Туганайлар

Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез республикада урыны белән боз яварга мөмкин

Иртәгә, 22 майда Татарстанда янә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Шимбә көнне урыны белән республика территориясендә, шулай ук Казанда да яшенле яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча,  иртән һәм көндез төбәкнең кайбер районнарында яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда көчле җил көннәрне бераз салкынайтачак.

 

Чыганак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: