Туганайлар

Җырак түти белән очрашу

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда мәктәп ләрдә ветераннар белән очрашулар оештырабыз. Авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады инде, тыл ветераннары да олыгая. Үземнең 6 нчы класс укучылары белән очрашуга 1932нче елда туган ерак тутам - Бачкова Анна Григорьевнаны чакырасы иттем. Сугыш чоры балалары бит алар. Бабам - Кирушин Григорий Тимофеевич...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда мәктәп ләрдә ветераннар белән очрашулар оештырабыз. Авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады инде, тыл ветераннары да олыгая.

Үземнең 6 нчы класс укучылары белән очрашуга 1932нче елда туган ерак тутам - Бачкова Анна Григорьевнаны чакырасы иттем. Сугыш чоры балалары бит алар. Бабам - Кирушин Григорий Тимофеевич - Бөек Ватан сугышы ветераны иде. "Аның турында да, сугыш вакыты турында да, үзең турында да сөйләрсең", - дидем. Бик җылы, матур очрашу килеп чыкты. 25 ел библиотекарь булып эшләгән Анна Григорьевна балалар белән эшли белә, күп китаплар укыган, гади генә итеп сөйли:

- Мин - Владимир авылы кызы. Ләкин укырга Котлы Бүкәш мәктәбенә кердем, чөнки әтием - Григорий Тимофеевич - район үзәгендә МТС замначальнигы булып эшли иде. Ул вакытта Бүкәш - безнең Кызыл Йолдыз районы үзәге. "Сугыш чыккан", - дигән хәбәрне дә хәтерлим. Әтине сугыш башлануга ук җибәрми тордылар әле. Бронь бирәләр аңа, чөнки тылдагы эшне алып барырга да ирләр кирәк була. Көннәрдән беркөнне әтинең дә сугышка китәсен белдем. Ул вакытта әти китә дип, кайгыра да белмәгәнмен бугай мин. Башлангычта гына укыйм шул. Минеке генә түгел, бөтен кешенең дә әтисе сугышка китә бит. Китәр алдыннан ул безне, бар-күк әйберләрне төяп, ат белән Владимирга кайтарып куйды. Менә шунда Бүкәш кызлары белән аерылышасы килмичә елаганымны хәтерлим. Берәр кич өйдә кунды булса кирәк әти, атка утырып, әни, мин һәм миннән 2 яшькә генә олырак Михаил дәдәм әтине район үзәгенә озатабыз, ул шуннан сугышка китәчәк. Әтине калдырып, кире Владимирга кайтабыз. Әни нигәдер атны туктатты. Менә тотындым еларга: "Әти шушыннан куак сындырып алган иде, әнә чыбык төбе, әти-и-и-и..." - дип, әнинең үзәген өзеп, туктый алмый елыйм. Шунда гына сугышның нәрсә икәнен, аерылышу мәңгелеккә булуы мөмкин икәнен аңладым. (Ерак түти сөйли, мин кулы гарип, аягы бөгелми торган ерак бабамны гына беләм, ә ерак түти аның сау-сәламәт чагын да белә икән дип, уйлап утырам.)

4 нче классны Владимир мәктәбендә тәмамладым. 5-7нче классларга Усали мәктәбенә төштем. Җәяүләп, күп балалар, кыр казлары шикелле тезелешеп, туры юлдан Усалига төшеп укыдык. Кызыл яр юлыннан йөрүче юк инде хәзер. Ә безгә иң якын юл шушыннан иде. Аякта чабата, кулда чүпрәк сумка. Минем сумка кешенекеннән матуррак була торган иде. Әни үзенең түгәрәк яулыгын бозып тегә аны миңа. Әни урта хәлле кеше кызы булган. 40 күлмәге, 40 алъяпкычы, 40 яулыгы бар Үгәпинең дип, дан итеп сөйләгәннәр җиңгәләре. Әни үз күлмәкләрен бозып, миңа тегеп бирә иде. Ләкин минем бер үкенечем бар, әни иртә үлеп китте, мин аңа бер матур яулык та алып бирергә өлгерми калдым. Балалар, бәйрәмнәрдә әниләрегезгә бүләк бирергә онытмагыз, - дип, "тәрбия моменты" да уздырып алды.

- Әти яраланып, сугышка яраксыз булып, 1942нче елда кайтты. Киң җилкәле, озын мәһабәт гәүдәле бик матур кеше иде ул. Чаңгычы, көрәшче. Кулы гарипләнгән, аягы бөгелми. Аяк шулхәтле шешкән, чалбар балагына сыймагач, чалбарын ертып җибәргәннәр. Әни көн саен гарипләнгән яралы кулыннан сөяк кыйпылчыгы чүпли. "40 кыйпылчык алдым", - дип сөйли иде әни. Әтине, бераз хәлләнгәч, колхоз председателе итеп куйдылар.

- Сугыш беткән көнне хәтерлисеңме? - дигән сорау белән бүлдерәм ерак түтине.

- Хәтерлим. Без контор мәктәбендә укый идек. Усалидан ишетеп мендек хәбәрне. Йөгереп диярлек авылга мендек. 3 километрлы авылның түбән очыннан югары очына кадәр: "Сугыш туктаган! Сугыш туктаган!" - дип, өй саен кереп, кычкырып йөрделәр бездән зурраклар. Без аларга ияреп йөрдек.

Мин Усали мәктәбен тәмамладым. Ул вакытта мәҗбүри җидееллык белем иде. Әти сугыштан: "Исән булсам, балаларымның барысын да укытачакмын", - дип сүз биреп кайт кан. Сугышта командир булган ул, әти белемнең кирәклеген тирәнтен аңлап кайт кан. Мине урта белем алырга дип, тагын Бүкәшкә җибәрде. (Михаил дәдәм дә Бүкәштә укыды.) "4"-"5" кә генә укыдым. Укытучылар да бик яратты үземне. Кулыма аттестат алгач, әти, русча өйрәнсен дип, тагын 1 ел рус классында ирек ле тыңлаучы итеп калдырды. Икенче елны Мамадыш педучилищесына экзамен биреп, укырга кердем. Авылдан 12 кыз килгән идек, икебез генә керә алдык. Сөенечтән кочаклашып елашканны хәтерлим. Сугыштан соңгы еллар. Тормыш бик авыр. 50 чак рым ераклык тагы Мамадышка җәяү киләбез. Авылдан әни 4 ипи пешереп җибәрә. Бара торгач, аның авырлыгы! Чабатаны кулга тотабыз. Беренчедән, тузмасын, аның белән укыр га йөрисе бар, икенчедән, аякны авырттыра. Шулай берничә тапкыр җәяү килгәч, беребезнең башына "акыллы" уй килә: "Ник азапланабыз соң, әнә бит кеше укып азапланмый, өйләрендә яталар, колхоз эшенә йөриләр, рәхәтләнеп клубка чыгалар..."

Бер-беребезне котыртышып, ташлап кайттык укуны. Педучилищедан әллә ничә тапкыр чакыру хаты килде, бармадык. Дөрес эшләмәгәнбез, укырга кирәк иде. Әти бик ачуланды. Ул вакытта аңламаганбыз, әти-әнине борчуга салганбыз бит. "Балаларымны укытачакмын! - дип сүз биргән әтинең туктарга исәбе юк: "Укырга булгач, укырга!" Алабугага чыгып киттем. Биб лиотечный техникумга тагын экзамен биреп кердем. Анда да рәхәт кенә булмады. Гел "5"легә генә тырышып укыдым. Туйганчы ашау юк. Көн саен 1 сумга тиярлек ипи алабыз (олырак бер кисәк инде ул), шуны кайнар су белән ашыйбыз. Заварка алырга акча юк, ипигә калмый. Шулай ипигә чират торганда хәлсезләнеп, авып киткәнмен, шул истә калган.

Ничек Алабугадан җәяү кайт канны да сөйләп китим әле. Беренче көнне Мамадышка кайтып җитәргә, икенче көнне авылга кайтырга планлаштырдык. Укып бетереп, диплом алып кайту бу. Февраль ае. Чатнама суык. Кыш, тиз караңгылана. 4 кыз без. Бик туңдык, ардык, юлны дәвам итү мөмкин түгел. Мурзиха дигән авылга кадәр кайтып җиттек. Уты бар өйләргә дәшеп карыйбыз - кертмиләр. "Кызлар, юл уртасында кочаклашып утырып үләрбез микәнни?" - дип кайгырышабыз. Казаклар Чаллысы кызы Нина авылның соңгы өе тәрәзәсен шакый. Рус хатыны, Ходай рәхмәте, безгә кунып чыгарга рөхсәт бирә:"Сине жәлләдем, - ди миңа күрсәтеп, - үзем Чистайда укыдым, беләм юл хәлләрен" - дип, безгә урын җәйде, ашатты, эчертте.Бүген дә рәхмәт укып искә алам.

Техникумнан ук Биләр районына направление бирделәр. Инде анда китсәм, бөтенләй дә кайта алмам дип, артымнан йөри торган авыл егетенә кияүгә чыктым. Йортта кайнатам да, кайнанам да бар иде. Аллага шөкер, тату яшәдек, кеше көлдермәдек. Берничә тапкыр "үрнәк
гаилә" дип табып, мактау кәгазьләре бирделәр. 3 кыз, 3 малай үстердек. Һәрберсенә олы туйлар ясап, зур тормышка озаттык, - дип сүзен төгәлләгән кебек булды.

"Күпне күргән икән бу ерак түти", - дип уйларга өлгермәдем, әйтәсе сүзе калган икән: "Балалар, бик бәхетсез булган икән бу Анна апа дип уйлый күрмәгез тагын. Мин сугышның кешеләргә ничек авырлыклар китергәнен генә сөйләргә тырыштым. Тормышның бәхетле чаклары да бик күп булды. Ләкин минем: "Кеше яшь вакытта бәхетле була, яшьлек үзе бәхет ул", - дип әйтәсем килә. Чын бәхет, олы бәхет картайгач кирәк икән. Олы кешегә балалары кайгыхәс рәт китермәсә, шул бәхет. Әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга әйбәт булыгыз. Алар шул чакта бәхетле булыр", - диде ул дымланган күзләрен сөртеп.

Язарга гына озын булган бу очрашу бик тиз узып китте. Мин, укытучы буларак, куйган максатларыма ирештем. Ерак түтине чакырып ялгышмаганмын.

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы
Усали мәктәбе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: