Туганайлар

Юрий Павлов «Юра юмор» сәхифәсе турында: «Бүген Моргенштерн булып алу да кирәк»

Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов алып бара торган «Юра юмор» сәхифәсенең максаты нинди? Акча эшләүме, популярлыгын арттырумы, әллә инде көнкүреш проблемаларыннан арган халыкны аз булса да елмайтып алумы? Бу турыда Юрий Павловның үзеннән сораштык

Бүгенге интернет дөньясы төрле вайннар, кызык видеолар белән тулып тора. Татар теле бетә, татарча сөйләшүчеләр юк дип һәр почмактан кычкыручыларга татарча юмористик пабликлар, татар блогерларына күз салу комачау итмәс иде — барысының да язылучылар саны сөбханаллаһ. Ләкин кайбер блогерларның юләрләнеп төшерелгән вайннары шул дәрәҗәдә туйдыра башлый ки, лентаны ачкан саен «пылт» итеп килеп чыккан, теләсә каян урланган видеоларны болгап атасылар килә башлый. 

Сак булыгыз, «йогышлы» аккаунт!

Түбән Кама татар дәүләт драма театр артисты Юрий Павловның «Юра юмор» дигән инстаграм сәхифәсе дә игътибарны уникаль булуы белән җәлеп итте димәс идем. Әмма әлеге сәхифә шунысы белән үзенчәлекле — биредә тапталган мәзәкләр дә яңача кабул ителә. Инде әллә ничә тыңланган мәзәк булса да, беренче тапкыр ишеткәндәй кеткелдисең. «Оятсыз» ди сүгеп алсаң да, бер видеоны карагач икенчесенә, кабат өченчесенә күчкәнеңне сизми дә каласың. Бик «йогышлы»аккаунт. Хикмәт Юрий Павловның профессиональ артист булуында, персонажларын бик оста уйнавында гына да түгелдер, мөгаен. Бу актерда харизма дигән нәрсә дә буа буарлык. Әлеге сәхифәнең максаты нинди соң? Акча эшләүме, популярлыгын арттырумы, әллә инде көнкүреш проблемаларыннан арган халыкны аз булса да елмайтып алумы? 

«Юра юмор”да артист берәр мәзәк яки тормышта булган кызыклы хәлне төрле фильм һәм сериаллардагы өзекләр аша күрсәтә. Төп герой, гадәттә, үзе. Юрийның Шварценеггер яки Юрий Никулин белән хыянәт яки аракы турында сөйләшеп утыруы бик позитив кабул ителә.

Фильмнарга шаян «озвучка» лар ясаганны рус телле пабликларда еш очратып була. Әмма безнең татар блогерлары арасында мондый юнәлеш киң таралмаган. Әле чагыштырмача яшь булуына карамастан, «Юра юмор» сәхифәсенең инде ун меңнән артык язылучысы бар. Соңгы вакытта Юраның видеолары башка пабликларда да күзгә чалына, аеруча халыкны борчыган, көнүзәк темаларга әзерләнгән видеоларын күчереп алалар. Ә менә кайбер «үтә дә көнүзәк» видеолары киртәләргә очрый, чөнки андыйларны инстаграм яратмый икән. Мәсәлән, Юраның соңгы арада гына вакцина темасына ясалган бер актуаль видеосы юкка чыккан. 

«Азмы-күпме чумара кертә»

«Юра юмор» әлегә реклама белән артык чуарланмаган, кунак кызы кебек тыйнак күренә. «Реклама куюымны еш сорыйлар, әмма аккаунтымны чүп белән тутырасым килми. Җиңелчә реклама анда болай да бара. Кешеләрнең туган көннәре, юбилейларына кинолардан „озвучкалар“ ясыйм. Соңгы вакытта туйларга, туган көннәргә, чыгарылыш кичәләренә чакырулар сорап та мөрәҗәгать итә башладылар. Шулар сәхифәдән азмы-күпме чумара кертә. Дәүләт театрында эшләп, бер эшкә генә карап утырып булмый, чөнки 3 баламны ашатасым бар», — ди актер. 

Видеоларны Юра Chromakey белән үзе монтажлый. Ул әлеге сәхифәне җиңел контент белән халыкны җәлеп итү өчен ачып җибәргән. 

«Безнең халык уйларга яратмый бит. Роликлар ни кадәр кыскарак, мәгънәсезрәк, төчерәк һәм ваемсызрак булса, халык та аны шуның кадәр әйбәтрәк кабул итә. Шуңа күрә теләсә нәрсә дә ясыйсың инде. Кабат, акыллырак кешеләр карый башлагач, азрак уңайсыз булып китә, артык мәгънәсезләрен төшереп калдыра башлыйсың.

Әмма шуны әйтәсем килә, әлегә бу сәхифәнең нияте - халык туплау. Ул үз максатына хезмәт итми. Төп аудиториясен туплаганнан соң планнарын чынга ашыра башлаячак», — диде Юра, сәхифәнең «үз максатын» вакытлыча сер итеп калдырып.  

Әлеге видеоларны әзерләүдә тормыш иптәше Гүзәл Юрийның төп таянычы икән. «Без Гүзәл белән инде 14 ел иҗатта кайнап яшибез. Бу видеолар ясау белән мавыгуымны да кызык итеп кабул итте. Бик күп акыллы фикерләрне ул бирә, күпчелек вакытта аның киңәшен тыңлап эш итәм», — ди артист.  

Чүт кенә оятсыз видеолары турында

Алда әйткәнемчә, сәхифәдә Юраның чүт кенә оятсыз видеолары да очрап куя. Халык аларны төрлечә кабул иткән. «Аңламадым, безнең татарлар хәзер гомосексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалый башладымыни? Мондый мәзәкләр косасыны китерә», «Әле корсак кына сыпырып куялар иде, хәзер ничек кәкәй иткәннәрен дә куя башладылар. Аллам сакласын, тиздән ирләре белән ничек ятканнарын да куярлар инде. Халык, нишләп шулкадәр түбән тәгәрисез, абау», — дип тәнкыйтьләүчеләре дә, «Мондый шәп кызларны ешрак күрсәт әле», дип язганнары да, өзекләрнең кайсы кинодан булуы белән кызыксынучылары да бар. 

Мин дә: «Юра, безнең татар халкының күбесе мондый контентны авыр кабул итә бит, безгә килешәме соң ул?» — дип сорамый булдыра алмадым.

«Дөресен әйткәндә, татар халкына теге әйбер килешми, бу әйбер ярамый дигән сүзләр минем өчен, гомумән, чиркангыч. Нишләп безгә ярамый соң ул - шуны аңламыйм. Яр кырында лифчик-трусиктан, аракы эчеп йөргән татарларга аеруча ярамыйдыр инде. Бөтенебез матур итеп яулык ябынып, хәрам ашамыйча-эчмичә, егетләргә, хатын-кызларга карамыйча йөри башласак, ул вакытта мин дә әйбәт видеолар гына куя башлармын, бәлки», — ди Юра. 

Ә гомумән алганда, Юра Павловның тәнкыйтьчеләре артык күп түгел икән. «Берничә тапкыр гына авыр сүзләр язучылар булды. Алары да шул ваемсыз, ирләре ташлаган ялгыз апайлар яки тиресенә сыеша алмаучылардыр. Андый комментарийлар кәефемне төшерми. Без сәхнә кешеләре бит, аның ишегә ияләнелгән инде. Тәнкыйть булырга да тиеш. Аннан мин үз-үземә бәя бирә беләмдер дип уйлыйм. Бу „йолдыз чире“ белән чирләүдән түгел, миндә үземә каршы бара торган начар гадәтем бар, ул да булса — кимчелекләрне күрү. Шуңа тәнкыйтькә дә адекват карарга тырышам», — ди ул.

Аның каравы, Юрага «кәефебезне күтәрәсез» дип әллә кайлардан язалар. «Хәтта Колумбиядә яшәүче татарлардан рәхмәт сүзләре ишеткәнем бар», — ди Юра. 

«Бүген Моргенштерн булып алу кирәк, бераз мулла булу да комачау итми»

Артист «Юра юмор» кебек пабликлар аша татар телен саклауга өлеш кертеп була дип уйламый. Аның сүзләренчә, бүген татар телен саклау, аның кулланылышын киңәйтү өчен чын тәнкыйтьчеләр кирәк. 

«Әнә Матуровалар чыга башлады. Шулай ачыктан-ачык бәреп әйтә белүчеләр кирәк. Безнең пыскып яткан тәнкыйтьчеләр бар, алар да Мәскәү ягын каерып, үз файдасын гына карап яталар. Ачып бәреп әйтәсе килгән нәрсәләр күп инде. Шуңа таба бара да инде ул. Юмористик персонажлар аша сөйләтергә, әйтә алмаган нәрсәләрне дә әйтеп салырга була. Шул ук проблемаларны ачып, президент белән әңгәмә корырга була. 

Безнең татарлар ул яктан куркак халык. Һәрберсе үз сырты өчен борчыла, аеруча сәясәт темасына кагылмыйлар. Чөнки сәясәт - ул шүрләтә торган әйбер. Шулай да үзем ара-тирә чеметкәләп алырга тырышам. 

Ә татар теленә килгәндә, аны саклауны әле балалар бакчасыннан ук башларга кирәк дип уйлыйм. Бу турыда үзебезнең гаилә мисалында әйтеп үтә алам. Олы малайның балалар бакчасындагы тәрбиячеләре татар иде, авылда да бераз бакчага йөреп алды. Шуның нәтиҗәсе булды — хәзер олы бала уртанчысы белән чагыштырганда татарча күпкә яхшырак сөйләшә. 

Ә монда мәктәпләрдәге укытучыларыбыз рус булганда, үзебезнең чын татар гимназиясендә рус милләтеннән булган вахтер әбиләр каршы алганда, нинди татар телен саклау турында сүз бара ала?!” - ди Юрий.  

«Сез артист кеше бит. Мондый видеолар төшерү абруегызны төшермиме?» — дип тә кызыксындым Юрадан. 

«Абруй киләчәктә күтәрелеп китәр өчен төшеп алырга да тиеш. Берара җиргә сеңеп алырга кирәк, тотрыклылык үтерә. Комфорт зонасында гына утыру баткаклыкка илтә. Абруйга килгәндә, абруй нәрсә, шул татарның мескен фикере инде ул. Замана йөрәк тибеше кебек астан өскә сикереп торган вакытта Моргенштерн булып алу да кирәк, бераз мулла булу да комачау итми», — диде ул миңа. 

  • Юрий Павлов 1987 елның 6 октябрендә Киров шәһәрендә туа. 2007 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы. ТР хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бирелә торган Гранты иясе. Тамашачыга «Сакаллы сабый» спектаклендә (Ф.Достоевский) Мышкин, «СыСыСыРда ясалган…нар» (Л. Лерон) спектаклендә Кафил, «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде…» Б.Васильев (И. Мөхәммәтгалиев инсценировкасы) — Старшина Васков, «Бирнәсез кыз» (А.Островский) спектаклендә Сергей Сергеич Паратов, «Кадер кичәсе»ндә (Р. Галиев) Зират Каргасы, «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге»ндә А. Иванов (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы) Павел Демидов һәм башка рольләре аша таныш.. 

Гөлназ Хәбибуллина, ИТ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: