Туганайлар

Ятим чиркәү үз булырмы?

Беркөнне Интернет битләреннән күңелемә бик тә якын, таныш, көн саен иртән йокыдан уяну белән күреп үскән пейзаж - күрше авыл чиркәве чалынды. Балачак. Авыл. Урыс авылы Язикау (Языково) без балачакта исән иде әле. Без үскән арада акрынлап таралды, чиркәве генә утырып калды.

Мин ул чиркәүнең эшләгәнен хәтерләмим. Мама үзләре балачакта җырак әбинең балаларны шул чиркәүгә алып барганын сөйли торган иде (30нчы еллар). Безнең Иванга 7-8 яшьләр чамасы булганда (1954 елгы), ике гөмбәзле чиркәүнең качларын кискәннәр. Авыллар арасы бер чакрымлап кына, чиркәү ялт итеп күренеп тора, шулай итеп, безнең авыл кешеләре кач кисү вандаллыгының да шаһитлары. Бәләкәй Иванга ул матур алтын качлар шулкадәр жәл тоелган, ул, бу вәхшилекне күреп, елаган. Ул моны гомере буе, үзе үлгәнче сөйләде. Ә без инде чиркәүгә карап кына яшәдек. Чиркәү янында зур алма бакчасы бар иде (колхозныкы булгандыр). Тора-бара бакча да корыды. Аннан соң чиркәү ятимләнеп, гел үзе генә утырып калды...

Чиркәүне XIX гасыр азагында купец Стахеев төзеткән. Мин балачакта да анда әле Стахеевларның ашлык амбарлары тезелеп тора иде. Ачлык елларында безнең авыл керәшеннәре дә Стахеевка ашлык соранып баргалаганнар. Яхшы кеше булган, сораучыны кире бормаган, капчык төбенә салып булса да биреп җибәргән, дип сөйли иде безнең папа аның турында. Стахеевның Игәнә елгасында зур плотинасы, җил тегермәне булган. Ул урынны хәзер дә "Әчтәпи буасы" дип йөртәләр. Без балачакта анда, ике яклап биек итеп күтәртелгән, түбәсенә менеп бассаң бөтен тирә-юнь күренә торган озын калкулык булып, аның үзәнендә көтү йөри иде. Безнең авылныкы бер, Язикауларныкы икенче ярда. Хәзер авыллар да, көтү дә юк инде.

Язикау авылы элек Языковларның дворян утары булган. Бу Язикау урысларын Языковларның Түбән Новгородтан күчереп утыртылган крепостнойлары булганнар, дип сөйли иде папа. Алар минем хәтеремдә бик усаллар булып истә калган. Безнең авылга көн күрсәтмәсәләр дә, берәр проблемалары туса, килеп, ярдәм сорыйлар иде... Авыллары беткәч, анда калган карт-корыны да соңгы юлга безнең авыл кешеләре озатып бетерде.

Бу авылда Пушкин булган, дигән фаразлар да бар. Билгеле булганча, Языков Пушкинның иң якын дусты булган. "Евгений Онегин" ны язганда, "Пушкин гостил у своего друга Языкова в его имении в Оренбургской губернии" . Бу имениенең Язикау булуы бик мөмкин, дип язган иде Сарман районының төбәкне өйрәнүче тарихчысы Дамир абый Гарифуллин. Белмәссең...

Менә шундый уйлар уйладым әле үзебезнең Язикау чиркәвен күргәч.

Интернеттагы чиркәү фотоларының авторы күрше Ләке авылында туып үскән Роза Тумриева (Мусина) булып чыкты. Роза сүзләренә караганда, Архангел Михаилга атап төзелгән бу чиркәү, Әлмәт епискобы Мефодий бәхиллеге белән, торгызылырга тиеш икән. Бу карар 2017 елның 27 январенда кабул ителгән. Ятим булып утыручы бу мәһабәт чиркәүне монастырь итеп аякка бастырырга дигән уйлар бар. Тик моның өчен зур акчалар, хезмәтләр кирәк. Һәм бу хезмәтләрнең башында олы йөрәкле, тормышны яратучы, Ходай кануннарын тотып яшәүче изге күңелле кешеләр торырга тиеш. Андый кешеләр, шөкер, бар, ди Роза. Ләке, безнең Түбән Чыршылы авылларыннан килеп, чиркәүне җыярга, чистартырга булышучылар күп икән. Кайткан кешеләр дә эзләп, кызыксынып киләләр, азмы-күпме материаль ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә юк түгел. Келәүләр әле узмаса да, Архангел Михаилга акафистлар укыла инде. Кызыксынучылар, ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 8-987-186-76-96 телефонына шалтырата ала.

Бу чиркәүне күтәрергә алынучыларга Ходай үзе, булышсын!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: