Туганайлар

Югары Багражда “Яшьлек кайтавазы” дип исемләнгән концерт булды

Шимбә көнне Югарыбагражлылар рәхәтләнеп ял итеп концерт карадылар

21 сентябрьдә Югары Баграж мәдәният йортында Чаллыда яшәп иҗат итүче бик күп популяр җырлар авторы, җырчы һәм композитор Флюра Талипова-Коләхмәтова үзенең иҗат дуслары белән “Яшьлек кайтавазы” дип исемләнгән концерт программасын күрсәтте.

Программадагы җыр, моңлы гармун тавышы, лирик шигърият, сатира-юмор, дәртле биюләр югарыбагражлылар күңеленә хуш килде, көлә-көлә чын күңелдән ял иттеләр. Хәттә, Флюра үзе иҗат иткән ялгыз әниләргә багышланган җыры белән тамашачыларны елатып та алды.

Флюра Талипова-Коләхмәтова Башкортстанның Салават районыннан. Моннан 20 ел элек Яр Чаллы шәһәренә күченеп килгән, шунда яшәп, шунда иҗат итә. Көчле, моңлы тавышлы. Оста гармунчы да әле ул.

Кыскасы, концертка килгәннәр рәхәтләнеп ял итте: җыр тыңлады, бию карады, рәхәтләнеп көлде, моңланды.

Чаллы артистларына югарыбагражлыларны күңелле ял иттергәннәре өчен иҗади уңышлар телибез.

Михаил Тукранов, авторның фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: