенчәлеге шунда: халыктан җыелган акчаның һәр сумына дәүләт дүрт сум өстәп җирлек бюджетына кайтара. Мөслим районының Яңа Усы халкы бу махсус программаны авылдагы тормыш шартларын яхшырту өчен уңышлы файдалана.
Соңгы өч елда Яңа Усы авыл җирлеге бюджеты, халыктан җыелган үзара салым акчасына дәүләттән бирелгән субсидия дә өстәлеп, 4 миллион сумга тулыланган. Бу акчага авыл урамы юллары рәткә китерелгән, багана башларына электр утлары көйләнгән.
Шул исәптән, 2019 елда Пионерская урамы ремонтланган, чиркәүгә һәм авыл зиратына гравий юл төзелгән. Артезиан коесы өчен саклагыч санитар зона булдырылган, Усы җирлегенә кергән күрше Бикмәч авылы буасы каралган.
Узган ел Советская һәм Первомайская урамнарының юллары ремонтланып, тиешле юл билгеләре урнаштырылган. Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә пәрдәләр тектерелгән. Бина яңа койма белән әйләндереп алынган.
Быел Усыда балалар өчен уен мәйданчыгы ясаганнар. Мәктәп ишегалдына һәм күпергә электр уты көйләгәннәр. Авылның иске чүплеген ябып, аны экологик яктан зарарсызландыру да шактый чыгымлы булган.
18 ноябрьдә Яңа Усыда, авыл җирлеге башлыгы Галина Романова хәбәр итүенчә, 2022 елга үзара салым акчасы җыю буенча җыен уздырылган. Җирлек депутатларының һәр кешедән 700 сум акча җыю тәкъдимен халык хуплаган. Үзара салым акчасы балигъ булмаганнардан алынмый, ташламага ия кешеләр аның 50 процентын гына түләячәкләр. Яңа елда үзара салым акчасына чишмәне чистартып, тирә-ягын тәртипкә китерү, янгынга каршы чаралар күрү һәм авыл тормышын тагын да яхшырту өчен башка эшләр планлаштырыла.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 07:37Cыерның яшен ничек белергә? Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр2600
-
26 май 2022 - 15:41“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала12900
-
26 май 2022 - 12:33“Туганайлар” газетасының 26 майда чыккан санына анонс Май аеның икенче санына №10 (470) кыскача күзәтү:13300
-
26 май 2022 - 12:08В поселке Татарстан прошла «Мин татарча сойлэшэм!» («Я говорю по-татарски!») акция, посвященная Году культурного наследия народов России Целью мероприятия являлось привлечение населения к общению на татарском языке10300
-
26 май 2022 - 12:04В поселке Татарстан прошла экскурсия в музей боевой славы «Патриот» Ребята с большим интересом слушали экскурсовода, которая рассказала детям о том, как наши земляки защищали Родину, как помогали фронту во время войны, как лечили раненых бойцов10900
-
26 май 2022 - 10:43В бакалинских селах кряшен прозвенел последний звонок Прозвучали напутственные слова от учителей и родителей. По традиции выпускников поздравили первоклассники14000
-
26 май 2022 - 10:27Олеся Михеева приняла участие в корпоративный конкурс «Заводчанка» Она выиграла в номинации «Молодость завода»13200
-
26 май 2022 - 10:06В селе Село-Чура пройдет турнир по волейболу среди кряшенской молодежи Турнир пройдет 27 мая в 17 часов в клубе Село-Чуры13800
-
26 май 2022 - 09:56В селе Верхний Багряж отметили День славянской письменности и культуры Подростки и молодежь ознакомились с истоками этого праздника12800
-
26 май 2022 - 09:50Шәһәр буш җирдә, кырда төзелмәде Булачак Түбән Кама шәһәре төзелешенә эшчеләр килгәч, Актүбә авылы зур бер гомуми торакка әйләнә12300
-
26 май 2022 - 09:47Волонтер масштабных пестречинских фестивалей выиграла в грантровом конкурсе Средства направят на популяризацию подвигов земляка Петра Гаврилова13100
-
26 май 2022 - 09:33Пенсия, МРОТ арта 1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсия акчасы, яшәү минимумы һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта22300
-
26 май 2022 - 09:30Нагайбакская Эйфелева башня – в топе достопримечательностей России Достопримечательности Южного Урала вошли в топ-90 туристических мест страны12600
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
24 май 2022 - 10:32В селе Савалеево пройдет благотворительный концерт Виталия АгаповаВсе вырученные средства пойдут на продолжение работ по строительству храма22600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.42600
-
24 май 2022 - 08:29Нарат-Асты авылында яшәүче Карповлар оранжерея ясаганнар Нарат-Асты авылында гомер кичерүче Галина һәм Михаил Карповлар яшәгән йортларында оранжерея ясаганнар23700
-
24 май 2022 - 13:37Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән23700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика