Туганайлар

Яратуы өчен яратам...

Яратып, үз итеп "Ибуш" дип йөртәләр аны. Кечкенәдән әниләр, әбиләрдән мин дә нәкъ шулай ишетеп үстем: "Әнә, Ибуш чыкты җырларга..." Аның тавышы арыш серкәләнгән басу өстендә кояшка күмелеп иң югары ноталарны алган тургай авазына тиң тоела иде миңа. Җир белән Күк арасында тибрәнә, тибрәнә, тибрәнә ул аһәң. Һәм сине дә...

***
Керәшен булуым белән бәхетлемен. Шулай дисәң, дөресрәк булыр. Горурланам, дип әйтү артык шапырыну булыр. Ул бит инде - факт, син шушы милләт, халык вәкиле булып дөньяга яратылгансың, ул син ирешкән ниндидер казаныш түгел. Әмма шунысы бар: син милләтеңә, халкыңа насыйп язмышны гомерең буена уртаклашып яшисең. Йә булмаса, үзгәртергә, яхшыртырга тиешсең аның хәлен. Юкса, син аның улы, яки кызы дигән атны ничек күтәреп йөрисең ди. Музыкаң белән хезмәт итәсеңме, каләмең беләнме, башка төрле кылган гамәлләрең беләнме... Нәрсә генә эшләсәң дә, син халкыңны күтәрәсең, яки аның йөзенә кызыллык китерәсең.
Безне кая куярга белмиләр. Совет заманында бу әллә ни күзгә ташланмады. Чөнки без барыбыз да зур бер Совет иленең "бәләкәй" халыклары идек. Татары да, башкорты да, ингушы да, осетины да... Ә менә үзгәртеп кору елларыннан соң, миллилек көчәйгәч, "керәшен мәсьәләсе" шунда ук калкып чыкты һәм шактый гына агрессив мөнәсәбәт тә уятты. Бу да - тарихның бер борылышы иде. Өйдә урын таррак булган саен, һәркем үз хокукын даулагандай бер күренеш инде бу...
Шагыйрьләр мине үз итте. Мин моңа рәхмәтле. Чөнки, бу минем хисссиятемне, тойгыларымны ишетүчеләр бар, дигән сүз. Әмма мин һич кенә дә шагыйрьлеккә дәгъва кылмыйм. Мин язмыйча түзә алмаганга язам. Шулкадәр матурлыкны күрә торып... ничек язмаска мөмкин?! Беркайчан да шигырьләр халыкка, милләткә хезмәт итәргә тиеш, дигән лозунглар белән килешмәдем. Җыр да, шигърият тә матурлыктан, мәхәббәттән ярала һәм кешелекне иң беренче чыганагына кайтарыр өчен хезмәт итә. Ходайдан иңдерелгән алар һәм Ходай тудырган матурлыкны данлар өчен яратылган.
Мин, бәлки, рәссамдыр да... Шаяртам, билгеле. Әмма мин чынлап та рәсем ясарга бик яратам. Соңгы елларда ясалмый әле менә никтер. Берөзлексез ясый идем, югыйсә. Төсле ручкалар белән әллә нинди гаҗәеп сарайлар "торгызырга" яратам кәгазьдә. Андый сарайларны үз гомеремдә күргәнем дә юк. Без бит инде беркайчан да әллә нинди сарайларда яшәмәдек. Гәрчә әйбәт тавышлы чит ил җырчылары, хәзерге Россия йолдызлары яшәсәләр дә...
Кечкенәдән үземнең башкачарак икәнлегемне сизенә идем. Берсендә түти белән кукуруз басуына эт эчәгесе йолкырга бардык. Түти әйтә: "Кукуруз буе гәүдәң юк, керәсе булма басу эченә, адашырсың", - ди. Калдым, уйнап йөрим. Карыйм: ике басу тоташкан чиккә бер яктан алтын дулкын булып арыш башаклары йөгерә, икенче яктан - ямь-яшел клевер. Болар бер-берсенә бәрелештеләр дә, дөньяга чың таралды. Түтигә дәшәм: "Кара әле, кара!" - дим. "Күрмим бит, улым, бернәрсә дә", - ди түти. Әнә шулай кешеләр күрмәгән нәрсәләргә игътибар итә идем гел.
Мич башыннан чыктык дөньяга. Без кечкенә чакта өйгә кеше күп җыела иде. Минем штабым - мич башы. Шуннан бөтен дөнья хәлләрен тыңлап ятам. Колхоз хәлләрен дә, җен күргәннәрен дә, кайсы йортта нәрсә булуын да... Мине җырулар бик тетрәндерә иде. Менә хәзер дә таң калудан туктамыйм: керәшен җыруларының сүз ягыннан да, моң ягыннан да байлыгы искиткеч булган бит. Хәзер без ул байлыкны дөньяга күрсәтеп, халыкка кайтарып кына җиткерә алмыйбыз.
Тәүге сәхнәм - Мөтлекүл басуы. Әтинең тәэсире бик зур булды миңа - искиткеч матур җырлый, гармунда уйный иде ул. Әнием дә җыр-моң ярата торган кеше булды. Гади генә колхозчы гаиләсе булуга карамастан, гомумән бөтен туган-тумача җырлый, китап укый иде безнең. Радиотәлинкәдән көнозын концертлар тапшыралар. Мин, керәшен мәҗлесләреннән тыш, шуларны тыңлый-тыңлый да җырларга өйрәндем. Алардагы җырлау белән авылдагы җырлауның аерылып торуын сизенә идем. Үзем дә көне-төне җырлыйм... Татый әбинең: "Башны авырттырып бетердең инде", - дип орышканын да хәтерлим. Яратып кына орыша иде инде ул, ачуланып түгел.
"Нинди тональностьта җырлыйсың?" 1975 елда мин "Комсомол җыры-75" бәйгесендә катнаштым. Һәртөрле ВИАлар популярлашкан вакыт иде ул. Ә мин сәхнәгә гармун күтәреп чыктым. "Туган җирем Татарстан" белән "Комсомолка Гөлсара"ны җырладым. Дипломант булдым. Нәкъ менә шул конкурста мине Миңгол абый Галиев күреп алган икән. "Тавышың бик әйбәт, сиңа укырга кирәк", - диде ул миңа. Кая килергә икәнлеген әйтте. Мин, авылда печән эшләре тәмамлангач, август урталарында килеп төштем Казанга. Кабул итү имтиханнары инде тәмамланган булып чыкты. Шуңа да карамастан, консерваториянең ул чактагы ректоры Нәҗип Җиһанов тыңлап карарга ризалашты. "Нинди тональноста җырлыйсың?" - дип сорадылар миннән. "Ул нәрсә була? Белмим", - димен. Әйтәм ич, без дөньяга мич башыннан төшеп, атлап чыктык, дип...
Җырчы - Ходайның инструменты. 1989 елда миңа "Татар җыры" конкурсында катнашырга туры килде. Җырлыйм, биегрәк алдым бугай, дип уйлыйм эчемнән генә. "Нәрсә икән бу - "до диез"мы?" - дим. Аннары миңа, ул чыгышымны искә алып, берничә мәртәбә: "Жора, хәтерлисеңме, теге чакта син чип-чиста "фа" алган идең", - диделәр. Артист бит ул - Ходайның бер инструменты. Шуңа да ул үзен бик сакларга, тәрбияләргә тиеш. Әгәр син үзеңне тәрбияләп тотмыйсың икән, димәк, син үзеңә дә, сиңа бирелгән талантка каршы да җинаять кыласың, дигән сүз.
Бай да булмадым, хәерче дә яшәмәдем. Бер кызык очракны искә аласым килә. Люксембургтан киләсе делегация алдында чыгыш ясарга кирәк. Чакырдылар безне, артистларны, "Чәй йорты"на. Төнге 1 гә кадәр көттек. Килделәр. Җырлыйбыз. Карыйм: парламент җитәкчесе булган ханым мин җырлаганда, маңгаена күрсәтеп, тәрҗемәчесенә нидер сөйли. Гаҗәпләндем. Чыгышлар тәмамланып, кайтырга кузгалгач, коридорда тотып алды, соклануын белдерде. Профессиональ музыкант, Люксембург консерваториясенең вокал факультеты җитәкчесе дә булып чыкты ул. Сөйләшеп киттек. "Сезне шоферыгыз көтеп торадыр инде, тоткарлыйм", - ди ханым. "Шоферым юк минем", - дип әйтеп бетерергә өлгермәдем, иңемә авыр бер кул ятты: "Көтә", - ди кул иясе. Карасам, чынлап та машина көтеп тора. Кереп утырдым да, уйлап барам: "Ходаем, - дим, - болар мине өйгә кайтарырмы икән инде..." Чит илләрдән килгән кунаклар безне, артист халкын, бик зур гонорарлар алып, бай тормышта яши, дип уйлый бит инде. Чөнки аларның үзләрендә яхшы тавышлы җырчылар алтын бәясендә йөри. Әйтеп булмый бит инде таксига акча җитмәгән чаклар да була, дип.
Мин - бәхетле җырчы. Халкым да, җитәкчелек тә таныды, зурлады мине. Миннән дә зуррак данга ия булучылар да аз түгел, әмма эш бит башкада. Сине яратуларында. Ул яратудан туган энергиядә. Бер шигырем дә бар минем җыр турында:
Рәхмәт сиңа, җырым, бергә булдык,
Өстә булдык, түбән төшмәдек.
Тамак, диеп, юк-бар чор такмагын
Үзебезгә юлдаш итмәдек.
Син канатлар куйдың бу җаныма,
Ул канатлар булды ак, чиста.
Мин беркемгә зыян китермәдем,
Дан, дәрәҗә даулап тормышта.
Иҗат кешесенең бәхете - гаиләдән. Чөнки ул болай да халык күз алдында, ул бик күп көчен югалта. Ул туктаусыз гастрольләрдә, концертларда... Ә гаилә, өй - көч туплау, кадерле кешеләрең белән бергә тынычлану, ял итү урыны. Хатыным Әдилә белән без радиода таныштык. Беренче күрүдә үк ошаттым. Һаман да яратам үзен. Мин, бер яратсам, гомергә ярата торган кеше бугай ул. Гаилә корып җибәрдек, ике ул тәрбияләп үстердек. Шөкер, икесе дә музыкантлар, төпле, акыллы егетләр.
Без - табигатьтән, Илаһияттән... Кышкы өйдә мичкә ягып җибәреп, утын чартлавын тыңлый-тыңлый, тышта гүләгән буранга колак сала-сала, уйларыңны тәртипкә китереп, язып утыру - җан рәхәте. Менә мин балачагым истәлекләрен язам хәзер... Мичкә кабыгы әрчелмәгән бәрәңге дә тәгәрәтеп җибәрсәң, шуны катык белән ашасаң... Авыл рухы безне гомер буена саклый. Казанда яши башлаганыма 41 ел инде, әмма мин һаман да шул аягы чебиләгән кечкенә Җөгери - күңелем белән...
Ашарга пешерергә яратам. Иркенләп, тәмен тоеп ризык хәстәрләү -борынгыдан калган серле бер йола. Хәзер без кибет ризыгына ияләшеп барабыз. Ләкин кибет ризыгының сере юк, аны күңел җылысын куша-куша, җырулар суза-суза, иманнар пышылдый-пышылдый әзерләмиләр...
Кеше кеше сөенечен күтәрә алмаса, дөнья яхшыга бармаячак. Заманыбызны көнчелек, наданлык басты. Бу - сәнгатьтә аеруча күңелсез күренеш. Өстәвенә, җырчыларны да "чирләтә" ул. Сәнгать әһелләрен югары культуралы затлар итеп тәрбияләүне беренче урынга куймыйлар хәзер. Аларны ничек сатып була - шуны гына уйлыйлар. Без бу юл белән тагын күпме барырбыз, белмим...
Диннәр арасындагы низаглар - сафсата. Чөнки, кешене кеше иткән нәрсә ул - динле булу түгел, ә денле булу. Ягъни, иманлы. Тәрбияле. Башкаларга карата ихтирамлы. Яратулы. Мине бер очрашуга чакырдылар. Сорау бирәләр: "Ә сезнең Аллагыз нинди?" - диләр. "Мин православ дине вәкиле", - дидем. "Алай булгач, сез безнең Алланыкы түгел", - дигән җавап ишеттем. Соң, биш Алла юк бит инде, барыбызның да шул - берәү ләбаса Ул!
Иман ул, иң беренче чиратта, ярату. Ярату булмаса, кеше денле була алмый!
Мин эстраданың, җыр сәнгатенең затлы вәкилләрен күреп, алар белән эшләп калдым. Хәзер дә килә танлантлы кызлар-егетләр. Аларны матур, югары эстетикалы шәхесләр итеп тә күрәсе килә.
Әңгәмәдәш: Луиза Янсуар

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: