Туганайлар

Югары Мәлем мәктәбе укучылары һәйкәл янын кардан чистартып тора

Быелгы кыш карлы булу сәбәпле, һәйкәл янын кардан чистартып тору зарур

Әлеге фотосурәттә - Зәй районы Югары Мәлем мәктәбе волонтерлары, яшьармиячеләр һәм “СМС-балалар” отрядларына керүче IV-IX сыйныф укучылары. Балалар Югары Мәлем авылының Бөек Ватан сугышында катнашканнар хөрмәтенә куелган һәйкәлне кардан даими чистартып торалар. Быелгы кыш карлы булу сәбәпле, һәйкәлне еш кардан чистартып тору зарур. Бу эшне балалар зур горурлык хисе белән башкара.

- Югары Мәлем мәктәбенә Сармашбаш укучылары да йөреп укый. Алар мәктәптән кайткач, Сармашбаш һәйкәл, мәчет янын шулай кардан чистарта. Ярдәм кирәк дигән әби-бабайларга да барып булышалар, - ди Югары Мәлем мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәлия Батькова.
Бердәмлек – зур көч ул. Бергә булганда, авырлык-кыенлыкларны җиңәргә була.

Фото Югары Мәлем мәктәбеннән.

Зәй офыклары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: