Туганайлар

Юынырга ярата

Сер итеп кенә әйтәмен, Әнием бик таләпчән. Табын янына җибәрми, Кулымны юмый килсәм. - Үрнәк ал, - ди, - песиеңнән, Көнгә мең кат юына. Юынырга өйрәтә ул Кечкенәдән улын да. Хак икән бит, песикәем Юынырга ярата. Артты шулчак хөрмәтем дә Песиемә карата. Кулым юмый хәзер һич тә Килмим табын янына....

Сер итеп кенә әйтәмен,

Әнием бик таләпчән.

Табын янына җибәрми,

Кулымны юмый килсәм.

 

- Үрнәк ал, - ди, - песиеңнән,

Көнгә мең кат юына.

Юынырга өйрәтә ул

Кечкенәдән улын да.

 

Хак икән бит, песикәем

Юынырга ярата.

Артты шулчак хөрмәтем дә

Песиемә карата.

 

Кулым юмый хәзер һич тә

Килмим табын янына.

Юынырга онытсам, гел

Карыйм песи ягына.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: