Туганайлар

"ZAKARIA" ансамбле "Таврида"да откан грант акчасын халык җырларын популярлаштыруга тотачак

Ансамбль 600 меңлек грантка ия булды

"Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова катнашкан "ZAKARIA" күпмилләтле ансамбле "Таврида" форумы кысаларында үткән Россия Яшьләре инициативалары конкурсында җиңеп, 600 меңлек грант оттылар. Бу турыда "ZAKARIA" җитәкчесе Лилия Җиһаншина хәбәр итте.

"Таврида" форумы Россиядә иҗат яшьләре өчен төп мәйданчык булып тора. Форумда Россиянең яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша. Әлеге форум яшьләргә үзләрен күрсәтергә, иҗади планнарын тормышка ашырырга зур мөмкинлекләр бирә. 

"Таврида" форумы Крымда үтә. "Зәкәрияләр" форумда  12-17 сентябрь көннәрендә булганнар. Конкурста барлыгы 19 эш каралган. Шуларның 7сенә грант биргәннәр. "Без  "ZAKARIA" күпмилләтле арт-сольник проекты эшләдек. Аның максаты Татарстанның районнарына чыгып төрле халыкларның мәдәниятен күрсәтү, аларны яңа форматта бирү", - дип сөйләде Лилия.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: