Туганайлар

Юбилейлар яшьлеккә кайтарды

Татар халкы рәсми мәктәп белемен Болгар чорларыннан ук ала башлаган. Әйтик, 922 елда ислам дәүләт дине рәвешендә кабул ителгәч Болгар, Биләр һәм башка калаларда, зур бистәләрдә, авылларда мәчетләр салынган һәм һәр мәчет каршысында җәмәгать мәдрәсәләре, ягъни рәсми уку йортлары ачылган. Боларда гарәп имлясы нигезендәге әлифба белән укырга-язарга өйрәткәннәр, ягъни баланы...

Татар халкы рәсми мәктәп белемен Болгар чорларыннан ук ала башлаган. Әйтик, 922 елда ислам дәүләт дине рәвешендә кабул ителгәч Болгар, Биләр һәм башка калаларда, зур бистәләрдә, авылларда мәчетләр салынган һәм һәр мәчет каршысында җәмәгать мәдрәсәләре, ягъни рәсми уку йортлары ачылган.

Боларда гарәп имлясы нигезендәге әлифба белән укырга-язарга өйрәткәннәр, ягъни баланы язма грамоталы иткәннәр. Дөрес, бу уку йортларындагы дәресләрнең күп өлеше ислам динен өйрәнүгә багышланган. Әмма аларның төрлесендә төрле дәрәҗәдә дөньяви фәннәргә дә урын бирелгән. Ә иң әһәмиятлесе - бу мәдрәсәләрдә укып чыккан шәкертләр гарәп әлифбасына нигезләнгән теләсә нинди басманы һәм кулъязмаларны, димәк, көнчыгышның бөек шагыйрьләре әсәрләрен, борынгы ислам дөньясында гаять зур үсеш алган дөньяны танып-белү, астрономия, медицина, әхлак, философиягә багышланган язмаларны, китапларны укый алганнар. Бу күренеш христиан динендәге керәшен авылларында ачылган приход мәктәпләренә дә хас. Дөрес, приход мәктәпләре дә нигездә христиан динен пропагандалау максатларында ачылалар. Ләкин бит аларда укучы балалар кириллица хәрефләре нигезендә укырга-язарга өйрәнгәннәр, ягъни язу-сызуда грамоталы кешеләр булганнар. Шунысы да игътибарга лаек, керәшен авылларындагы приход мәктәпләре кирилл язуы нигезендә русча түгел, ә үз туган телләрендә грамота алганнар. Бу исә приход мәктәбен тәмамлаучыларга кирилл хәрефләре белән язылган теләсә нинди кулъязманы һәм китапларны укырга мөмкинлек биргән. Шулай итеп, мондый мәктәпләрне тәмамлаган һәм русча белгән керәшен кешеләренә бөек Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләрен һәм рус телендәге дөньяви эчтәлекле китапларны укырга мөмкин булган.

1917 елгы большевиклар түнтәрешеннән соңгы сәясәт инде халыкның мөселманын да, керәшенен дә баштан латин графикасы, аннары кириллицага күчереп, грамоталылык ягыннан "тигезли". Хәзер инде без барыбыз да татар халкының мең еллык язма әдәби тарихын да, рус һәм дөнья әдәбиятын да шушы кириллица аша үзләштерәбез.

Соңгы елларда күп кенә татар авыллары үзләренең мәктәпләренә нигез салынуын авылда беренче мәртәбә мәдрәсә эшли башлаган елдан башлап китәләр, һәм бу бик дөрес гамәл. Димәк ки, керәшеннәр дә үз авылларындагы мәктәпләре тарихын приход мәктәбе ачылган көннән башлап китәргә тиеш булалар.

Минем туган Федотовка авылымда приход мәктәбе 1898 елдан эшли башлый. Татарстан Республикасы Милли архивындагы ТАССР Мәгариф Халык комиссариаты архивы фондының Бөгелмә кантоны мәктәпләре турындагы 1921 елгы анкетасында Федотовка авылындагы "Беренче баскычлы бердәм хезмәт мәктәбе"нең элек "Чиркәү-приход мәктәбе" дип аталуы мәгълүмат теркәлгән. Узган гасырның утызынчы елларында Татарстан районнарында урта мәктәпләр челтәре булдырылды. Мәгариф өлкәсендәге бу хәрәкәт, авыл саен урта мәктәп ачарга мөмкинлек булмау сәбәпле, тирә-як авыллардан килеп укырлык зуррак берәр авылда урта мәктәп оештырылды. Әйтик, безнең Шөгер районында ике татар, ике рус урта мәктәбе ачылды. Районның көчыгыш төбәгендәге авылларда яшәүче татар балаларына урта белем алырга мөмкин булсын өчен район үзәге урнашкан Иске Шөгер авылында, ә көнбатыш төбәгендәге авыл балалары өчен безнең Федотовка авылында татар урта мәктәпләре ачылды. Ул 1974 елда 9 класслы итеп үзгәртелгәнгә кадәр анда атаклы татар авыллары Сарабиккол, Кирлегәч, Ормышлы, Яңа Елховай, Түбән һәм Югары Чыршылы, Куакбаш авылы яшьләре урта белем алып, илебез тормышының төрле өлкәләрендә лаеклы урыннарда эшләделәр һәм хәзер дә эшлиләр.

Моннан берничә ай элек миңа шушы мәктәптә бергә урта белем алган классташларым шалтырата, ун классны тәмамлавыбызга 55 ел үтте бит инде, үзе бер кеше гомере кадәр, әйдә, син язучы кеше, оештыр әле, бу датаны туган мәктәбебезнең нигезендә билгеләп үтик, диләр.

Мәктәпне тәмамлауга 55 ел... Без аны 18-19 яшьләребездә тәмамлаганбыз. Димәк, бүген 74 яшьлек ветераннар. Без - 1941 елда туган сугыш яшьтәшләре. Күбебез сугышка киткән әтиләребезне күрми дә калган һәм мәңге күрмәгән... Мин үзем сугыш башланып 23 көн үткәч, әти сугышка китүнең өченче көнендә туганмын. Кая инде монда безнең туган көнне бәби ашлары, бәби туйлары итеп үткәрү?!. Без туган көнне әнкәйләребез безнең сабый тәннәребезгә күз яше койганнар... Шуңа күрә без туган мәктәбебезне тәмамлау көнен гаять зур бәйрәм итеп үткәрергә килештек, һәм шулай эшләдек тә.

Бу очрашуда минем күңелгә иң якын кешеләрнең берсе, гомере буе шушы мәктәптә эшләгән, минем беренче укытучым Анна Порфирьевна Петрова һәм аның оныгы Людмила Аланлы да килгән иде. Гаҗәп бит, 23 яшьлек укытучы кыз моннан 66 ел элек бүгенге 74 яшьлек пенсионерны беренче класска укырга керткән!.. Менә сиңа гомерләр!.. Быелның июнь аенда Анна Порфирьевнага 90 яшь тула. Ә ул әле әнә бүген дә шатлыклы елмаеп үзенең укучысын каршыларга мәктәпкә килгән. Шулай итеп без бу көнне ике юбилейны бергә үткәрдек: безнең мәктәп тәмамлавыбызга 55 ел, ә шушы мәктәбнең ветераны Анна Порфирьевнага 90 яшь! Моның белән ничек горурланмыйсың?!.

Анна Порфирьевна гаять тынгысыз кеше буларак, олыгаеп пенсиягә чыккач та, өйдә тик утыруны өнәмичә, шәхси хуҗалыгында умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Аерткан балының телеңне йотарлык тәмле, татлы, тәнгә сихәтле булуы турындагы хәбәр бөтен күрше-тирә авылларга таралган. Ул мин авылга кунаклар белән кайткан саен безгә я банка белән, я кәрәзле бал бүләк итеп җибәрә. Татар әдәбиятының күренекле шәхесләре Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Мөхәммәт Мирза, Рәдиф Сәгъди һәм аларның гаиләләре минем беренче укытучым бүләк иткән бал белән чәй эчкәннәре бар. Бал бүләк иткәндә Анна апа миңа иң зур - өч литрлы банка белән бирә, ә кунакларга кечкенәрәк банкалар эләгә. Бу - Анна апаның мине аеруча яратуын белдерүе һәм бу күренеш миңа чиксез рәхәтлек бирә.

Анна Порфирьевнаның яраткан оныгы Людмила Аланлы да талантлы кыз. Шагыйрә буларак ул Лениногорск районының "Чишмә" әдәби берләшмәсендә әдәби чыныгу ала. Людмила үз шигырьләренә һәм татар шагыйрьләре сүзләренә көй яза, үзенең һәм композиторларыбыз җырларын, халык җырларын, бигрәк тә әлегә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, безнең авылда гына җырлана торган керәшен җырларын яратып башкара, республикабыз күләмендәге фестивальләрдә призлы урыннар ала. Әле күптән түгел генә язучылар Людмиланы Татарстан Язучылар берлегенә член итеп кабул иттеләр. Шулай итеп, без бер авылдан, бер мәктәптән чыккан ике профессиональ язучы булдык.

Мәктәптә гаҗәеп бай музей бар. Анда Федотовка авылының тарихын чагылдыручы бик кызыклы экспонатлар тупланган. Музей белән бу эшнең энтузиасты булган укытучы Александр Семенович Григорьев шөгыльләнә. Ул безгә бәйнә-бәйнә авыл һәм мәктәп тарихы турында сөйли. Без, шушы мәктәптә ун ел укыган, хәзер инде 74 яшьтән узган өлкән ветераннар, музейда күкрәкләребезгә хезмәт дәверебездә алган медаль, мактау билгеләрен тагабыз һәм үзебез дә музей экспонатларына охшап калабыз, истәлеккә фотосурәткә төшәбез.

Мәктәпнең актлар залы тулы укучылар, укытучылар, мәктәптә хуҗалык эшләрен алып баручылар. Укучылар безгә шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, биеп тә күрсәтәләр... Ике юбилей бәйрәме безнең барыбызны да яңадан яшьлеккә кайтарды...


ГӨРГӨРИ,
Татарстанның халык язучысы,
Г. Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты, Россиянең
атказанган мәдәният хезмәткәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: