Туганайлар

Ышансаң - ышанырлык

Соңгы дистә ел эчендә йолалар, традицияләребез яңадан торгызылуга таба бара. Зур адымнар белән булмаса да, чиркәүгә якынаючыларыбыз саны да арта. Ә керәшеннең күпчелеге йола белән чиркәү законнарын туры китерергә тырышып, үз эзеннән баруны кулайрак күрә. Иң олы бәйрәмнәребезнең берсе - Качману белән дә шулай.

18 январьда кич белән, 19 январьда иртәнге якта уздырыла торган бәйрәм келәүләрендә, крестный ходта катнашкан халык санына караганда, аруландырылган суга килүчеләр, бәкедә коенучылар саны күпкә артыграк. "Ходайга ышануым минем эчемдә, нигә мин аны чиркәүгә барып, кешегә күрсәтеп йөрергә тиеш?" - ди танышым Галина. Нишлисең, илле яшендә дә шулай уйлый икән, мәңгелек дөньяга киткәнче, ул инде иманга килергә өлгерми, дигән сүз. Җаныбыздагы җазыкларны, священникка исповедь аша түгел, Качману бәкесендә коенып бетерергә тырышу да - беркатлылыктыр.

Тик суда коенган кешеләрнең үзләре белән сөйләшкәч, чыннан да, аруландырылган тереклек суының тәннәренә дә, җаннарына да файдасы зур булуын әйтәләр.

Тукай районы Мәләкәс авылыннан Анатолий:

"Кечкенәдән үк ангина чире белән интегәм. Елына әллә ничә мәртәбә килеп чыга. Температурам күтәрелеп, гомерем кыл өстендә калган чаклар да булды. Соңгы өч елда шул чирдән котылып торам. Ничек дисезме? Нәкъ менә Качману бәкесендә коенып. Беренче елны якыннарым коенуыма каршы булдылар. Сиңа ярамый, болай да гел чирләп торасың, диделәр. Ул елны күңелем белән шулай ашкындым: файдасы буламы-юкмы - барыбер чумынасым килде. Әйтеп кеше ышанмас, шуннан бирле ангина чыкканы юк. Салкын тиеп тә чирләмәдем. Былтыр Качману көнне нык салкын иде, быел алай түгел. Чаллыдагы Серафим Саровский храмы янында ясалган бәкедә рәхәтләнеп коенып чыктым. Кызганыч, бәйрәм литургиясе белән крестный ходка өлгерә алмадым. Анда катнашсам, күңелгә тагын да рәхәтрәк була иде".

Менделеевскидан Мария:

"Ике меңенче еллар башында бик каты чирләдем. Буыла-буыла ютәллим, тыным кысыла, үпкә турысыннан чәнчеп-чәнчеп ала. Врачлар чиремне дәвалый алмады. Ирем Радик Качману суының файдасы турында иптәшләреннән ишетеп кайткан. Ул елны үзе дә коенырга булды, мине дә коенырга күндерде. Чиремнән котылсам, яхшы эшләр генә эшләр идем, дип адарынып, суга кердем. Ул вакытта күңелем белән кичергән рәхәтлекне әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Кемдер тылсымлы кулы белән тәнемә орынып, бөтен чирләремне алып ташлаган күк булды. Бик тиз генә аякка бастым, шунда ук ютәлем, тын кысылуларым бетте, дип әйтә алмыйм. Тик тәүге тапкыр әнә шул чакта Качману суы белән коенуым - терелә башлауга беренче адымым булды".

Марияның өч улы - Максим, Игнат, Роман да һәр елны Качману суында коенмый калмыйлар икән. Аруландырылган суда чумынуның алар өченгә дә файдасы бик зур, ди.

Су коенып терелүчеләрне тыңлагач: "Безгә соң сәламәт булырга нәрсә комачаулый? Терелү алай ансат икән, төш тә чумыл!" - дип куясың үз-үзеңә. Бөтен барлыгыңны шуңа юнәлдерерлек эчке ышаныч та кирәк шул әле. Су коенганнан соң тереләсеңә үзең йөз процент ышанмасаң, организмыңа файда түгел, зыян гына китерүең дә бар. Шуны онытмасак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: