Туганайлар

Җырчы Җәмәлҗән Җәкәве

7 сентябрь көнне шагыйрь Яков Емельяновның 170 еллык юбилее уңаеннан, Халыклар дуслыгы йортында узган Бөтенроссия фәнни-практик конференциядә Татарстанның халык язучысы Рабит БАТУЛЛА “Җырчы Җәкәү иҗатында халыкчанлык” дигән темага чыгыш ясады. Әлеге эчтәлекле язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.

Яков Емельянов һәр әсәре саен үз халкы өчен җанатып, аның авыр тормышы турында ачынып яза. Әмма аның иҗатында юмор–сатира да, әүлиялык та бар. “Чәй” шигырен алып багыйк:

Шуңа күрә бу як халкын

Кытайлар да ярата;

Безнең якка чәйнең чүбен

Йөкләп-йөкләп тарата.

Ярар-ярар, таратсыннар,

Безнең монда йотарлар;

Кесәләре юкаргачтын,

Чүп эчүне ташларлар.

Син үзең үк уйлачы,

Кая артык малыбыз?

Коры чүпне эчә-эчә

Калтырап калды саныбыз.

Кытайның Русия халыкларына затсыз товарлар сатуын 150 ел алдан күргән шагыйрьне “әүлия” дими, кем диярсең? Бер куллануда гамәлдән чыга торган чыдамсыз Кытай уенчыклары, сыйфатсыз көнкүреш әсбаплары бүген дә Җәкәүнең сүзен куәтли.

Калтырап калыр саныбыз,жөмләсенә игътибар итегез:

сан – хисап саны, бер, ике, өч;

сан – абруй, бай, “сановник” булып урыс теленә дә кергән;

сансыз бәндә – абруйсыз кеше;

аны санга сукмыйлар – аны кеше рәтенә дә кертмиләр;

сын – буй-сын, гәүдә, һәйкәл;

сыны катты – авыртуга, бәрелүгә чыдый алмыйча катып калу;

санлау – хөрмәтләү, буйсыну.

Җәкәү дәдәй ни әйтергә тели бу җөмлә белән? Кытайның чүпле чәен эчә-эчә, агулана чирли халык саны кимүе  турындамы бу сүзләр? Арзанлы Кытай чәен чөмерә

­чөмерә абруебызны югалтабызмы? Әллә арзан чәй эчеп сыны быз (буебыз) калтырый башлаячакмы? Миңа калса, “саныбыз” түгел “сыныбыз” булырга тиеш. Бу фаразны белгечләр тикшерсен иде. Төп нөсхәсендә ничек? Гәүдәңнең зәгыйфьләнүе, калтыравык булып калуы турында түгелме бу сүз?

Профессор Татьяна Дунаева Яков Емельянов иҗатына багышланган бер мәкаләсенең төп нөсхәсендә “творил на чисто народном языке” дип язган.

“Саф халык телендә”гыйбарәсен “саф татар телендә”дип аңлыйкмы, әллә “саф керәшен телендә” дип шәрехлибезме? Миңа калса, икесе дә хата булмас.

Чөнки телебез уртак. Җырчы Җәкәүнең шигырьләрендә гарәп теленнән алынган сүзләр, һәрхәлдә – бик сирәк,

“габрәт” һәм “гадел” сүзләреннән башка.

И балалар, сезгә әйтәм:

Карт кешене саннагыз –

Карт кешенең габрәтен

Һәрберегез аңнагыз.

(“Саннау” шигыре)

Авторның тел төбендә дөрес фикер ята: Җырчы Җәкәү гарәп фарсы алын маларыннан башка, саф халык телендә иҗат итә, ди Татьяна Дунаева. Чөнки керәшен сөйләме Коръән, Ислам тәэсиреннән еракта камилләшкән.

Тор гадел,

Йөр шиксез,

Бул изге.

(“Әләк” шигыре)

Җәмәлҗән Җәкәвенең иҗатында бөтен татар кешесе дә аңларлык, керәшен халкына гына хас борынгы алынмалар бар. Җырчы Җәкәү яшәгән заманда татар әдәбиятының теле гарәп

фарсы алынмалары белән дыңгычлап тутырылган булган, юкса. Ләкин Җәкәү халыкка аңлаешлы телдә иҗат итә.

Җыласыем, йәш чыкса,

Нужа хакына тансыкка,

Мин кайтуга, самауыр куй, дип,

Әйтмәгән булсам карчыкка.

Җыласыем – җыласы идем.

Әзер малны тараткачтын

Үзең каян табарсың?

(“Әби үгете” шигыре). Тагын бер мисал.

Кенәгәсен кулына тотып,

Остаз балалар өйрәтә.

Үзе карап белмәсә дә,

Аларга карамый сөйләтә.

Кайберәүләр “кенәгә” сүзе урыстан, “книга”дан алынган, дип аңлатырга тырыша. Юк шул, бу керәшенгә генә хас сүз, көнәгә, көндәлек язу, көнлек язуы дигән сүз. Урысчасы – ежедневная запись. “Китап” – гарәп сүзе, ә “кенәгә” – борынгы төрки–керәшен сүзе. Урыслар үзләре “книга” сүзен керәшеннең “кенәгә”сеннән алган. Гомумән, керәшен сөйләме борынгылыкка дәгъва итә. Әйтик, ару, арумысез, ару тын гыйбарәләре керәшеннәрдә күбрәк сакланган. Ару – чиста, таза, саф дигән сүз, Ару Тын Изге Рух, Святой Дух дип тәрҗемә ителә. Тын сүзе сулыш кына түгел, ул җан, рух мәгънәсендә килә. Бу борынгы сүз “рух җан” мәгънәсендә керәшен сөйләмендә бүген дә яши.

Җыручы Җәкәүнең әсәрләрендә фарсыдан кергән Ходай сүзе еш очрый. Белмим, аның шигырьләрен төп нөсхәдә укыганым юк. Әмма керәшен сөйләмендә “Ходай” кәлимәсе “Кодай” буларак яңгыраганын мин беләм, ягъни “Кодай” Алла сүзенең игезәге буларак кулланыла. Чөнки керәшеннәрдә генә түгел, мөселман татарлар телендә дә борын заман “х” авазы да, “ф” авазы да булмаган. “Х” авазы урынына алар калын “К” кулланган. “Ф” авазы урынына “П” дигән. Әле сабый чагымда да керәшене дә, мөселманы да “казер, катын, Пәкыртдин, Патима, памилия” дип сөйләшә торганнар иде. Җәкәүнең шигырьләрен бу яктан да өйрәнергә кирәктер. Әллә Җәмәлҗән Җәкәве татар әдәбиятчыларына ияреп, керәшенгә хас булмаганча язганмы? Бу турыда белгечләр әйтер. Син, карчык, кайгырма, дип, катынны йуата башладым, дип яза Яков Емельянов.

“Катын” кәлимәсе бик борынгыдан ук телебездә булган. Ул югары дәрәҗәдәге хатыннарның исеменә ияреп, абруй атамасы булып йөргән. Ханнарның, түрәләрнең, патшаларның хатыннарын олылап әйтә торган сүз бу. Тик ни өчендер хәзер (революциядән соң) татарлар дәрәҗәле сүз “катын-хатын” урынына тормыш иптәшем, ишем дип артык культурный булганнарын күрсәтергә маташалар. Янәсе, бу сүзләр хатын кызны кимсетә.

Җыручы Җәкәү дә үзенең хәләленә “карчыгым, катыным” дип, яратып эндәшә.

Көн дә ызгыш, йалан әр,

Җебектерде инде җанымны!

Бу сүз, күрәсең, бик борынгы, “җебектерде” мөселман татарларда юк шикелле. Шул ук мәгънәдә “җебеки, җебенде” сүзләре яши, әмма “җебектерде” онытылган, әмма керәшен сөйләмендә, Җәкәү шигырьләрендә ул сакланып калган. Бу очракта Җыручы Җәкәү “җебектерде” сүзен “изде, талкыды, йончытты” мәгънәсендә кулланган.

“Ярлы тормышы” исемле ширгырендә Җәкәү болай яза.

Карчык бәрәңге пешерде,

Иреләрен син аша дип,

Табакны миңа эшерде.

Без үскәндә бу сүз “шудырды, этте, төнлек эшермәсе, юшькә” шәкелендә бик еш кулланыла торган иде. “Эшерде” сүзе инде, ни өчендер, сүгенүгә әверелде. Гомумән, татар кешесе фигыльләрне оятсыз мәгънәдә куллана башлады. Ни өчен? Белгән юк! Татар үз телен үзе эчтән кимерә, бу деградация галәмәтләре түгелме? Бүгенге әдәбиятчылар зурлыкны аңлату өчен “эре” ди. Ә Җәкәү яза “бәрәңгенең иреләрен” дип, чөнки бу борынгы шәкел. Ир-ат зур гәүдәле булганга “ире (эре)” дип аталган, ир кеше хатыны гаиләсе өчен иң олы зат. Ирлек, ире (эре) гәүдәле, ирчә бәйләү кебек сыйфатлар бары тик ирләргә генә хас булган.

Әмма Җыручы Җәкәү шигырендә ди алектологик сүзлекләрдә дә булмаган кәлимәләр дә куллана.

Җәкәүнең “Олысымаклык” шигыре бар. Бу сүз “кәпрәю, үзеңне олы куярга тырышу, тәккәбберлек” мәгънәләрендә килә. Бу шигырендә ул үзен башкалардан өстен тотучыга карата болай дип яза: көферлек чыгы, шайтан шыгы хурлыгын күреп тыелсын, ди.

“Чыгы, шыгы” бер сүзлектә дә юк. Бу сүзләрнең тамырында “чык, шик” ятмыймы икән? Көферлек чыгы, Аллага ышанмау пәрдәсе, шайтан шыгы, шик, ышанмаучылык түгелме икән? Яков Емельянов иҗатын өйрәнүчеләр дә безгә таныш булмаган шушы ике сүзгә аңлатма биреп узмаганнар. Бу сорауга җавапны галимнәр табар, бәлки?

Җыручы Җәкәү иҗатының үзенчәлеге, яңалыгы турында әдәбият белгечләре күптән инде әйтеп узды, мәсәлән, мин: Рәфис Әхмәтов, Мәсгут Гайнетдин кебек галимнәрне күз уңында тотам.

Алар Җырчы Җәмәлҗан Җәкәвенең иң беренче булып гомумтатар шигьриятенә алып килгән яңалыгы, шигъри шәкеле турында язып чыктылар. Бу яңалык: шигырьнең алгы юлдагы сүзнең үз артыннан килгән строфаның башында кабатлануынан гыйбарәт.

Мисаллар.

Шул яманга узган-барган

Тамагын кырып төкерсен.

Төкерсен аңар барысы да.

...

Аның куәте җир өстендә

Тамырын җәеп калмасын.

Калмасын монда яман шәүлә,

Ул төтен күк, җирдән җуелсын.

(“Олысымаклык” шигыре)

Җырчы Җәкәүнең вафатыннан соң 50 ел узгач, бу шигъри шәкелне Җәкәү эстафетасы буларак, атаклы шагыйрь Сәгыйть Рәмиев үз иҗатына ала.

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз уянам,

Уянам да тиле кебек уйланам.

Уйланам, уема батамын,

Тормыймын үзем, ятам...

Ятмас идем, җибәрми

Атадан калган хатам.

(С. Рәмиев, “Таң вакыты”)

Гомумән, керәшен теленең үзенчәлекләре турында мин керәшеноведларга, форсаттан файдаланып, шундый тәкъдим ясыйм. 1885 елда гарәп имласында татарча чыккан “Инҗил мөкатдәс”не, 1908 елда керәшеннәр өчен Ильминский бастырган “Святое Еванглие на татарском языке” һәм 2016 елда басылган һәм Рәис Даутов белән Наис Гамбәр тәрҗемә иткән “Изге китап”ны тел нисбәтеннән чагыштырып өйрәнергә кирәк. Бу өч Евангелие өчесе дә татар телендә. Ләкин тел мәсьәләсендә алар өчесе өч төрле. Беренчесендәге текст татарча булса да, гарәп алынмалары белән шыплап тутырылган. Икенчесендә (керәшеннәр өчен чыгарылганында) гарәп сүзләре юк дәрәҗәсендә. Өченчесе бүгенге Ана телебездә дөнья күрде. Шәкертләр, галимнәр, тел белгечләре, менә сезгә курсовой, дипломный, диссертацион тема! Ягез, кем алына бу изге эшкә? Савабы булыр!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: